Мәхәббәтнең төсе үзгәрми
Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар быел зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтә
Тат. Шуран авылында гомер итүче Фаягөл һәм Әбүзәр Гайнетдиновлар яшәгән йортны табу кыен булмады. Аларның йортлары да, хуҗалары кебек үк, ерактан ук серле нур бөркеп, үзгә бер җылылык белән үзенә тартып тора. Бакчаларындагы юкә агачларыннан тирә-якка хуш ис бөркелә. Ихата тулы чәчәкләр үсә.
Кунак кызы гел килмәс
Язмышка язылган булса, икең илнең ике почмагында яшәп тә очрашырга, кавышырга җай табыла. Әбүзәр абый белән Фаягөл апага да һич уйламаганда, көтмәгәндә очрашырга насыйп булган.
– Мин Тат. Шуран авылында туып-үстем, белем алдым һәм шунда гомер иттем. Хәрби хезмәттән соң Донецкидагы шахтага юл тоттым. Яшь чак бит, дөнья күрәсе килде. Аннан ул чорда шахтада эшләүчеләр мактаулы иде бит! Шуңа да шахтада эшләп карыйсым килде. Берникадәр эшләгәч, авылга, әни янына ялга кайттым. Өйләнергә дә исәбем бар иде. Әнигә “китәм” дигәч: “Ярый, балам, мин үлгәч кайтырсың”, – диде. Әнинең шушы сүзләреннән соң кире уйлап, авылда калдым, – ди Әбүзәр абый, яшьлек елларын искә алып.
4 сыйныфны тәмамлау белән, 11 яшеннән көтү көтеп, әнисенә тормыш йөген тартырга булышып үскән Әбүзәр урман хуҗалыгына эшкә керә. Эшли башлагач, урманчы һөнәре аңа ошый башлый һәм ул, һөнәр алу максаты белән, Киров өлкәсенең Советский шәһәрендәге урманчылар әзерләү техникумына читтән торып укырга керә. Эш белән бергә укуын да уңышлы алып барып, техник-урманчы белгечлеген ала. Тат. Шураннан Мөслимгә йөреп урманчы булып эшли ул. Шундый көннәрнең берсендә күршегә кунак кызы килеп төшә.
Үрнәк авылыннан Фаягөл исемле кыз була ул.
– 1964 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, 18 яшемдә укытучы булып эшли башладым. Башта – Тойгелде, аннан соң Салауз-Мухан мәктәбендә укыттым. Әткәем урын өстенә калгач, Үрнәккә кайтырга туры килде. Әниемә һәм энемә ярдәм итү максатыннан авылга кайтып эшли башладым. Яшь белгечкә күп эш йөклиләр бит ул. Кайсы гына мәктәптә хезмәт куйсам да, иҗтимагый эшләрне күп башкарырга туры килде: комсомол секретаре, өлкән пионервожатый, партоешма секретаре һәм башкалар. Әмма беркайчан да зарланмадым, һәрвакыт алга барырга тырыштым, – ди Фаягөл апа.
Үрнәк мәктәбендә алар биш кыз укый. Кызлар Яңа елны Салауз-Мухан авылында яшәүче сыйныфташларында каршы ала. Бәйрәм кичендә Салауз-Мухан авылындагы туганы Мирзасалих Фаягөлгә интригалы тәкъдим ясый.
– Минем сөйгән кызым Тат. Шуран авылыннан бер егет белән йөри башлаган. Әйдә, сине, сөйгәнем дип, авылга алып кайтыйм әле, – ди.
– 1 гыйнвар көнне, ат җигеп, Тат. Шуранга кайтып киттек. Кич белән клубка чыктык. Әбүзәр белән шунда таныштык, – ди Фаягөл апа.
Әбүзәр абый җор телле булуы, кыюлыгы белән үзенә карата Фаягөлне. Берникадәр очрашып йөргәч, ул Фаягөлгә өйләнешергә тәкъдим итә. Ә Фаягөл шарт куя.
– Фаягөлгә 8 мартта өйләнешик, дип тәкъдим ясадым. Фаягөл: “Укучыларым мәктәпне тәмамламыйча, аларны озатмыйча, кияүгә чыкмыйм”, – дип шарт куйды. Аның катгый итеп үз сүзен әйтә белүе бик ошады. Туебызны җәй көне үткәрергә карар кылдык һәм 1970нче елның 19 июнендә, Сабантуй көнне, кызыл туебызны бәйрәм иттек, – ди Әбүзәр абый.
Шулай итеп, агач бүрәнәләрдән Әбүзәре салган йортка килен булып төшә Фаягөл.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 27 июнь саныннан укыгыз.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев