Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Күкләрдә язылган мәхәббәт

Гөлназ һәм Рәзил мәхәббәте алдан ук күкләрдә язылган кебек. Нинди була ул күкләрдә язылган мәхәббәт?

Гөлназ һәм Рәзил мәхәббәте алдан ук күкләрдә язылган кебек. Нинди була ул күкләрдә язылган мәхәббәт? Аның үзгә бер төсе яки кагыйдәсе бармы? Гөлназ белән Рәзилнең үзләреннән белешик.

Балаларым – ике канатым

Тормыш иптәше Рәкыйп абыйны югалткан көннәрдә Фирая апага  алга таба яшәргә ике баласы көч бирә. “Ничек дөньяны алып барырмын? Балаларымны ничек үстерермен?” дип уйлый ул. Ярый әле янәшәсендә әти-әнисе була.

– Ул вакытта Рәзиләм 3 сыйныфта укый, ә Рәзилгә нибары 1 яшь тә 2 ай гына иде. Терлекләребез бар. Йортыбыз бәләкәй. Хәзерге көндәге мөмкинлекләр юк иде ул чорда. Ялгыз калсам да, терлекләрне бетермәдек. Әти-әнием, абыем Дамир, апаларым Фәния һәм Дамира гаиләләре ярдәм иттеләр. Печән, утын әзерләргә дә, ихатаны карарга да алар булышты. Бик зур рәхмәт аларга! – дип искә ала ул көннәрне Фирая апа.

Фирая апа Метрәй балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Бакчада 35 елга якын хезмәт куя ул. Метрәй авылында күп балаларны кулларын юарга, калак тотып ашарга өйрәткән “матур апа” ул.

– Балалар бакчасы коллективы бик тату һәм дус булды. Син ялгыз дип беркайчан да читкә какмадылар, миңа бик нык терәк булдылар. Бер-беребезне хөрмәт итеп эшләдек һәм яшәдек. Матур итеп эшли дә, ял да итә белдек, – ди Фирая апа. 

Авырлык килде дип гомер агышы тукталмый. Балалар үсеп, кул арасына керә башлыйлар. Рәзилә белән Рәзил Фирая апаның ике канаты була. Рәзил кечкенәдән үк һәр эшне үзе башкарырга, үзе тотып эшләргә гадәтләнә. Укучыларының өйләренә килгән укытучылар да Рәзилнең төгәл, чиста булуына соклана. “Тип-тигез шакмак итеп өелгән тиресне күреп: “Фирая апа, сездә ир-ат та юк инде, кем өя бу тиресне шушы кадәр оста итеп?” – дип сорыйлар иде. “Кем булсын, Рәзил эшли!” – дип җавап бирә идем. 

Рәзилә белән Рәзил бер-бер артлы мәктәп тәмамлап, укуларын алга таба дәвам итә. Казанга юл тота алар. Анда Дамира апалары укырга керергә дә ярдәм итә, балаларны әниләре кебек кайгыртып яши. Рәзилә – шәфкать туташы, Рәзил эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 

– Шөкер, балаларым беркайчан да йөземә кызыллык китермәделәр. Миңа алар өчен борчылырга, кызарырга туры килмәде. Икесе дә тормышта үз юлларын таптылар, гаилә корып, матур итеп гомер итәләр. Рәзилем, ир-атка кирәкле бар һөнәрне дә белә. Йортыбызда күп эшләрне үзе башкарды, – ди балалары өчен ихластан горурланып Фирая Ярмөхәммәтова. 

Авырлыктан соң җиңеллек килә, диләр. Авырлыкларга бирешмичә, горур атлап үткән Фирая ханымның тормышы бүген оҗмахка тиң.

Күкләрдә язылса...

Укуын тәмамлау белән Рәзил туган ягы Метрәйгә кайта. Мөслимдәге “Вамин” җәмгыятенә сак хезмәтенә эшкә керә. Вәрәшбаштан башлап Иске Карамалы авыл җирлегенә кадәр территорияне көненә берничә тапкыр урап чыгарга туры килә аңа. Шул көннәрдә аңа туганы Нурсинәнең туена чакыру килә. 

– Беренче тапкыр Гөлназ белән туйда күрештек. Гөлназ Нурсинә белән бер уку йортында укый, бер булмәдә яши иде. Туйдагы бер уен вакытында безгә пар булырга туры килде. Ул көнне туй беткәнче аралаштык, – дип искә ала Рәзил.

Туйдан соң икесе ике якка юл тота яшьләр. Ярты еллап вакыт үткәч, Нурсинә тормыш иптәше белән Гөлназларга кунакка бара. Рәзилне дә үзләре белән алып баралар. Шуннан соң яшьләр очраша башлый. 

– 2012 елның салкын гыйнвар көне иде ул. Шул көннән башлап, мин Иске Карамалы юлына кар да, тузан төшәргә дә ирек бирмәдем, – ди бәхетеннән балкыган Рәзил. – Ул чорда Иске Карамалы юлы җимерек, гел тишек-тошыктан гына тора иде. Гөлназ Яр Чаллыда эшли, шулай да авылга кайтырга җай таба иде. Бер елдан артык йөрдек без. Бер көнне Гөлназга: “Болай озак йөреп булмый, җитәр. Әйдә өйләнешәбез!” – дидем. Ул: “Мин дә шулай дип уйлый башлаган идем инде”, – дип шаккаттырды, – ди Рәзил Ярмөхәммәтов. 

Рәзил барлык туганнарын җыеп кызның кулын сорарга килә. 2014 елның августында Гөлназ һәм Рәзил Ярмөхәммәтовлар башта никах укыта, аннан шаулатып-гөрләтеп кызыл туйларын үткәрәләр. Гөлназ авылга кайтып, “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Бүген ул өлкән тәрбияче вазыйфаларын башкара. Рәзил исә “Хуҗалык тәэмин итүе” оешмасында машина йөртүче булып эшли. 

Килен-кайнана

 дуслыгы

Бүген бик күп яшьләр төп йортта яшәүдән курка. Әле очрашып йөри башлаганчы ук “мин синең әти-әниең янында яшәргә җыенмыйм”, “туйдан соң ук чыгып китәбез”, “башта фатир ал” дип, үз таләпләрен куючы кызлар күп. Ә Гөлназ бик шатланып төп йортка килен булып төшә.

– Гөлназыбыз гаиләбезгә матур итеп, ачык йөз белән килеп керде. Аны барлык туганнарыбыз да бик ярата, хөрмәт итә. Ул үзе дә аларның һәркайсын кайгыртып яши. Әз генә күренми торсалар: “Фәния апа нишләп килми микән? Дамира апалар да кайтмый әле. Рәзилә апа бүген килмәде”, – дип өзелеп тора. Гөлназ килен булып төшкәндә өебез дә бәләкәй иде. Кызым белән бергәләп ашарга пешерәбез, нишләсәк тә, икәүләп башкарабыз, бусы – синеке, бусы – минеке дигән әйбер юк. Кибетләргә дә икәүләп барып, иркенләп йөреп кайтабыз. Күпвакыт алган киемнәрен дә “Әни, кара әле, килешәме?” дип иң элек миңа күрсәтә Гөлназ. Шөкер, бик акыллы, тәрбияле бала Гөлназым. Кода-кодагыйларыма шундый кыз тәрбияләп үстергәннәре өчен рәхмәт укып яшим, – ди Фирая апа, шатлык яшьләрен сөртеп. 

Яшьләр дә әниләре белән бергә яшәүләренә шат. Гөлназның әнисе Филиза да иренең әнисе белән 33 елдан артык бергә гомер итә. Әтисе Вәсим дә әбекәйләре Хөллиянең бердәнбер улы булган. Димәк, Гөлназ әнисенең язмышын кабатлаган.

– Әбекәйле йорт матур бит ул. Шөкер, әниебез балаларны карарга, тәрбияләргә булыша. Мин олы улыбыз Илданга 1 яшь тулгач, аны әнигә калдырып эшкә чыктым. Каядыр китәсе булса да балалар әни янында кала. Бер борчусыз иркенләп йөреп кайтабыз. Өйдәге эшләрне дә һәрвакыт икәү бүлешеп башкарабыз. Ачык ишектән чыгып китәбез, ачык ишеккә кайтып керәбез, – ди Гөлназ. 

– Шөкер, кода-кодагыйларым да бик яхшы кешеләр. Карт кодагыебызга кадәр Рәзилнең килүен сагынып көтеп тора! Рәзиләмнең тормыш иптәше Изхар киявебез дә бик акыллы, ачык күңелле. Килеп керсәң: “Әби, утыр. Әйдә, чәй эчәбез. Хәлләрегез яхшымы?” – дип өзелеп тора. Бәхетемә күзләр тимәсен! Үземнеке ничек тә узган инде, бүгенге матур тормышыбызга сөенеп, исән-сау яшәргә насыйп булсын, – ди Фирая апа.

Авылда калуыбызга сөенәбез

– Өйләнешеп бергә яши башлау белән яңа йорт салу хакында уйлый башладык, – ди гаилә башлыгы Рәзил. – Авылда салабызмы, әллә Мөслимнән ихата алыйкмы, дип көненә ничә тапкыр сөйләшкәнбездер Гөлназ белән. Ихаталарны да карап кайттык. Ахыр чиктә шушы төп йортыбызда төпләнергә карар иттек. Биредә ихата әзер, каралты-кура да бар әле. Тәвәкәлләп, 2016 елда шушы йортыбызга нигез сала башладык.

Балаларның өй салырга нияте барлыгын Фирая апа бик шатланып кабул итә, әмма күңеле белән ышанып бетми.

– Икесе бер авыздан: “Шушы нигезгә өй салабыз, әни, монда яшәячәкбез”, дигәч, сөенсәм дә, ышанмадым. Андый олы эшләрдән мин куркам. Булдыра алырлар микән, ничек акча җиткерербез, каян мөмкинлекләр табарбыз, дип бик борчылдым. Ә балалар икәүләп сызымнар сызалар, йортлар карап кайталар да, анысын ертып атып, тагын сызалар. Икәүләп шулай мәш килделәр башта. Аннан йортның нигезе салына башлады. Кода-кодагыйларыбыз, бөтен туганнарыбыз булышты ул вакытта, – ди Фирая апа. 

Башлаган эш – беткән эш, ди халык. Өч ел дигәндә, өлкәннәр әйткәндәй, дала хәтле яңа йортны тулысынча өлгертә Ярмөхәммәтовлар. 2019 елда гаилә яңа йортларына аяк баса.

– Йорт салырга керешкәч, ике бала, әни һәм без бер ел Дамир абыйларның иске өендә яшәдек. Анда яшәгән чорны сагынып искә алабыз, – ди Рәзил. – Бәләкәй, кысан булса да, кунаклар да килеп йөрде, бик рәхәт яшәдек! Азия апа белән Дамир абый гел ярдәм итеп, безне кайгыртып яшәделәр. Авылда калуыбызга бер дә үкенмибез. Киресенчә, бик шатланып, рәхәтен тоеп яшибез. Бүген авылда да үзең теләгәнчә, бик яхшы яшәп була. Йортыбызда бөтен мөмкинлекләр дә бар. Гөлназым белән әниебез янәшәсендә бик сөенеп яшибез, – ди Рәзил, тормыш иптәшен кочаклап. 

– Авыл кызы бит мин. Югары уку йортында укыган, ике ел шәһәрдә эшләгән дәвердә шәһәр тормышыннан алҗыган идем. Шуңа Рәзилгә дә авылдан китмибез дип, беренче булып үзем әйттем. Йортыбыз артында гына кечкенә булса да сулык бар. Су буендагы агачларда иртә-кич кошлар сайрый. Кошлар сайравын тыңлау – үзе бер рәхәт! – ди йөзе бәхеттән балкыган Гөлназ. 

Бәхетебезгә күзләр тимәсен!

Гөлназ белән Рәзил Ярмөхәммәтовларның Метрәй авылында таллар куенына сыенып утырган йортын күргән һәркем биредә бәхетле гаилә яшәвен аңлыйдыр кебек. Йортлары да нурлы, үзләре дә бәхетле Ярмөхәммәтовлар! 

– Бәхетле булуның аерым сере, кагыйдәләре юк, – диләр Ярмөхәммәтовлар беравыздан (гаиләдә шулай, бер-берсен тулыландырып, ана әйтеп бетермәгәнне – килен, хатын сүзләрен ир төгәлли). – Сабыр булырга, бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Тормыш булгач, төрле вакыт булырга мөмкин, ачулы сүзне олайтып, дәвам итеп йөрмәскә кирәк. Без тормышыбыздан бик канәгать! Аллаһы Тәгалә шушы бәхеттән аермасын, бәхетебезгә күзләр тимәсен!

Гөлназның гадилеге, ачык йөзле булуы, Рәзилнең тәртипле, эшчән, шаян сүзле булуы яшьләрне бер-берсенә җәлеп итеп, бәйләп куйгандыр. Озакламый Гөлназ һәм Рәзил Ярмөхәммәтовлар кургаш (гөлчәчәк) туйларын – гаилә корып яши башлауларына 10 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Аллаһ насыйп итеп, бу көнне, бәлки, өченче сабыйлары да дөньяга беренче авазын салыр. Илдан белән Илназ да энеләрен түземсезлек белән көтә. Исем дә уйлап куйганнар. Бар теләкләре кабул булып, нурлы йортларында озын-озак еллар бәхетле гомер итәргә насыйп булсын Ярмөхәммәтовларга. Бәхетләренә күзләр тимәсен!

Фото - Ярмөхәммәтовларларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев