“Мәңге картаймам, янымда син булсаң...”
Зәмзәмия һәм Зөфәр Гардиевлар 65 ел тату гомер кичерә.
Симәк авылында яшәүче бу гаиләне авылдашлары “күгәрченнәр көнләшерлек парлар” диләр. Бәхетле гаиләне юкка гына җәннәтнең чагылышы белән тиңләмиләрдер. Гәрдиевлар йортында урын-җир дә ялт иткән, өстәл тулы сый-нигъмәт тә һәр көнне кунак көтәдер кебек.
Иң якын кешеләрем!
Зәмзәмиянең әнисе яшьли гүр иясе була. “Бармагы гына шешкән иде, елан карагы булды, күрәсең”, – ди авылдашлары. Әтиләрен сугышка алалар. 6 яшьлек Зәмзәмия 14 яшьлек апасы Бания тәрбиясендә кала. Баниягә бик авырга туры килсә дә, Зәмзәмиядән тыш тагын дүрт туганына әти дә, әни дә була.
– Эне-сеңелләреңне карый алмыйсың, приютка бирәбез, дип килгәннәр иде, Бания апа безне бөркет кебек саклады: “Апайларымны алып китсәгез, бүген үк суга батып үләм! Әнкәемнең җаныннан өзелеп төшкән иң кадерле кешеләрем бит алар!” – дип, беребезне дә приютка җибәрмәде. Ничек итсә итте, үзе ачка интексә дә, безне ачлыктан саклап калды, сугышны да, аннан соңгы елларны да җиңеп чыга алдык, – дип сөйли Зәмзәмия апа.
Әтисенең ишегалдыннан кечкенә чана тартып чыгып киткән минутлары бүген дә күз алдында. Ул вакытта аңа 6 яшь кенә булса да, һәр мизгел кинокадрлар кебек күңелендә саклана. Балалар бәхетенә, әтиләре сугыштан яраланып, әмма исән кайта. Авыр яралануына карамастан, икенче көнне үк колхозга эшкә чыга: кул пычкысы белән такта яра.
Үги әни
Әтиләре биш балага әни булыр дип хатын алып кайта. Иске Сәеттән килгән үги әнинең үз балалары булмый. Әни җылысын, әни назын бирә алмый ул.
– Иртә олыгаерга туры килде безгә. Үги әни баштан сыйпап тормаса да, елаганыбызны хәтерләмим. Үги әнине начар дип тә әйтеп булмый, тик үз әниең түгел инде. Энем: “Бу апаны мин мәңге онытмыйм!” – дигән иде. Кагу-сугулар эләкте инде, эләкмәгән кая?! Үги әни тамак туйдыру хакына көн саен Яркәй базарына каен тузыннан ясалган сагыз сатарга бара иде. Яркәй урманында бандитлар очрап, мамык шәленә кызыкканнар. Шул мамык шәлне биреп кенә исән калган, – ди Зәмзәмия апа.
Зәмзәмия апа Әмәкәй мәктәбендә 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозга эшкә керә.
Сугаш урлаган балачак
Зөфәр абый ишле гаиләдә үсә. Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга аваз салган малайның балачагын сугыш урлый.
– Әткәй мәрхүм күлмәктән тугандыр, Бөек Ватан сугышында Ленинградта Ладога күлен саклый. Анда күргәннәрен сөйләгәндә, безнең чәчләр үрә тора иде. Ачка интегә алар. “Якын-тирәдә бер эт, бер мәче калмады”, – дип сөйләгәне истә. Берсендә, Ладога күлен шартлаткач, әткәй күл төбенә китә. Ике дөньяны бәйләп торган диярсең, шинеле боз өстенә чыгып кала. Шинельне күреп, сугышчан дуслары әткәйне боз астыннан тартып чыгара, – ди Зөфәр абый.
89 яшьлек Зөфәр абый елый-елый әтисен искә ала.
– Хәтердә: сугыш башланганда миңа 7 яшь иде. Ат белән авылдашларым Акмалетдин белән Мәҗит абый килеп туктады. Алар шулай ир-егетләрне сугышка алып китә иде. Әткәй сеңлем Мәфрүзәне алып нык итеп кочаклады да күз яшьләрен җиңе белән сөртеп, артына да борылып карамыйча юлга кузгалды, – ди Зөфәр абый. – 1943нче елның 24 маенда, бәрәңге утырткач, бакча артына юл тоттым. Исәбем – берәр үлән табып ашау, тамак ялгау иде. Бадьян, күкебаш булмасмы дип, тыкрыктан менеп киләм. Каршыма атка утырган, бер күзе тасма белән бәйләнгән солдат килә. Әти бит бу, – дим. – Минем әткәй! Каршысына йөгердем. Әткәйнең сөенеченә чик-чама юк! Мине күтәреп алды да алдына утыртты, үзе кысып-кысып сөя, чәчләремнән сыйпый. Кулларының җылысы бүген дә истә! 1943 елның җәе бик авыр булды. Үлән ашап кына исән калдык. Бөтен үләнне кырып-себереп ашап бардык. Керосин яктысында 100әр пар чабата үрә идек. Аны Әмәкәй, Минзәләнең Мөшеге базарларында сата яки башка әйбергә алыштыра идек.
Эш белгән югалмый
Зөфәр абый мәктәптә дүрт ел укый. Бик нык укыйсы килсә дә, мөмкинлеге булмый. 10 яшьлек малайны колхозга эшкә билгелиләр.
– Кырынтау башлангыч мәктәбен тәмамлагач, 5 класска Симәккә барасы иде. Кая инде ул авыл баласына уку?! 16 яшьтән көтү көттем. Көтү көткән акчага бер ыштан алып кидем. Кемерево өлкәсендә ФЗӨдә укыдым. Алты айдан соң Приморск өлкәсендәге Партизанск шәһәренә эшкә җибәрделәр. Андагы нигъмәт, андагы җиләк-җимеш!.. Өч ел шахтада эшләгәч, хәрби хезмәткә чакыру килде. Дүрт елга якын Камчаткада хезмәт иттем, – ди Зөфәр абый.
Шуннан туган авылы Кырынтауга кайта, механизаторлар курсларын тәмамлый һәм 17 ел комбайнчы булып хезмәт куя. Алдынгылардан була. Яраткан һөнәренә тугры калып, лаеклы ялга чыккач та биш ел механизатор булып эшли, тегермәндә, ындыр табагында хезмәт куя. Балта остасы да Зөфәр абый. Якын-тирә авылларда алтмышлап йорт сала, ат чаналары, кошевкалар ясый. “Җиз кыңгырау моңнары” фестиваленә бүген дә атларга ул ясаган чаналарны тагып төшәләр.
Димләп кавышканнар
Кырынтау егете Зөфәр Иске Әлмәт авылына туганнарына кунакка барган җиреннән хатынлы була. Зәмзәмия белән Зөфәрне бер-берсенә димлиләр. Тыйнак, җитез, чая кызга гашыйк булганын сизми дә кала егет.
– Туганнарыма еш барсам да, Зәмзәмия белән очрашканым булмады. Ул кыз туганнарым белән ахирәт булган. Зәмзәмиядә җаваплылык хисе, үҗәтлек көчле иде, – дип искә ала Зөфәр абый.
– Ахирәтләрем Мәйсәрә һәм Ләйсирә белән бергәләшеп китап укырга, кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата идек. Бәйләм бәйләп утырганда кунак егет урамга чакырды да: “Миңа кияүгә чыгарга ризамы?” – дип сорады. 25 яшемә җитеп берәүгә дә күз төшергәнем булмады, Зөфәр исә күрү белән күңелемә ятты, – ди Зәмзәмия апа.
Бәйләү-чигүдән туктамаган
Зөфәр абый белән Зәмзәмия апа биш балага гомер бүләк иткән. Хәзерге әниләр кебек декрет ялында утырмый алар, күкрәк баласын ире ясаган бәләкәй арбага салып, Зәмзәмия апа борчак чабарга да йөри, чөгендер утаудан, бәрәңге алудан да читтә калмый.
– Колхоз рәисе акча түлим дип чакыра иде дә бушка эшләтә иде. Күмәк эштән калмадык. Бала арбада елап ята, күңел аңа кушылып үкси иде. Юклык белән үстердек балаларны. Бәлки шуңа да балалары тырыш, үҗәт, нык булгандыр. 50 ел колхозда төрле эшләр башкардым. Эштән курыкмагач, тәҗрибәле апалар бик ярата, хөрмәт итә иде үземне, – дип сөйли Зәмзәмия апа.
Зәмзәмия апа кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата. Баласы йоклаганда куыклы лампа яктысында чигү, бәйләү белән мәшгуль була. Бәйләнгән, чигелгән кул эшләре бүген дә йортларын бизи.
– Бәйләргә һаман яратам. Яшь чакта мөмкинлек чыккан саен яраткан эшем белән шөгыльләнә идем. Аягым белән бишек тирбәтәм, кулда – энә-җеп. Кайнанам “ял ит” дип орыша, ә минем йокы килми. Ул арада бала уяна. “Их, черем итеп тә өлгермәдем!”, – дип үкенеп тә куя идем, – ди Зәмзәмия апа.
Гөлләрем-гөлкәйләрем
Зәмзәмия апаның йортында гөлләрнең нинди генә төре юк! Балалары да, берәр бәйрәм булса, әниләренә бүләккә гөл алып кайта. Һәрберсенең исемен, үзенчәлекле якларын белә хуҗабикә. Иң яраткан чәчәкләре – яраннар. Алар йортның һәр тәрәзә төбендә урын алган.
– Кечкенә авылда табигать кочагында үскәнгәме, гомерем буе чәчкә-гөлләрне яраттым. Урам капкасын ачып керү белән чәчкәләр патшалыгына аяк басу җәйләрен аеруча күңелле бит! Түшәм буйлап үрмәләгән гөлләргә карый чүлмәкләрдә үскәннәрен аеруча яратам. Гөлләр һаваны чистартып кына калмый, тынычландыру үзлегенә дә ия. Кызымны югалткач, гөлләр белән серләшеп үткәргән көннәрем-төннәрем дә аз булмады. Күңелемнән түгелгән моң-зарны, күз яшьләремне алар яхшырак аңлый кебек тоела иде, – ди Зәмзәмия апа.
Зәмзәмия апа гөлләрнең яфракларын тузаннан чистартып, айга бер ашландырып тора. Кайсы гөлнең су яратуын, кайсы гөлнең кояшта яхшы үсүен, кайсының күләгәгә өстенлек бирүен яттан белә хуҗабикә.
– Гөл яратмаган хатын-кыз юктыр ул. Минем Зәмзәмиям матурлыкка гашыйк. Гөлләр булсынмы, чигү-бәйләүме, һәр башкарган эшенә күңел җылысын гына түгел, күзләренең нурын да сала.
Бәхетле йорт
Зәмзәмия һәм Зөфәр Гардиевлар үзләре салган йортта бәхетле гомер кичерә. Озак еллар күпләп мөгезле эре терлек, кош-корт асраган өлкәннәр бүген дә һәр эшне бергәләп башкара. Җитезлекләренә күзләр тимәсен!
– Гел хәрәкәттә булгач, “теге төш авырта”, “бу төш сызлый” дип ятарга вакыт та, теләк тә юк. Аллаһка шөкер, сабыр, тырыш, тугры яр насыйп булды. Синең өчен борчылып, сине кайгыртып яшәүче кеше булганда, яшәү рәхәт бит ул! Йөрәктә, уйларда һәм янәшәдә дә бер үк кеше икән, димәк, син – бәхетле! Мин шундый бәхет иясе, – ди Зөфәр абый.
Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап яшәүче парга сокланып туймаслык! Еллар дәвамында хисләренә кеше сүзе түгел, җил дә тидерми, тузан бөртеге дә кундырмый яши алар.
– Сабырлык – тормышта иң кыйммәтле хәзинә. Ачу килгәндә дәшми калу, ишетә һәм кичерә белү – зур бәрәкәт. Булганына шөкер итеп, язмышыма рәхмәтле булып яшим, – ди Зәмзәмия апа.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев