Мәхәббәтне маяк итеп
Галия һәм Рафак Хәбибуллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте.
Мөслим авылында яшәүче Галия һәм Рафак Хәбибуллиннар кулга-кул тотынып зөбәрҗәт туйларына килеп җиткән. 55 ел элек кабынган мәхәббәт уты бүген тагын да көчлерәк һәм ныграк яна алар йөрәгендә. Хәбибуллиннар бүген дә бер-берсен кайгыртып, бер-берсен күз карашыннан аңлап һәм яшьлектәгечә яратып гомер итә.
Симәкнең бер чибәр кызы
яндыра йөрәгемне
Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбен бары тик яхшы бигеләренә генә тәмамлаган Түбән Табын авылы егете Рафак Хәбибуллинны Симәк мәктәбенә эшкә юллыйлар. Физкультура һәм хезмәт укытучысы итеп билгеләнгән, әбиләр әйткәндәй, ыспай гәүдәле, күзләре ут янып торучы егет авылда бик күп кызларның төн йокысын качыра. Әмма егетнең күңеле бары бер кызга – Симәкнең нечкә билле, мөлаем, һәрвакыт елмаеп торучы тыйнак Галиягә тартыла.
– Галия яшь вакытта да бик тыйнак, сабыр иде. Мине аның нәкъ менә татар кызларына гына хас сабырлыгы һәм тыйнаклыгы җәлеп итте. Шуңа Симәктә аны күрү белән күңелемә “бу кыз минеке булачак” дип беркетеп куйдым. Һәм ялгышмадым: Галиям белән мин бик бәхетле яшәдем! – ди Рафак абый.
Яшь йөрәкләр беренче очрашкан көннән башлап бер-берсеннән гел аерылмыйлар. Шул ук вакытта авылда аларның йөргәннәрен дә белмиләр. Шулай итеп бер ел вакыт үтеп китә. Рафакны хәрби хезмәткә чакырып повестка килә.
– Рафак повесткасын тотып каршыма килеп басты. “Мин армиягә китәм, мине көтәчәксеңме?” – дигәч, каушап калдым. Шулай да “көтәм” дип вәгъдә бирдем. Ул вакытта хәрби хезмәт өч ел иде. Өч елның озынлыгы куркытмады, шуңа Рафагымны вәгъдә биреп озатып калдым, – ди Галия апа.
Шул көннән башлап, Симәк белән Алтай краеның Бийск шәһәрендәге хәрби часть арасында хатлар йөри башлый. Рафак, Галиясен сагынып, көн саен диярлек шигырьләр язылган, чәчәкләр белән бизәлгән хатлар юллый. Галия дә Рафагына берсеннән-берсе җылы хатларын җибәрә, һәр хатына матур сүзләр яза.
Рафак абыйның бәхетенә, өч еллык хәрби хезмәт ул кыска вакытлы ялдан килүгә 2,5 елга калдырыла. Егет озак тормый, армия хезмәтен төгәлләп сөекле Галиясе янына кайта.
Өч елдан артык дәвам иткән очрашып йөрүләргә 1969нчы елның 1 маенда нокта куела: Галия һәм Рафак шушы көнне кызыл туйларын билгеләп үтә.
Галия һәм Рафак бәхете
Гаилә коргач, яшь пар Симәк авылында яшәвен дәвам итә. Мәктәп биргән фатирда бәхетле почмакларын булдырып, матур гаилә тормышын башлап җибәрәләр. Бер ел яшәгәч, Рафак Хәбибуллин, һөнәр алу теләген тормышка ашырып, Бөгелмә индустриаль педагогия техникумына укырга керә. Галия яраткан Рафагын аның төп йортында – Түбән Табын авылында көтәргә карар кыла.
– Рафак техникумга укырга кергәч, без улыбыз Айдар белән әти-әни янына кайттык. Ул вакытта юлларда техника күп түгел иде. Шулай да Рафак мөмкинлек булган саен кайтырга тырышты. 1,5 елдан соң без дә Бөгелмәгә күчендек. Мин совхозда бухгалтер булып эшләдем, Рафак укуын дәвам итте, – ди Галия апа.
Диплом алгач, яшьләр һич икеләнүсез туган яклары Мөслимгә юл тота. Яңа уку тәмамлап кайткан яшь белгеч Рафак Хәбибуллинны Мөслимнең урта һөнәри училещесына эшкә билгелиләр. Ә Галия хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыятендә дәвам итә.
Яшьләр хезмәт белән гаилә тормышын һәрвакыт бергә – киңәшләшеп һәм аңлашып алып бара. Хезмәтләреннән берсен-берсе сагынып кайткан Галия һәм Рафакны нәни уллары Айдар каршы ала. Шулай итеп, Хәбибуллиннарның гаилә чишмәсе үз агымы белән дәвам итә. Уллары Айдар янына тагын ике ир-егет – Айрат һәм Илнурны да алып кайталар.
– Улларыбыз бик тәртипле, акыллы булдылар, – ди Галия һәм Рафак Хәбибуллиннар. – Үзебез һәр көнне хезмәттә булдык, бер-беребезгә тавыш күтәрмәдек, дорфа булмадык. Әлбәттә, балаларыбыз да шуны күреп үсте. Улларыбыз укыдылар да, өй эшләрендә дә булыштылар, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таптылар. Без аларга беркайчан да моны эшләгез, тегесен башкарыгыз дип эш бүлеп утырмадык. Алар мәктәптән кайту белән бергәләп өйдәге эшләрне дә башкардылар, дәресләрен дә эшләделәр. Шөкер, улларыбыз беркайчан да йөзебезгә кызыллык китермәде.
Рафак абыйга лаеклы ялга чыкканчы төрле җаваплы вазыйфалар башкарырга туры килә, 30 елдан артык педагогик хезмәт стажына ия булган мөгаллим ул. Галия апа да тормыш иптәшеннән калышмый: район кулланучылар җәмгыятендә 30 елдан артык хисапчы булып тырыш хезмәт куя. Һөнәрен төгәл һәм сыйфатлы башкаруы белән хезмәттәшләренә һәрвакыт үрнәк була.
Хәбибуллиннар бүген дә бәхетле тормышның нигезендә хезмәт ята дип саный.
– Беренче чиратта хезмәт сөяргә кирәк. Хезмәтне яратып гомер итсәң, бер-береңнең башкарган эшен күрергә, аның хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәнәсең. Гаиләнең нигезен дә хезмәт бизи, хезмәт бөтен итә. Икең бергә тапкан, бергә төзегән тормыш кына кадерле була. Бәхетле тормышны гадел хезмәт белән генә төзеп була, – диләр Хәбибуллиннар.
Әйе, бүген алар үзләренең хәләл көчләре белән төзегән, әбиләребез әйткәндәй, “дала” хәтле йортларында матур гомер итәләр. Җәй җитсә, ихатаны да, бакчаны да берсеннән-берсе матур чәчәкләр бизи, ә һәрберсен иркәләп-назлап үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр мул уңыш бирә.
Син кайда,
мин шунда, Галиям!
Син кайда, мин шунда,
Рафагым.
Әйе, уртак мәхәббәт учагын кабызганга 55 ел үтсә дә, әле бүген дә ялкынланып һәм балкып яна Галия һәм Рафак Хәбибуллиннарның гаилә учагы.
– Яшәгән саен, еллар узган саен мәхәббәт сүрелми, ярату бер-береңә хөрмәт һәм ихтирам булып тагын да арта гына бара. Рафак беркайчан да миңа әшәке сүз белән эндәшмәде, каты бәрелмәде. Һәрвакыт тормышыбызны яхшы һәм уңайлы итү өчен тырышып эшләде һәм яшәде, – ди Галия апа. – Бүген безнең мәхәббәтебез балаларда, оныкларда да чагыла. Шөкер, һәр көнебез бер-беребезне кайгыртудан башлана, бергәләп чәй эчү, бергәләп истәлекләрне барлау, балалар белән сөйләшү – болар барысы да тормышыбызны тагын да бәхетлерәк һәм ямьлерәк итә.
– Бәхетле тормышыбызның сере – гомер буе бер-беребезне хөрмәт итеп, һәр мәсьәләне (олымы ул, кечеме) уртага салып сөйләшеп, аңлашып яшәүдә, дип уйлыйм, – ди Рафак абый. – Галиямне тормыш юлдашым итеп сайлавыма мин беркайчан да үкенмәдем һәм бүген дә аңа рәхмәтле булып гомер итәм. Тынгысыз хезмәттә булуына карамастан, ул һәрвакыт йортыбызны нурлы, аш-сулы итеп тота белде. Балаларыбыз да аның тәрбиясен күреп үстеләр. Галиям белән бик бәхетле гомер иттек һәм алга таба да Аллаһ безне бу бәхеттән мәхрүм итмәсен иде.
Менә шулай итеп, Галия апа Рафак абыйны зурлап, Рафак абый исә Галия апаны хөрмәтләп яшиләр. Уллары, киленнәре һәм оныклары белән дә бик горурлана бәхетле әти-әни.
– Шөкер, улларыбыз гадел, сабыр һәм ихтирамга лаеклы булып үстеләр. Барысы да югары белем алдылар, бүген барысы да җитәкче вазыйфаларын башкаралар, – диләр балалары белән ихлас горурланучы Хәбибуллиннар. – Безнең балаларыбыз һәрвакыт үзләре белеп эшләделәр, аларның вакытлары һәрвакыт төгәл бүленгән иде. Киленнәребез дә, Аллага шөкер, тырыш, акыллы һәм тыйнак булдылар. Бүген дә өйгә кайтып керү белән һәркайсы киемен алыштыра да, эшкә тотына. Улларыбызны яратып, безне хөрмәт итеп гомер итәләр, рәхмәт аларга!
Галия апа һәм Рафак абый – тугыз оныкның яраткан әби-бабасы. Оныклар да инде буй җиткергән, яхшы укулары, тәүфыйклы булулары белән әби-бабайларын сөендереп торалар.
– “Мин сине яратам” дип әйтү генә мәхәббәтнең бар нечкәлеген, аның көчен исбат итми. Ярату ул – еллар дәвамында кыенлыкларны бергәләп җиңә белү, һәр адымда бер-береңә терәк, бер-береңә кирәк булу. Ир – хатын өчен, хатын ир өчен тудырган уңайлыклар, мөмкинлекләр аша да ярату чагыла. Шуңа күрә гомер көзләренә аяк атлаган саен яратуның, мәхәббәтнең көче арта гына бара, – диләр Галия апа һәм Рафак абый. Шагыйрь Мәгефүр Закировның шигырендә мондый юллар бар:
Сатып алып булмый бәхетләрне,
Алып булмый көнгә, айлыкка.
Ике йөрәк бергә тибә икән,
Әйләнә ул иң зур байлыкка!
Галия һәм Рафак Хәбибуллиннар шушы олы байлыкны саклап һәм зурлап гомер итә. 55 ел элек кулларына тоткан бәхет кошын бүген дә кадерләп тәрбияли алар.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев