Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Мәхәббәтле гаилә – ил күрке

Мөслимнән Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты

Карамалы – Каенсаз арасы,

Ерак түгел барасы...

Рушат – Яңа Карамалы авылы егете, ә Минҗиһан – Каенсаз кызы. Районның ике башында яшәсәләр дә, язмыш аларны очраштырырга барыбер җай таба. Минҗиһан Хаҗәр исемле дус кызы белән “ПМК-5” оешмасында эшли, ялларны Яңа Карамалыда я Каенсазда үткәрә кызлар.Күбрәк Яңа Карамалыга кайталар, чөнки Хаҗәрне авылда егете көтә. Кызлар бергә клубка чыга, кыш җитсә – чаңгыда шуалар. Рушат белән Минҗиһан арасында мәхәббәт хисләре шунда уяна.

Күпмедер очрашып йөреп, гаилә кору турында уйлана башлагач, Минҗиһан шәһәргә китә. Үз сүзен сүз итә торган Рушат югалып калмый: кызның кая киткәнлеген белеп, аны телефоннан сөйләшергә чакыра. Минҗиһан белән Рушат очрашуларын дәвам итә. 1980 елда яшьләр гаилә кора. 

Шәһәрдә эшләгән җиреннән авылга кайта Минҗиһан һәм Иске Карамалыдагы “ПМК-13” оешмасының төзелеш бригадасына штукатур-маляр булып эшкә урнаша. Башта Яңа Карамалыга кайтып йөрсәләр, бераздан яшь гаиләгә ике бүлмәле фатир бирәләр. 

1990 елда Рушат Солтановка мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын тәкъдим итәләр. Карусыз партия члены куркып калмый, ризалаша һәм эшкә чума. Сигез ел дәвамында шушы вазыйфаны башкара. Аннан тагын да җаваплырак вазыйфага алына: район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары булып билгеләнә.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ел саен август аенда республикабызның үрнәк гаиләләрен кабул итә. Әлеге кабул итүдә быел Мөслимнән Минҗиһан һәм Рушат Солтановлар гаиләсе катнашты. Очрашудан зур дулкынлану һәм соклану хисләре белән кайтты алар. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Солтановларның гаилә архивынннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев