Мәхәббәтнең булмый азагы
Үрәзмәт авылында яшәүче Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар 30 елдан артык тату гомер кичерә
Мәхәббәтне әллә нинди матур, купшы сүзләр белән дә, шул ук вакытта сүзсез, бер-береңә тугрылык, ышаныч белән дә аңлатып була. Язмабыз геройлары – хисләрен тугрылык һәм ышаныч белән аңлатучылардан.
Сарман – Бүләк арасы, Ерак түгел барасы
Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар 32 ел элек, Сарман белән Мөслим районнары арасын якынайтып, гаилә коралар. Танышулары һич уйламаганда, көтмәгәндә килеп чыга аларның.
– Сәвия апам Бүләк авылында кияүдә иде. Аның тормыш иптәше – Ленарның икетуган абыйсы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, алар җәйләрен гел авылга – Бүләккә кайталар иде, – дип искә ала танышу көннәрен Гүзәлия Шәймөхәммәтова. – Алар Бүләккә кайткач, мин дә кунакка килдем. Ул чорда юллар ерак, асфальт юк. Мин кунакка килгәч кенә яңгыр яуды, Сарманга кайтып китә алмадым. Үрәзмәткә автобуска дип барган идек, пычрак булгач, ул да килмәде. Кире Бүләккә кайтып киттек. Кайтып китә алмавыма ачуым килеп, яңадан килмәм, дип уйлаган идем, – ди Гүзәлия ханым, елмаеп.
Ленар Ульяновск шәһәрендә яши. Гүзәлия Бүләккә килгәндә, аның туган авылына ялга кайткан вакыты була.
– Беренче тапкыр Гүзәлия белән Бүләк авылы Сабан туенда очраштык. Ул минем абый, ягъни җизнәсе белән бәйрәмгә чыккан иде. Мәйданда очрашып, сөйләшеп тордык, – ди Ленар әфәнде.
Гүзәлия ханым да сүзгә кушылды.
– Ул елны Сабантуй көнне яңгыр яуды, шуңа апам балалар белән өйдә калды. Шуңа Наил җизнәй белән бәйрәмгә чыктым. Сабантуйда булачак кайнанам белән дә таныштым, ул мине Сәвия апам белән бутады. Җизнәй, балдызым дип, минем белән таныштыргач, әнкәй: “Апасын алып калган идек, әйдә, сеңлесен дә алып калыйк әле. Кая Ленар?” – дип, тиз арада Ленарны эзләп тапты. Беренче күрешүебез, сөйләшүебез Бүләк сабан туенда булды, – диләр Шәймөхәммәтовлар.
Бәйрәмнән соң Гүзәлия – туган авылына, Ленар Ульяновскига юл тота. Шулай да аларга тагын очрашырга насыйп була. Бу юлы Гүзәлия иптәш кызы белән Ульяновскига килә.
– Яшь вакытта шәһәргә барасы, йөрисе килә бит ул. Иптәш кызым Нурания белән уйлаштык та Ульяновскига барырга булдык. Мин анда танышым бар дип, Ленарны искә алдым. Шәһәрдә йөртергә кеше бар, янәсе. Шулай итеп, Ульяновскига килеп, Ленарда кунак булып, шәһәрне карап кайттык, – ди Г.Шәймөхәммәтова.
Ленар Ульяновскида кала, Гүзәлия исә бу вакытта Тукай районының Яңа Бүләк авылы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ике ай үтәр-үтмәс Гүзәлиягә Ленарның тиздән кайтачагын хәбәр итәләр. Кайткач, Ленар Гүзәлиягә тәкъдим ясый. Татар халкының йолаларына туры китереп кыз сорап, никах укытып, 1993 елның ап-ак карлы декабрендә Ленар Гүзәлияне гомерлек яры итеп туган авылына алып кайта.
Гаилә җимешләре белән татлы
Югары белемле рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия, Үрәзмәт мәктәбендә урын булмагач, Тат. Бүләр урта мәктәбенә йөреп эшли башлый. Ленар исә район электр челтәрләренең Үрәзмәт участогына эшкә урнаша. Яңа уку елында Гүзәлиягә Үрәзмәт мәктәбендә урын барлыкка килә.
– География фәнен укытырга туры килсә дә, эш урынын югалтмас өчен, ризалаштым. Мин эшкә чыкканда, беренче балабыз Илдус 9 айлык кына иде. Эш урынын югалтасым килмәде, шуңа, эшкә чакыргач, каршы килмәдем. Әткәй белән әнкәй баланы үзебез карыйбыз диделәр. Ләйсәнебез тугач та, балага 1 яшь тулу белән эшкә чыгарга туры килде, – ди Гүзәлия Шәймөхәммәтова.
Бүләк авылында, әти-әниләрен хөрмәтләп, туганнары белән аралашып, уртак тормыш алып бара Шәймөхәммәтовлар.
Яшь әти-әнине һәм әби-бабайларны сөендереп, гаиләдә бер-бер артлы биш бала: Илдус, Ләйсән, игезәк уллары Азат белән Нияз һәм Ләйлә дөньяга килә. Үрәзмәттә эшли башлагач, Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар, кечкенә булса да йорт алып, шунда күченәләр. Бүген инде әлеге урында, өлкәннәр әйткәндәй, дала кадәр матур йорт җиткергән Шәймөхәммәтовлар. Капканы ачып керү белән кып-кызыл чияләре сыгылып торган куаклар, кызара башлаган алмаларын җиргә игән алмагачлар һәм берсен-берсе уздырып чәчәк атучы гөлләр каршы ала.
Уртак тормыш башлауларына 32 ел үтсә дә, бүген дә бер-берсенең күзләренә генә карап, гади итеп һәм аңлашып яши Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар.
– Беренче күрешкәндә үк Ленар тыныч, акыллы булуы, матур итеп сөйләшә белүе белән игътибарны җәлеп итте. Ул вакытта абыйсының балаларын шулкадәр самими яратуы да күз алдында калды. Өч дистә ел үтсә дә, ул бүген шулай: аз сүзле, сабыр һәм гадел, балалар яратучы Ленарым булып калды, – ди Гүзәлия ханым, тормыш иптәшенең күзләренә карап.
– Гүзәлиям элек тә шулай тыйнак һәм ачык йөзле булды. Ул йортыбызга килгән һәркемне олылап кунак итә, хөрмәтләп озата белә. Кайчан кайтып керсәм дә, йортыбыз җылы учак кебек каршы алды, балаларыбыз – тәрбияле, өстәлебез сыйлы булды. Гаилә тормышын башлагандагы матур сыйфатлары янына яши-яши башка яхшы сыйфатлар да өстәлде. Мин Гүзәлиямә, аның белән очраштырган өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып яшим, – ди Ленар әфәнде.
Бүген яшь гаиләләрнең күбесе алдан ук “Ике бала җитә” яки “Безнең бер генә балабыз булачак” дип әйтеп, бәби алып кайтмый. Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар биш балага гомер бүләк иткән! Ул чорда да күп бала алып кайту модада булмагандыр.
– Безнең чорда да биш бала алып кайтучылар сирәк булгандыр. Биш балабыз булыр дип, уйламадык та, үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Һәр бала үз ризыгы белән туа, диләр бит. Өченче баланы алып кайтабыз дигән ният белән игезәк улларыбызны алып кайттык. Аларны үстерү авыррак булса да, насыйп булгач, бишенче балабызны да алып кайттык. Сарманга барган саен әткәй белән әнкәй: “Дүрт янына бишенчесе дә сыя ул”, – диләр иде, әллә аларның сүзләре кабул булды. Балаларыбызның үсеп, таралыша башлаганын да сизми калдык. Ләйләбез дә 9 сыйныфны тәмамлады инде, – диләр Шәймөхәммәтовлар.
Балалары кечерәк чактагы бер хатирәне дә искә алды гаилә.
– Мәктәптән кайткач, бөтенебез караватка ятып торабыз. Мин Ләйләбез белән авырлы. Кулымны алга суздым да бармакларны саный башладым: баш бармак – Илдус улым, икенче бармак – Ләйсәнем, аннан – Азат белән Нияз, чәнти бармак – кече сеңлегез. “Сез – бертуганнар, һәрвакыт шулай бер йодрык булып, бер-берегезне яратып, туган итеп яшәгез. Туганлык җепләрен, үзара дуслыкны югалтмагыз”, – дим. Шунда Илдусым торды да: “Әни, минем чәнти бармагым һәрвакыт я ишеккә кысыла, я бәрелә һәм шундый авырта!” – диде, – дип яшь аралаш искә алды Гүзәлия апа.
Әйе, Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар гаиләсе бер йодрыкка әйләнгән. Әти-әни, балалар янына киленнәре Әлфинә, кияүләре Ренат, оныклары Асель да өстәлгән.
Мәхәббәт һәм тугрылык саклап
Уртак гомер сукмагыннан атлаганда, мәхәббәт һәм тугрылык саклап, бер-берсен яратып яшәүчеләргә сокланмый мөмкин түгел. Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар да менә шушы кадерле һәм мөһим сыйфатларны югалтмыйча уртак тормыш юлыннан атлауларын дәвам итәләр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне аларның гаиләсе өчен икеләтә шатлыклы һәм истәлекле булды: аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Туган җиргә мәхәббәт белән хезмәттән тәм һәм ямь табып яши белүче гаилә дип тәкъдим иттеләр Шәймөхәммәтовларны бәйрәм тантанасында.
– Медальгә мәхәббәт һәм тугрылык символы – ромашка чәчәге төшерелгән. Димәк, бу медаль гаилә тормышларын ак һәм пакь итеп саклаучы үрнәк гаиләләргә бирелә. Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар – шундый гаиләләрнең берсе. Алар 5 бала тәрбияләп үстергән! Икесе дә җаваплы эшләрдә хезмәт куйса да, балаларын да лаеклы итеп үстергәннәр. Гаилә төзегәндә биргән вәгъдәгезне гомер буе саклап, аны матур гамәлләрегез белән тулыландырып яшәгәнегез өчен рәхмәт! Сезгә алга таба да бердәм булып мәхәббәттә яшәргә насыйп булсын! – дип, район башлыгы Альберт Хуҗин “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк бирде.
– Бүгенге тантаналы көндә иң зур рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне әти-әниебезгә юллыйбыз. Әти, әни! Сез безнең бишебезгә дә бәхетле балачак бүләк иттегез, укырга, һөнәр сайларга булыштыгыз. Тормыш юлында югалмыйча, ялгышмыйча алга атларга ярдәм иттегез. Сезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткереп, сезнең алда зур хөрмәт белән башыбызны иябез. Әле бик озак еллар сез – безгә, без сезгә терәк булып, бик бәхетле булып яшәргә насыйп булсын! Сез бу бүләккә һәм олылауга бик лаеклы, – диде Шәймөхәммәтовларның кызы Ләйсән, әти-әнисенә рәхмәт белдереп.
Балаларның ихлас теләкләре әти-әниләренең генә түгел, чарада катнашучы күпләрнең күзләрен яшьләндерде.
– Мәхәббәтне бер сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Еллар дәвамында бер-береңә терәк булып, яратып, хөрмәт итеп яшәгәндә, аны тагын бик күп сыйфатлар белән тулыландырасың, баетасың. Яшь вакытта кабынган мәхәббәт уты еллар үткән саен тагын да яктырак һәм җылырак яна башлый. Менә шул уртак гаилә утын сүндермичә саклый белергә кирәк! Бүген инде без ул утны икәү генә түгел, ә балаларыбыз, кияү-киленебез һәм оныкларыбыз, ике як әниләребез, барча туганнарыбыз белән кадерләп саклыйбыз, – диләр Гүзәлия һәм Ленар Шәймөхәммәтовлар.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев