Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Матурлык – һәр җирдә

Мөслимдә яшәүче Гүзәлия белән Сабирҗан Зариповларның ишегалдын күргән һәркем аһ итә. Могҗизага тиң әкият дөньясын райондашларыбыз үз куллары белән тудырган.

Мөслимдә яшәүче Гүзәлия белән Сабирҗан Зариповларның ишегалдын күргән һәркем аһ итә. Могҗизага тиң әкият дөньясын райондашларыбыз үз куллары белән тудырган.

Аларның йорты – җирлектәге иң матур йортларның берсе. Бизәкле капканы ачып керү белән биредә булдыклы кешеләр яшәве күренә. Чәчәкләр патшалыгы диярсең! Ишегалдын 20 төрдән артык петуния, яран гөле, роза һәм лилияләр, вербена, аквилегия, лаватера, лобелия һәм башка бик күп төрдәге чәчәкләр бизи.

– Чәчәкләргә дә тәрбия кирәк. Суны вакытында сибеп, төрле ашламалар кертү дә зарур. 10-15 көн саен чәчәкләргә ашлама кертәм. Вакытында ашламасаң, алар тиз картая һәм орлыкка китә башлыйлар. Бакчабызда туя агачлары, гортензиянең һәм климатисларның 7-8 төре бар. Бу эшләрне башкаруда тормыш иптәшем Сабирҗан зур ярдәм күрсәтә. Иртә яздан төрле урыннарда урнаштырылачак композицияләрне карыйбыз, “монысын монда куйыйк, тегендә булсын әле” дип киңәшләшәбез, иптәшем эшләгән төрле эшләнмәләрне кую урыннарын билгелибез. Бакчаны хәләлем белән бергәләп матурлыйбыз. Чәчәк утырту гына түгел бит әле, савытлардагы чәчәкләр өчен яхшы җир кирәк, аны ел да алыштыру таләп ителә. Без инде үзебезнең бакча җиреннән файдаланабыз, – ди Гүзәлия Зарипова.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 4 авгут санында.

Лилия Шәймиева фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев