Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Парлы сукмаклардан

Гаилә ул җылы учак. Гаилә никадәр җылы булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Тимерхан һәм Әлфинә Асылгәрәевләр гаилә көнендә “Мәхәббәт hәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Үрнәк гаиләнең сере нәрсәдә? Җиде дистә елга якын бер сүздә булып яшәү җиңелме?

Алар бүген дә парлы сукмаклардан җитәкләшеп атлыйлар. Гомер көзләренә бергә кергән өлкәннәрдән самимилек бөркелә.

Яңа Карамалы авылында гомер итүче Әлфинә һәм Тимерхан Асылгәрәевләрнең гаиләсе мәхәббәткә һәм хөрмәткә корылган. 62 ел дәвамында узган парлы һәм матур тормышта алар 4 балага гомер биреп, бүгенге көндә 8 онык, 6 оныкчыкның кадерле әби-бабасы булып яшиләр. Бер-берсенә булган ихтирам, сөю хисе күпме еллар үтсә дә югалмаган. Бүген дә берсен берсе кадерләп, кайгыртып кына яши алар.

– Безнең арада гомер-гомергә ышану һәм хөрмәт яшәде. Аллаһы биргән санаулы елларны үпкәләшеп, бер-береңә ачу саклап үткәрү дөрес түгел. Тимерхан – җир кешесе. Чәчүен дә чәчте, җирен дә эшкәртте. Беренче кояш нурлары белән эшкә чыгып киткән әтиләренең тезләрендә иркәләнеп үсмәсәләр дә, балалар хезмәт төбендә хөрмәт ятканын аңлап үстеләр. Шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы, иманлы булдылар. Бу – әти-әни өчен иң зур сөенеч, – ди Әлфинә Асылгәрәева.

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 4 август санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев