Парлы гомер бәхетле
Инна һәм Алик Биктаировлар – Мари Бүләр авылының үрнәк һәм тыйнак гаиләләренең берсе
Кулга-кул тотынышып гомер көзләренә парлы сукмактан атлаучы гаиләләр соклану уята. 33 ел бер сүздә, бер карашта булып яшәү өчен сабырлык та, галәмне җылытырлык мәхәббәт, үзара ихтирам да кирәк.
Балачак сукмаклары буйлап
Инна белән Алик бер авылда, бер урамда туып үсә. Ике йорт аша гына яшәгән кыз белән егетнең сукмаклры кечкенәдән бергә була.
– Алик белән икебез дә бер урамда яшәдек, бергә уйнап үстек. Бер мәктәптә укыдык. Аларның йортлары бездән ике өй аша гына булып, Аликның сеңлесе белән бик якын дуслар, сердәшләр идек. Мәктәп елларында бер-беребезгә гыйшыйк тоту, ярату кебек хисләр булмаганмы, аны дуслык белән бутаганбызмы, мәктәпне тәмамлагач, юлларыбыз әзрәк аерылып торды. Алик Минзәлә педагогия училищесында укыды, ә мин Казан кооператив техникумында белем алдым, – ди Инна апа.
Каникулларда күрешеп торсалар да, егет белән кыз буларак түгел, дуслар кебек сагынып очраша алар. Алик училищены төгәлләгәч, хәрби хезмәткә алына, ә Инна Мөслим райпосында ревизор булып эшли.
Минзәләдән –
туган якка!
Әтисе үлгәч, Инна әнисе белән Минзәләгә күчеп китә. Җитештерү кооперативы заводында икътисадчы булып эшкә урнаша. Туган авылын сагынса да, якын кешесенә бу хакта белгертми.
– Кич әни белән бәйләм бәйләп утырабыз. Яңа ел алдыннан иде бу. Капка алдына “КамАЗ” килеп туктады. Машинадан Алик һәм аның әти-әнисе төштеләр. “Иннаны кияүгә алырга килдек”, – диләр. Әни дә, мин дә аптырап калдык. Аликны моңарчы дус итеп кенә кабул иткәч, тормышка чыгу дигән нәрсәне уйлаган юк иде. Уйладым-уйладым да, гаиләсе әйбәт, эшчәннәр, Алик үзе сөйкемле, булган егет дип, ризалыгымны бирдем. Әнигә күрсәтмәсәм дә, авылны бик сагына идем. Әтиемнең дә, абыемның да каберләре туган авылда булгач, сагыну хисе бик көчле иде, – дип искә ала Инна апа.
Алик исә кызның тырышлыгына, максатчан булуына балачактан ук сокланып үсә. Тормыш иптәше итеп нәкъ менә Иннаны күрергә теләвен әйтә. Күз алдында үскән терекөмеш кебек җитез һәм булган кызны Аликның әти-әниләре дә килен итеп күрергә тели.
Бәхет өчен
күп кирәкми
Инна белән Алик Биктаировларның күзләрендә бүген дә яшьлек елларының очкыны яна. Еллар дәверендә бер-берсенә булган ярату һәм хөрмәтне маяк итеп, ике арадагы хисләргә тузан да кундырмыйча саклый алар.
– Бик бәхетле яшәдек! Бүген дә бәхетле еллар йомгагын сүтәбез. Бәхет өчен күп кирәкми, янәшәңдә яраткан кешең булу җитә. Бер-беребезне шулкадәр сагынып көтеп алып күрешә идек! Әле дә лаеклы ял бар, хәзер көн дә күрешәбез менә. Инна ике бианайлы йортка килен булып төште. Бу йортта бөтен киленнәрне дә ике бианай каршы ала. Нигезе шундыйдыр инде. Улларыбыз өйләнгәндә, әнкәй әле исән иде. Безнең киленнәр дә ике бианайлы өйгә килде. Хәләлем Инна бик сабыр булды. 11 ел – карт бианай, 31 ел бианай-биатай белән яшәде. Минем гомеремнең күп өлеше читтә үтте. Өч бала бар, аларны матур итеп киендерәсе, тәмле итеп ашатасы, яхшы итеп укытасы килә. Шуңа, үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Себергә эшкә урнаштым. Бораулаучы ярдәмчесе булып эшләп лаеклы ялга чыктым, – ди Алик абый.
Биктаировлар ихатада һәр эшне икәүләп башкара. Гомер буе күпләп мал тотканнар. Бүген дә хуҗалыкта сыерлары, таналары, үгезләре бар.
Эштән курыкмыйлар
Алик абый лаеклы ялга чыкса да, өйдә кул кушырып ята торган кеше түгел. Себердән кайтып ярты ел узгач, “Август-Мөслим” агрофирмасына тракторчы булып эшкә урнаша. Кыска гына вакыт эчендә ул хуҗалыкта алдынгылар рәтенә күтәрелә.
– Бик уңган тормыш иптәшем, кулыннан бөтен эш килә. Ниндидер идея килсә, шуны тиз генә тормышка ашыра. Элек һәр өйгә җидешәр арба печән әзерли идек. Хәзер балалар яныбызда булмагач, икебезгә генә печән әзерләү авыр. Тормыш иптәшем бөтен уңайлыкларны булдырырга тырыша. Печән чапкыч, печән җыйгыч, трактор алдык. Печән күтәрә торган махсус җайланмалар да ясады Алик, капчык күтәрә торган лебедкалар да эшләде.
Инна апа да тормыш иптәше кебек, бер минут та тик тормый. Аралашырга ярата. Авылда балалар бакчасы ябылгач, ике ел инде почтада эшли, вакытлы матбугат тарата. “Халык белән аралашу, эшләү җанга рәхәтлек бирә”, – ди Инна апа.
Уллы да, кызлы да
булдык!
Гаиләдә бер-бер артлы ике ир бала тугач, Инна апа күңеленнән өченчегә кыз булса ярар иде дип тели.
– Ныклап теләгәч, Аллаһ бирде бит менә! Балаларыбыз, шөкер, йөзгә кызыллык китермәделәр: укуда сынатмадылар, спортта алдынгы булдылар. Хезмәттә чыныгып үстеләр. Мәктәптә көрәш түгәрәге ачылгач, ике улым да шунда йөрде. Татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны әле дә көтеп алабыз. Улларыбызның мәктәптә укыганда көрәшеп, җиңү яулап алган бүләкләре өйдә саклана. Спортның бу төрен һаман үз итәләр, бәйрәмдә көрәшеп бүләк алмый калганнары юк, – ди Инна апа.
Кайнанасы булгач, балалар авырып китсә дә, тегендә-монда барасы булса да, Инна апа кешегә ялынмый. Оныкларны әбиләре бик яратып, үгет-нәсихәт биреп тәрбияли.
– Кайнанам бик әйбәт, тырыш һәм сабыр, ипле һәм гадел кеше булды. Мине үз кызы кебек кабул итте. Бер урамда яшәгәч, кечкенәдән белеп үскәч, иремнең әнисе миңа кадерле иде. Өйдә бала карарга кеше булгач, декрет ялында да озак тормадым. Башта колхозда бухгалтер-кассир булып эшләдем. Колхозлар беткәч, мәктәпкә хуҗалык мөдире булып эшкә урнаштым, – дип искә ала Инна апа.
Инна апа кайда гына хезмәт куйса да, хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли. Ярдәмчел булуы өчен дә хөрмәт итәләр аны.
Үтемле киңәш
– Мәктәптә вакытлыча хуҗалык мөдире булып эшләгәндә: “Кызыл дипломлы бухгалтер булып, өйдә утырып булмас! Институтка кер, тәрбияче булырсың. Син балалар белән уртак тел таба беләсең. Башлы бит син!” – дип, ул вакыттагы бакча мөдире Роза апа киңәш бирде. Мин тәвәккәлләп карарга булдым, – ди Инна апа.
Райондашыбыз читтән торып Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый. Мари Бүләр балалар бакчасында 12 ел – тәрбияче, 7 ел бакча мөдире булып хезмәт куя. Тырыш хезмәтен бәяләп, Инна Биктаировага ТР Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла.
– Тормыш иптәшем балаларга дөрес тәрбия бирде. Әнинең, карт әбинең дә лаеклы өлеше бар монда. Әби тәрбиясендә үскән бала начар була алмый. Ике улыбыз да Ватан алдындагы изге бурычларын Сергиев Посад шәһәрендә үтәде. Балаларыбызның өчесе дә югары белем алды, күңелләре кушкан һөнәрләрне үзләштерделәр, – ди Алик Биктаиров.
Мариларга тиңнәр юк
Алик абый – халык синоптигы. Ел фасылының нинди буласын, карның кайчан ятасын, яңгырның кайчан явып, җилнең кайсы яктан исүен алдан билгеләргә ярата.
– Быел көз яңгыр бик булмады, аннан кар төште. Миңа җир каткан кебек тоелды. “Кыш җитте бугай”, – дим иремә. “Юк әле, – ди Алик. – Җитмәде әле, кар да ныклап ятмады. Әби: “Яңгыр яумыйча җир катмый”, – дип әйтә торган иде”. Әйткәне юш килде. Яңгырлар явып, җир әле яңа катып килә, – ди Инна апа.
Биктаировлар әйтүенчә, алар белән бергә 90нчы елларда гаилә корып авылда калган яшьләрнең берсе дә югалмаган: өйләр салганнар, тормыш сынауларын да бергә кичкәннәр. Яшьлек дуслары белән гаиләләре белән аралашып яшиләр.
Биктаировлар гаиләсендә мари халкына хас барлык традицияләрне, саклап, бәйрәмнәрне йолаларына туры китереп үткәрәләр.
– Пәнҗешәмбе көнендә мари халкында мәрхүмнәрне мунчага чакыралар. Мунча кабызганда, әрвахларны, туганнары булмаган мәрхүмнәрне исемләп: “Сезгә мунча ягабыз”, – дип, аларга табын корып ашарга утыртабыз. Сезнең мунча көнегез дип, юындырып, ашатып җибәрәбез. Бездә Семык, Күгече бәйрәмнәре дә зурлап үткәрелә. Әби булганда өйрәнеп калдык. Тәбикмәк пешергәндә, биш тәбикмәкне үлгән туганнарыбызга дип алып кала идек, – ди Инна апа.
Мари Бүләр авылының “Поляр кас” фольклор ансамблендә дә Инна Биктаирова – алыштыргысыз кеше. Мари җырларын, мари биюләрен бик оста башкара райондашыбыз.
Тырышып дөнья көткән һәр мари гаиләсе бүген мул һәм җитеш тормышта яши. Мари авылларында тел дә югалу юлында түгел. Биредә мәктәпләрдә укытылудан тыш, өйләрендә алар фәкать туган телләрендә генә сөйләшәләр. Татар һәм урыс телләрендә дә иркен аралашалар. Марилар үзләре, һәркем янәшәдә яшәүче милләтләрнең телен һәм гореф-гадәтләрен белергә тиеш, дип уйлыйлар.
Гореф-гадәтләрне, мәдәни мирасны өйрәнү буенча мариларга тиңнәр юк. Милләтне саклауда алар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Биктаировлар шуның ачык мисалы булып тора.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев