Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Кояш яшәгән йортта

Югары Табын авылында яшәүче Садриевлар гаиләсенең өч буыны бер йортта яши

Әзһәм абый белән Фәһимә апа 20 ел дәвамында уллары Сиренад һәм киленнәре Алсу белән тату гомер кичерә. Оныклар әби-бабай тәрбиясен алып үсә.

КИЧКЕ УЕН

Фәһимә апа белән Әзһәм абый 64 ел элек клубта кичке уенда танышалар. Бер авылда, бер урамда гомер иткән егет белән кызны танышалар дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Читтән генә берберсен күзәтеп йөргән яшьләр түгелеп ташыган хис-тойгыларын яшереп тора алмый башлыйлар. Шул көнне егет кызны озата кайта.

– Фәһимә ул чакта тулып пешкән 18 яшьлек бик чибәр кыз иде. Бүген дә яшьлек матурлыгын югалтмаган яраткан карчыгым ул. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда прицепщик булып та эшләде әле. Кечкенәдән тырыш һәм бик эшчән, миннән өч яшькә кече булса да, җебеп тора торган кыз түгел иде. Батырып эшләве, йомшак характеры, тыйнаклыгы, сөйкемлелеге белән үзенә каратты, – ди Әзһәм абый.

Фәһимә апа әйтүенчә, алар чорында танышулар авыл клубларында, аулак өйләрдә, кичке уеннарда булган.

– Әзһәм мине акыллы һәм сабыр булуы белән җәлеп итте. Ике ел очрашып йөрдек. Хәзер генә яшьләр бер ай күрешеп йөриләр дә тиз генә туй ясыйлар һәм көймәләре бик тиз комга терәлә. Очрашып йөргәндә, бер-береңне ныграк өйрәнәсең, сөйгән ярның кимчелекләре дә, уңай сыйфатлары да күренә, – ди Фәһимә апа.

ИКӘҮЛӘП – КОЛХОЗ ЭШЕНДӘ

Хезмәт юлын Вахитов исемендәге колхозында дуңгызлар карап башлаган Фәһимә апа декрет ялыннан соң сарыклар тәрбияләүгә күчә.

– Без яшь чакта колхозның маллары бик күп, саны-исәбе юк иде. Башта ике кешегә 200 сарык карадык, аннары сарыкларны 400гә җиткерделәр. Алга таба өч кешегә 800 сарык бүлеп бирә башладылар. Бәрәнли торган сарыклар бит әле! Җиңел эш булмады, сарыкчылыктан янәдән дуңгызчылыкка күчтем. Лаеклы ялга да шушы өлкәдән киттем, – дип сөйләде Фәһимә апа.

Фәһимә апа белән Әзһәм абый ихаталарында күпләп маллар тоталар. Ихата тулы мөгезле эре терлек, сарыклар, казлар, үрдәкләр, тавыклар!.. “Безнең дәвердә мал тотмаган кеше бик сирәк иде”, – ди өлкәннәр. Гаилә башлыгы гомер буе колхозда хезмәт куйган. “Мактаулы механизатор” һәм “Хезмәт ветераны” исемнәре юкка гына бирелмәгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыкларыннан тырыш хезмәтен бәяләп биргән Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының исәбе юк.

– Мин тракторда эшләгәндә, чөгендерне кара солы (овсюг) үскән җиргә утырталар иде. Чүп үләнен бетерү өчен махсус шулай эшләгәнннәр, күрәсең. Бер гектарга 22 килограмм чөгендер чәчтерәләр иде. Мөслимдә, күрше-тирә районнарда, Мәскәүдә узган съездларда катнаша торгач, тәки шул 22 килоны 4-5 килограммга калдыру бәхетенә ирештем. Чөгендер арасын эшкәртмәгән кеше бу саннарның аермасын аңламас. Агрономнар чөгендерне “бау сыман тишелсен” диләр иде, ә бу эшкәртү процессын катлауландыра. Тракторда чөгендер звеносында эшләдем. Бу төр культураны үзем утыртам, үзем эшкәртәм, азактан үзем үк ала идем, – ди Әзһәм абый.

1973 елдагы корылык Әзһәм абыйны Украинага барырга мәҗбүр итә. Шул кадәр ераклыктан колхозга салам алып кайталар!

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 25 июль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев