Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Мәхәббәтле йортның гөлләре

Дусай авылында гомер итүче Рәсимә һәм Рамил Камаловлар гаиләсе якут туйларын билгеләп үткән

Мәктәп елларыннан башланган 

Рамил абый – Баек мәктәбенең беренче чыгарылыш укучысы. Яшьлектә сайлаган һөнәренә тугры калып, гомер буе “Урал” колхозында механизатор булып эшләгән. Алдынгы буларак, хезмәте күпсанлы Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Тормыш иптәше Рәсимә белән танышканда, алар әле мәктәп укучылары гына булалар. 1978 елның зәмһәрир суыкларында – 50 градус салкында да сөйгәне янына җәяүләп бара егет!

– Гомергә дә бармаган Коммуна авылына кич белән клубка дип юл тоттым. Җәйге матур кич иде. Эскәмиядә җыелышып утырган яшьләр арасында Рәсимәгә күзем төште. Бик чибәр, шул ук вакытта тыйнак һәм оялчан кыз иде ул. Рәсимәнең 9 сыйныфны тәмамлаганын белдем. Мин ул җәйдә, 10 сыйныфны тәмамлап, эшкә керергә өлгергән идем, – дип сөйләде Рамил абый.

Рәсимә апа да ул очрашуны яхшы хәтерли

– Авыл җирендә күңелле итеп эскәмиядә гәпләшеп утыру гадәте бар бит. Рамил мотоциклда иптәше белән безнең авылга килде. Авыл егетләре кунакларны күрүгә кайсы кая таралышып бетте. Рамилне күрдем дә ошаттым. Аның гаиләдә төпчек бала икәнен белә идем, тик аңа карап ул көйсез һәм иркә түгел иде. Ир-егетләргә хас ныклы характер, туры сүзлелек, үҗәтлек бар иде үзендә, – ди Рәсимә апа.

Эстониядән көтеп ала

Рәсимә егетне армиягә озатып көтеп ала. Эстониянең ракета гаскәрләреннән ике ел дәвамында хатлар килеп тора. Бер-берсенә тәүге күрүдә үк гашыйк булсалар да, хисләрен алты ел дәвамында сыный алар. Кызга гыйшык тотып йөрүчеләр, егеткә күз атучылар байтак булса да, Рамилнең йөрәгендә бары тик Рәсимәгә генә урын була. Кыз да хәрби хезмәттәге егетен сагына.

– Рамилне 1975 елда хәрби хезмәткә алдылар. Хәзер генә егетләр армия шулпасын бер ел чөмерәләр ул, без яшь чакта ике ел көтәсе иде! Кәрәзле телефоннар юк, ике арада сагыну тулы хатлар йөри. Хат ташучыны дүрт күзләп көтеп алам. Хат юллау белән, җавап көтәм. Еракта сине зарыгып көткән яраткан кешең булу төшенкелеккә бирелмәскә булыша бит ул. Бүген яшьләр хат алышмый, открыткалар язмый. Телефондагы смс-хәбәрләр йөрәк түреннән чыгып, кулдан язылган хатларны алыштыра алмый. Ул хатларны бүген дә саклыйм, – ди Рәсимә апа.

Басу-кырларга гашыйк

Армиядән кайтканның икенче көнендә үк Рамил колхозга эшкә чыга. Кулында – тракторчы-машинист таныклыгы! Таныклыкны егет “Сельхозтехника” оешмасында укып алган була.

– Мин мәктәпне бетергән елны колхозда механизаторларга кытлык иде. Безне өч айлык “срочный” курсларда укыттылар. Техника иярләргә өйрәнеп колхозга эшкә кердек, басу-кырларны иңләдек. Бүген дә шул чор сагындыра. Үсмер чакта күңелгә кереп калган тракторлар гөрелтесе, чылбырлы тракторларның чыңлап кузгалып китүе, басу тургайлары тавышы – тормышымның аерылгысыз бер өлеше булды, – дип, яшьлек елларын искә төшерә Рамил абый.

Хыялы – сатучы булу

Рәсимә Түбән Кама сәүдә училищесында белем ала. Дус кызларының кайсы – табибә, кайсы укытучы булырга хыялланганда, Рәсимәнең сатучы буласы килә. Училищены тәмамлагач, Түбән Кама шина заводында ике ел җиңел машина тәгәрмәчләрен юучы, җыючы булып эшли. Аннан кибеткә эшкә керә. Бер атна ялын авылда үткәрә дә тагын бер атнага шәһәргә китә. Шулай йөри торгач, бер көнгә дә бер-берсеннән аерылып торырга теләмәгәннәрен аңлап, яшьләр кушылырга ниятли.

– Агач яфракларын акча итеп, кибетче булып шактый уйный идек. Коммуна авылында балалар бармак белән генә санарлык булса да, балачагым бик бәхетле узды. Без гаиләдә биш кыз һәм бер малай үстек. Мин – икенче бала. Эне-сеңелләремне үстергәндә: “Их, тизрәк үссеннәр иде”, – дип түгел, “Гомерләре озын булсын, сәламәт булсыннар!” – дип тели идем. Әнидән ишетеп калган шушы сүзләрне көненә күпме кабатлаганмындыр, Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгәндер. Бүген барыбыз да, шөкер, исән-саулар, аралашып яшибез, – ди Рәсимә апа.

45 ел килен!

1979 елда Коммуна авылы кызы Дусайга килен булып төшә. Тормыш иптәшенең әти-әнисе киленне бик җылы каршы ала. Өч уллары белән бер кызлары янына Рәсимәне дә кызлары кебек кабул итә алар.

– Кыз сорарга Рамилнең әти-әнисе үзләре генә килгән иде. Каенатамның шаярып: “Тегеләрне ияртеп тормадык әле”, – дигәне истә калган. Безгә белдермичә генә сорап киттеләр дә, бер атнадан туй да ясадык. Авылда миңа кадәр кулы соралган иптәш кызымнан алданрак туй ясыйсы килгән каенаталарның, – дип сөйләде Рәсимә апа.

Рамил абый белән Рәсимә апа үзләре салып кергән йортта гомер кичерә. Йорт Рамил абыйның әти-әнисе гомер кичергән нигездә, иске йорт урынында күтәрелгән. “Каенатам ярдәме белән күтәрелгән йорт бу. Һәр бүрәнәсеннән җылылык һәм бәрәкәт бөркелсен, дип теләдек”, – ди Рәсимә апа.

– Төп нигездә гомер иткәч, Рамил төпчек бала булгач, алардан кеше өзелми. Туганнарын якын итеп, туганлык җепләрен саклап, аралашып яшиләр. Рамил – минем икетуганым, Рәсимә белән алар бүген дә бер-берсен күз карашыннан, ярты сүздән аңлап яшиләр. Бәхет өчен күп кирәкми, үзара ышаныч, хөрмәт һәм пар канатыңның тугрылыгы мөһим, – ди Мөнирә Арсланова.

Эштә дә, ашта да бергә

Камаловлар һәр эшне бергәләп киңәшләшеп башкарырга ярата. Авыл тормышын яраталар. Бүген дә күпләп мал-туарын, кош-кортын тоталар. Җәйгелектә бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Рәсимә апа тату гаиләнең сере үзара ихтирамда һәм бер-береңә юл куя белүдә, ди.

– Тормыш гел матур төсләрдән генә тора, дип әйтсәләр, ялган булыр иде. Яшәү дәверендә төрле чаклар була, аларны үткәрә белергә кирәк. Икең дә ялкын кебек кабынсаң, гаилә корабы бик тиз комга терәлә. Вакыт узган саен, гомерлек яр итеп сайлаган кешеңнең тагын да кадерлерәк булуын аңлыйсың. Рамил минем өчен тугры гомер юлдашы гына түгел, балаларыбыз өчен өзелеп торучы әти дә, сердәшем дә булды, – ди Рәсимә апа.

Рәсимә апа сәяхәт итәргә, төрле шәһәрләргә экскурсияләргә барырга яратса, Рамил абый – өй кошы. Туган авылыннан каядыр читкә китүне, ерак шәһәрләргә баруны өнәми райондашыбыз.

– Рәсимәгә мин бик рәхмәтлемен! Тормыш иптәшем булып килгән мизгелдән башлап йортны нурлы итте. Бирнә сандыгында юрганы, мендәре, матур чаршау-пәрдәләре, челтәрләре бар иде. Аларны элеп куйгач, йортыбыз курчак өе булып калды. Эштән кайтасы килеп, ашкынып кайта идем. Йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар, тәртип, чисталык булды. 20 ел – каенана, 24 ел каената белән яшәп, әткәй белән әнкәемне тәрбияләп соңгы юлга озатты. Беркайчан зарланганын ишеткәнем булмады. Сабырлыгы белән дә үрнәк ул,– ди Рамил абый, горурланып.

Һәрнәрсәгә өлгерләр

Рәсимә апаны җирлек халкы оста биюче буларак та белә. Дусай мәдәният йортында эшләүче “Дусай буйкайлары” фольклор коллективының актив әгъзасы Рәсимә апа.

– Авылда үткән чаралардан читтә калмыйча, канатланып, концертларда, смотр-конкурсларда катнашучы авылдашым белән горурланам. Үзешчәннәр белән бергә төрле чараларда биеп йөрүче Рәсимә кызлар кебек әле! Кул эшләренә дә оста ул. Бәйләгән чәчәкләрен чыныннан аерып булмый. Өй тулы гөлләренең дә ниндиләре генә юк! Хуҗабикә алар белән сөйләшә-серләшә су сибә. Чәчкә-гөлләрнең һәркайсына кагылышлы сыйфатларны да, аларны ничек тәрбияләргә, күпме су сибәргә, нинди ашлама кертергә кирәклеген дә белә ул. Мәхәббәтле йортның гөлләре генә шулай матур буладыр ул, – ди Дусай мәдәният йорты директоры Ми-ләүшә Шакирова.

Дусай авылына килен булып төшкәч, Рәсимә апа “Урал” колхозында лаборант-хисапчы, склад мөдире, ягулык салучы булып эшли. Бер эштән дә курыкмаган кыз тырышлыгы белән тәҗрибәле хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый.

Гаиләм – бәхет бишегем

Ике балага гомер бүләк иткән Камаловлар – бүген дүрт оныкның әби-бабасы! Каникулларда, ялларда оныклары гел авылга ашкына. 

– Балаларга әби-бабай янында рәхәт шул! Түбән Камадан, шәһәр шау-шуыннан алҗып кайтабыз үзебез дә! Авылның саф һавасы, иркенлеген сагынабыз. Әти, лаеклы ялда булса да, тик торырга яратмый. Язгы чәчү һәм урып-җыю чорында җирлектә эшләүче фермерда хезмәт куя. Җир катоклау процессын аеруча көтеп ала. Авыл баласы өчен җир сулышын тоеп эшләү – үзе җанга дәва, күрәсең, – ди уллары Ранас Камалов.

Камаловларның кызлары Гөлназ тәрбияче һөнәрен сайлаган, уллары Ранаска әтисе кебек техника җене кагылган. Тракторчы, кранчы ир-егетнең дә, әтисе кебек үк, бу эшкә кулы ята.

– Балаларыбызны ил-көнгә кирәкле кешеләр итеп үстерәсебез килде. Гаиләдә беркайчан да кычкырыш-талаш дигән нәрсә булмады. Әти-әнисенең бер-берсенә җылы мөнәсәбәтен күреп үскән балалар да, гаилә коргач, башкаларны бәхетле итәргә омтыла, – ди Рәсимә апа.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев