Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Мәгърифәтле гомер

Иске Карамалы авылында яшәүче Сәрия белән Марсель Юнысовлар – икесе дә мәгариф ветераннары. Эшкә мөнәсәбәтләре белән дә, гаиләләре белән дә үрнәк алар.

Марсель абый Ташъелга авылын­да күпбалалы гаиләдә үсә. Мәктәп тәмамлаганнан соң, шоферлар кур­сында укып, 1 ел “Авангард” кол­хозында эшли. Аннан өч ел Төньяк диңгез флотында хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Әлмәт физик культура техникумын тәмамлый һәм Күбәк урта мәктәбенә эшкә килә.

Спортка чын-чынлап гашыйк Марсель абый һөнәрен бик яра­тып, күңелен биреп башкара. Ул җитәкләгән түгәрәкләр генә дә дистәләгән була. Барысына да ни­чек җитешкәндер, әмма берүзе ба­скетбол, волейбол, көрәш, җиңел ат­летика, чаңгы, хоккей буенча һ.б. түгәрәкләр алып бара. Ул чорда Күбәк урта мәктәбе командасы спорт ярыш­ларыннан гел җиңүләр белән кайта. Булачак тормыш иптәше Сәрияне дә эшенә бирелгәнлеге, акыллы, төпле булуы белән гашыйк итә Марсель Мирхәйдәрович.

Сәрия ханым – Иске Вәрәш авы­лы кызы. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институының физика-математика факультетына укырга керә. Укыту­чы һөнәрен сайлавына укытучыла­рына булган мәхәббәт этәргеч бирә. “Безгә шундый әйбәт укытучылар бе­лем бирде!” – дип бүген дә, остазла­рын хөрмәт белән искә алып, рәхмәт укый Сәрия апа. Диплом алгач, юлла­ма нигезендә Баекка барудан баш тар­тып (сәбәбе – ерак һәм юллары юк), Күбәк мәктәбендә эшли башлый. Ул чорда Күбәккә дә юл булмагандыр, тик язмышны күкләр яза, диләр бит.

23 яшьлек кызны 10 сый­ныфка класс җитәкчесе итеп билгелиләр. “Бүгенге заман мәгариф хезмәткәрләренә яхшы билгеле Рәмзия Гаяновналар классы иде ул, дип искә ала Сәрия ханым. – Сый­ныфым бик яхшы иде: әйбәт укый­лар, бик активлар!” Укучылар төрле бәйгеләрдә катнашалар, фән бәйгеләренә Мәскәүгә кадәр баралар һәм җиңүләр белән кайталар!

Эшли башлавының икенче елын­да Сәрия Мисхәтовнаны директорның тәрбия эшләре буенча урынбаса­ры итеп билгелиләр. Җаваплылык икеләтә, бәлки, өчләтә арта! Ул чор­да мәктәптә 500 укучы белем ала, 36 укытучы эшли! Урынбасар булу сый­ныф җитәкчесе вазыйфаларыннан азат итми. 35 ел хезмәт стажына ия Сәрия ханым 34 ел класс җитәкчесе булып тора.

Ярату ярату булып кайта, диләр. Марсель һәм Сәрия Юнысовларның хезмәте дә югары бәяләнә. Хәрби хезмәт вакытында ук “Ленинның 100 еллыгы” медале белән бүләкләнгән Марсель абый “Татарстанның физик культура отличнигы”, “Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре” исемнәрен йөртә. Рәмзия апа белән икесе дә “Мәгарифтәге казанышла­ры өчен” күкрәк билгесе һәм бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Әти-әни үрнәгендә үскән балалар да кечкенәдән белемгә омтыла. Олы уллары Марат Яр Чаллыда тарих укы­тучысы булып эшли. Булат ТР мәгариф һәм фән министрлыгында эшли, пе­дагогик фәннәр кандидаты. Кызлары Лилия – техник фәннәр кандидаты, әлегә декрет ялында.

Сәрия апа белән Марсель абый, балаларының уңышларына сөенеп, матур гомер кичерә. Умартачылык белән шөгыльләнәләр. Марсель абый кул эшләрен ярата: тимердән, агачтан кирәк-яраклар ясый, иске әйберләргә “җан өрә”. Сәрия апа бүген дә мәгърифәт юлында: авыл­дашларына гарәп графикасын өйрәтә, Коръән ашларын алып бара, вәгазьләр сөйли.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев