Мәхәббәтнең төсе үзгәрми
Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә
Тат. Шуран авылында гомер итүче Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар яшәгән йортны табу кыен булмады. Аларның йортлары да, хуҗалары кебек үк, ерактан ук серле нур бөркеп, үзгә бер җылылык белән үзенә тартып тора. Бакчаларындагы юкә агачларыннан тирә-якка хуш ис бөркелә. Ихата тулы чәчәкләр үсә.
Кунак кызы гел килмәс
Язмышка язылган булса, икең илнең ике почмагында яшәп тә очрашырга, кавышырга җай табыла. Әбүзәр абый белән Фаягөл апага да һич уйламаганда, көтмәгәндә очрашырга насыйп булган.
– Мин Тат. Шуран авылында туып-үстем, белем алдым һәм шунда гомер иттем. Хәрби хезмәттән соң Донецкидагы шахтага юл тоттым. Яшь чак бит, дөнья күрәсе килде. Аннан ул чорда шахтада эшләүчеләр мактаулы иде бит! Шуңа да шахтада эшләп карыйсым килде. Берникадәр эшләгәч, авылга, әни янына ялга кайттым. Өйләнергә дә исәбем бар иде. Әнигә “китәм” дигәч: “Ярый, балам, мин үлгәч кайтырсың”, – диде. Әнинең шушы сүзләреннән соң кире уйлап, авылда калдым, – ди Әбүзәр абый, яшьлек елларын искә алып.
4 сыйныфны тәмамлау белән, 11 яшеннән көтү көтеп, әнисенә тормыш йөген тартырга булышып үскән Әбүзәр урман хуҗалыгына эшкә керә. Эшли башлагач, урманчы һөнәре аңа ошый башлый һәм ул, һөнәр алу максаты белән, Киров өлкәсенең Советский шәһәрендәге урманчылар әзер-
ләү техникумына читтән торып укырга керә. Эш белән бергә укуын да уңышлы алып барып, техник-урманчы белгечлеген ала. Тат. Шураннан Мөслимгә йөреп урманчы булып эшли ул. Шундый көннәрнең берсендә күршегә кунак кызы килеп төшә.
Үрнәк авылыннан Фаягөл исемле кыз була ул.
– 1964 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, 18 яшемдә укытучы булып эшли башладым. Башта – Тойгелде, аннан соң Салауз-Мухан мәктәбендә укыттым. Әткәем урын өстенә калгач, Үрнәккә кайтырга туры килде. Әниемә һәм энемә ярдәм итү максатыннан авылга кайтып эшли башладым. Яшь белгечкә күп эш йөклиләр бит ул. Кайсы гына мәктәптә хезмәт куйсам да, иҗтимагый эшләрне күп башкарырга туры килде: комсомол секретаре, өлкән пионервожатый, партоешма секретаре һәм башкалар. Әмма беркайчан да зарланмадым, һәрвакыт алга барырга тырыштым, – ди Фаягөл апа.
Үрнәк мәктәбендә алар биш кыз укый. Кызлар Яңа елны Салауз-Мухан авылында яшәүче сыйныфташларында каршы ала. Бәйрәм кичендә Салауз-Мухан авылындагы туганы Мирзасалих Фаягөлгә интригалы тәкъдим ясый.
– Минем сөйгән кызым Тат. Шуран авылыннан бер егет белән йөри башлаган. Әйдә, сине, сөйгәнем дип, авылга алып кайтыйм әле, – ди.
– 1 гыйнвар көнне, ат җигеп, Тат. Шуранга кайтып киттек. Кич белән клубка чыктык. Әбүзәр белән шунда таныштык, – ди Фаягөл апа.
Әбүзәр абый җор телле булуы, кыюлыгы белән үзенә карата Фаягөлне. Берникадәр очрашып йөргәч, ул Фаягөлгә өйләнешергә тәкъдим итә. Ә Фаягөл шарт куя.
– Фаягөлгә 8 мартта өйләнешик, дип тәкъдим ясадым. Фаягөл: “Укучыларым мәктәпне тәмамламыйча, аларны озатмыйча, кияүгә чыкмыйм”, – дип шарт куйды. Аның катгый итеп үз сүзен әйтә белүе бик ошады. Туебызны җәй көне үткәрергә карар кылдык һәм 1970нче елның 19 июнендә, Сабантуй көнне, кызыл туебызны бәйрәм иттек, – ди Әбүзәр абый.
Шулай итеп, агач бүрәнәләрдән Әбүзәре салган йортка килен булып төшә Фаягөл.
Тормыш касәсен һәркем үзе тутыра
Фаягөл белән Әбүзәр Гайнетдиновлар гаилә тормышын парлап тарта башлый. Иртә таңнан торып, бергәләп терлекләр, кош-кортлар карагач, берсе – мәктәпкә, икенчесе урманга ашыга. Көн дәвамында эшләрен тел-теш тидермәслек итеп башкарып, кич белән өйгә, әниләре янына ашыгалар. Уртак тормыш үз агымы белән дәвам итә.
– Әтием Бөек Ватан сугышыннан 1945 елда кайтты. Әмма 1,5 ел гына яшәде дә сугышта алган яраларыннан вафат булды. Әни белән икәү генә калдык, чөнки абыйларым хәрби хезмәттән соң кайтып тормыйча, туры шахтага эшкә киттеләр, – ди Әбүзәр Гайнетдинов. – Гаилә тормышының беренче көннәреннән үк Фаягөл әнием белән уртак тел табып, бер-берсен хөрмәт итеп яши башлады. Әйткәләшкән чаклары булгандыр, бәлки. Әмма мине алар һәрвакыт елмаеп каршы алалар иде. Берәү дә гел сөешеп кенә яшәмидер, төрле вакыт була. Кайчакта юктан да сүзгә киләсең. Менә шундый вакытларда сабыр була белергә кирәк. Фаягөл бик акыллы булды, шуңа 55 ел гомер күз ачып йомганчы үтеп киткән.
Ике дистә елдан артык Хупҗамал апа белән әниле-кызлы кебек яши Фаягөл апа.
– Ул чорда хәзерге кебек уңайлыклар бар идемени ул? Урамдагы коедан егермешәр көянтә су ташый идем. Әле бит мичкә ягасы, керен юасы, чайкыйсы да бар. Әбүзәр өйдә булмаганда, мәктәпкә киткәнче, малларны бер кат карап, ашатып, эчертеп китә идем. Кайткач, яңадан шул ук эшләрне башкарам. Килен булып төшкәнче, әнкәйне “бик усал” дип ишеттергәннәр иде. Әмма әнкәй усал булмады. Тормыш ачысын татыганга кырыс, усал булып күренгәндер. Без әнкәй белән аңлашып, тату яшәдек. Гаилә белән ашарга утыргач, ризыкны иң элек әнкәй алдына куя идем, – дип искә ала яшь вакытларын Фаягөл апа.
Фаягөл апаның үз әнисе дә акыллы киңәш бирә. “Кайнанаңа “әнкәй” дип әйтергә читендер, әмма кодагый белән безнең арадагы аерма кәгазь юкалыгында гына. Кодагыйга авыр сүзләр әйтеп, рәнҗетә күрмә, авыз тутырып “әнкәй” дип әйт” – ди ул. Мин гомерем буе әнкәем сүзен тоттым һәм балаларыбызга да шундый ук киңәш бирдем, – ди Фаягөл апа.
Ихаталарында күпләп маллар үстереп, кош-корт асрап, тормышны тагын да уңайлырак итү өчен тырышып хезмәт куялар Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар. Бүген инде алар: “Бергәләп таптык, бергәләп кордык, бергәләп эшләдек”, – дип, үзләре төзегән дөньяның матурлыгына, иминлегенә сокланып гомер итәләр.
Балаларыбыз – безнең көзгебез
Гаилә корып, бер ел үткәч, яшь парны сөендереп беренче уллары Алмаз дөньяга килә. Гаилә касәсе тагын да тулылана. Озакламый тагын бер уллары Фәндүсне, 1978 елда кызлары Гүзәлне алып кайта Гайнетдиновлар.
– Балаларны тәрбияләргә, карарга әниебез бик булышты. Без көне буе эштә булгач, алар әбиләре белән калалар иде. Балаларыбызның әби тәрбиясе алуы бик ярдәм итте. Мин иртә китәм, кич кайтам. Балаларны тәрбия-ләү дә, тормыш алып бару да күпвакыт әнием белән Фаягөлемә туры килде, – ди Әбүзәр абый.
Әбүзәр абый сөйли башлый да, ул фикерен төгәлләгәч кенә Фаягөл апа сүзгә кушыла. 55 ел гомерне алар әнә шулай, бер-берсен тулыландырып яшәгәннәр.
– Балаларыбыз да эшләп үстеләр. Мәктәптән кайтуга үзләренә билгеләнгән эшләрне башкарырга ашыгалар иде. Әбиләренең сүзләрен тыңлап, аңа да, безгә дә авырлык китермичә үстеләр балалар. Улым Фәндүсне башлангыч сыйныфларда үземә укытырга туры килде. Балалар укырга керү белән: “Мин сезгә өйдә генә әни, мәктәптә мин – укытучы”, – дип кисәтеп куя идем. Фәндүскә: “Дәрестә кул күтәргәч, “Фаягөл Нуретдиновна” дип эндәш”, – дип әйтә идем. Балаларыбыз беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәделәр, тәртипле булдылар, – ди балалары бәхетенә сөенеп яшәүче ана.
Юрист белгечлеген алган олы уллары Алмаз гаиләсе белән Кукмарада яши, шәхси эшен алып бара. Минзәлә авыл хуҗалыгында белем алган Фәндүс туган авылында умартачылык белән шөгыльләнгән. Бүген ул, контракт төзеп, махсус хәрби операциядә катнаша.
– Фәндүсебез – алгы сызыкта. Үз теләге белән китте. Башта безгә белгертмәде, китәр алдыннан гына әйтте. Элек, буй озынлыгы җитмәсә, хәрби хезмәткә алмыйлар иде. Шул сәбәпле Фәндүсебез армиягә бара алмады. Бу уңайдан бик борчылды инде. Махсус хәрби операция башлангач, хезмәт итеп кайтам, дип китте, – ди Фаягөл апа белән Әбүзәр абый.
Кызлары Гүзәл Менделеевск шәһәрендә, әнисенең һөнәрен дәвам итеп, укытучы булып эшли.
Бөтен алмабыз яргаланмасын
Инде әйткәнебезчә, Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә.
– Еллар узган саен мәхәббәт, ярату кимеми, киресенчә, тагын да арта һәм ныгый, чөнки еллар дәвамында бер-береңнең матур сыйфатларын күреп, аларны тагын да тулыландырасың. Яшь барган саен бер-береңә тагын да кадерлерәк була барасың һәм кирәклегеңне ныграк аңлыйсың, – ди Әбүзәр абый.
– Йортта, гаиләдә ир-ат хуҗа булырга тиеш. Кырысмы ул, кызумы, әкрен яки ялкаумы, тормыш дилбегәсе барыбер ир-ат кулында булырга тиеш. Шулай яхшырак. Ир-атның һәрвакыт беренче урында булуы кирәк! Ә хатын-кыз ирнең дә, балаларның да, шул ук вакытта үзенең фикерен дә уртак итеп кабул итәргә, шулай яшәргә, шуңа омтылырга бурычлы. Без гаилә корабын шулай алып барырга тырыштык, – ди Фаягөл апа.
Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар бүген бәхетле картлык кичерә. Бергәләп концерт-тамашаларга йөриләр, төрле кичәләрдә катнашалар. Табигатьнең матурлыгына сокланып кайтырга да вакыт табалар.
– Бүген без бик рәхәт тормышта яшибез һәм гомеребезне бик матур һәм бәхетле уздык, дип исәплибез, – диләр алар беравыздан. – 55 ел сизелми дә үтте. Ул еллар – бер мизгел кебек, авыр чор булуына карамастан, сөенечле вакытлары гына истә калган. Бергәләп концерт-спектакльләрдә катнаштык, төп рольләрне дә башкарырга туры килде. Бүген без тормышның матурлыгын, бер-беребезнең кадерен белеп гомер итәбез. Икебез бербөтенгә әйләндек. Бербөтен алмабыз яргаланмасын, бөтен булып саклансын иде, – диләр Фаягөл апа белән Әбүзәр абый.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев