Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Кешене тыңла, үзеңчә эшлә!

Яшьлектә кавышып матур гаилә корган Үтәгәновлар шушы девиз белән яши.

Мәлләтамак авылында гомер итүче Марсила белән Кузьма Үтәгәновлар 40 елдан артык матур гомер кичерә.

Катнаш никах

Марсила апа – Нарат Асты авылы кызы. Тормыш иптәше Кузьма абый белән ул урып-җыю вакытында таныша.

– Авылдан китәргә талпынып карадым. Ике тапкыр шәһәргә укырга киттем, сагынып кире кайттым. Авыл җилләренең исе дә башка бит! Кузьма белән танышуыбыз бүгенгедәй истә. Зәй районыннан чем-кара чәчле, карлыган төсле кап-кара күзле егет ГАЗ-52 машинасында урып-җыюга килде. Минем “Кызыл Октябрь” колхозында савымчы булып эшләгән чагым. Бер күрүдә бер-беребезгә гашыйк булдык. Ул савымчыларны йөртә иде. Арбалы машинада, келтер-келтер килгән тәгәрмәч тавышын тыңлап, дәшми генә кайткан вакытлар да булды. Мин Кузьманың тиң ярым булуын беренче очрашуда ук йөрәгем белән тойдым, – ди Марсила апа.

Марсила башын югалтып гашыйк булса да, әнисе һәм карт әбисе бу никахка теше-тырнагы белән каршы була.

– Әбинең “Нәселдә булмаганны!” дип орышканы бүген дә онытылмый. Катнаш никахка безнең чорда башка караш иде шул. Ләкин без кеше сүзенә карамадык, үзебезчә эшләдек. Ярый әле, өлкәннәр сүзен тыңлап, аерылмаганбыз. Шөкер, бик бәхетле гомер кичерәбез. Кешене тыңла, үзеңчә эшлә икән ул! Безнең матур яшәгәнне күреп, Кузьманың яхшы кеше булуын аңлап, әни дә, әби дә хәер-фатыйхаларын бирде, – ди Марсила апа, елмаеп.

 

Дөрес адым

Марсила апа яшь чагында дөрес адым ясаганын бүген дә сөенеп искә ала. Кузьма абый белән аларның бер мәртәбә дә ныклап сүзгә килгәне булмаган.

– Урып-җыюга Мөслим районына җибәрәселәрен белгәч, анда язмышымны очратырмын дип күз алдына да китермәдем. Татар кызы димәссең дә: сап-сары чәчле, зәп-зәңгәр күзле кыз рус курчакларына охшаган иде. Бер-ике мәртәбә күрешкәч, бер-беребезне әллә кайчаннан белгән кебек аралаша башладык. Сиңа дигән кеше көтмәгәндә юлыңа очрый икән ул! Язмыш дими моны нәрсә дисең инде?! – ди Кузьма абый.

Керәшеннәрдә туйлар да, кыз сорау йоласы да үзенчәлекле үтә.

– Кузьманың әти-әнисе мине сорарга килгән көнне үк үзләре белән алып кайтып киттеләр. Борынгыдан килгән йола буенча, булачак килен кайнана йортында туйга кадәр ике ай яшәргә тиеш икән. Гореф-гадәтләргә каршы килеп булмый. Октябрь ае иде ул. Ике ай кайнана-кайната өендә торгач, ике якта да зурлап туй ясыйлар. Мине тормыш иптәшемнең әти-әнисе бик җылы каршы алды. Туганнары да якын иттеләр. Гомер буе бергә аралашып, матур итеп, аңлашып, дус-тату яшәдек. Салкын декабрьдә кавышсак та, ике арадагы ялкын бүген дә дөрләп яна, – ди Марсила апа.

Эше барның ашы бар

Декрет ялыннан соң яшьләр Мөслим районына кайтып яши башлый. Гаилә башлыгы катнаш азык әзерләү заводына тракторчы булып урнаша. Марсила район почта бүлегендә хат ташучы булып эшли башлый.

– Тормыш үз көенә агып, әкрен генә эшләп йөргәндә, Мәлләтамактан “Кызыл Октябрь” колхозы рәисе Шәкүров абый килеп керде. “Эшче куллар җитми. Әйдә, авылга кайтыгыз! Шәп өй дә бирербез”, – диде. Без рәисне тыңлап авылга кайттык. Нарат Астында туып үскәч, туган авылыма терәлеп торучы Мәлләтамакка кайту минем өчен зур сөенеч булды, – ди Марсила апа.

Кузьма абый К-700 тракторын иярли, кирәк икән шофер эшен дә башкара. Лаеклы ялга да ул шушы колхоздан мактаулы исем белән чыга. Үтәгәновлар гомер буе күпләп мөгезле эре терлек, тавык-чебеш тота. 

– Колхоз эшеннән куркып тормадык. Марсиланы тырыш, мөстәкыйль, үҗәт булганы өчен яратканмындыр. Ул чаялыгы белән дә башка савымчылардан аерылып торды. Ярдәмчел, киң күңелле булуына да игътибар иттем. Батырып эшләүче хәләлем фермада сыерлар сауды, дуңгызлар да карады. Өйләнешкән мәлне шәһәрдә яшәп алдый, төзелештә шофер вазыйфаларын башкардым. Марсилам авылны көннән-көн ныграк сагынгач, авылга кайту турында уйлана башладык һәм, тәвәккәлләп, Мөслим районына кайттык. Мөслим матур табигате, киң күңелле халкы белән дан тота, шуңа Мөслимне сайлаганбыздыр, – ди Кузьма Үтәгәнов.

Әти-әни горурлыгы

Язгы чәчү, урып-җыю чорында газета битләрендә, социаль челтәрләрдә бирелүче “сводка”ларга игътибар итәсездер. “Туган як” агрофирмасы механизаторлары – бертуган Евгений һәм Марсель Үтәгәновлар – һәрвакыт алдынгылар рәтендә. Әлеге тырыш егетләр – Марсила һәм Кузьма Үтәгәновларның уллары.

Өлкәне Евгений 2008 елдан бирле “Чаллы икмәге” җәмгыятендә хезмәт куя. Эшкә урнашканнан бирле ул “Туган як” агрофирмасында язгы чәчү, урып-җыю компанияләрендә катнаша.

– Женя эшен погрузчикта башлаган иде. Балаларның уңышлары – әти-әни өчен иң зур сөенеч бит ул! Үз хуҗалыкларында югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторлар турында “Авыл утлары” газетасыннан укып торабыз. Алар арасында безнең улларыбызның да исемнәре булу – безнең өчен зур сөенеч. Туган җирдә кирәкле кеше булып яшәү, хезмәтеңне бәяләүләрен күрү – зур мәртәбә! – ди Марсила апа.

– Мин үземне белә-белгәннән бирле басуда инде. 4 сыйныфта укыганда, әти янына ярдәм итәргә бара идем. Мәктәптән кайту белән, тизрәк тракторга утырырга дип, дәресләрне дә карап тормыйча, әти янына ашыгам. Хуҗалык белән Илфак Талипов җитәкчелек иткән вакытта, трактор белән мәктәпкә килеп, мине эшкә сорап алып китәләр иде. Марсель энем 2017 елның декабрь аенда агрофирмага ярдәмчем булып килде. Мин ул вакытта “Нью-Холланд” комбайнында эшли идем. Тиздән ул комбайнга утырды, аннары минем сменщигым булды. Икебез дә бер тракторда эшләдек. К-744 тракторы агрофирмага 2017 елда кайткан иде, бүген дә шуны иярлибез. Җир эшен икебез дә яратабыз. Җир эшкәртәбез, агу сиптерү дә минем өстә. Агу сиптергеч белән быел бишенче сезон эшләдем. Быел агрофирмага өр-яңа ашлык җыю комбайны кайтты. Көйсезләнеп алса да, җаен таба алдык, – ди Евгений. 

Ишле гаилә тату була

Марсила апа да, Кузьма абый да – ишле гаиләдә үскән балалар. Туганнар күбрәк булган саен аралашу даирәсе киңәя, бәхет-шатлык арта, дигән фикердә Үтәгәновлар.

– Без гаиләдә биш бала үстек. Биш бала арасында бер мин генә сары чәчле булганмын. Әнкәйнең сеңлесенә охшатып, мине гел “бәләкәй Нәбирә” дип йөрттеләр. Ишле гаиләдә һәр эшне уртага салып, бергәләшеп эшли идек. Балаларны да кечкенәдән үк бер-берсенә терәк булырга, ярдәмләшеп, туган хакын хаклап яшәргә өйрәттек. Шөкер, һәркайсы матур гомер кичерә. Алар бәхетле булса, без дә бәхетле! – ди Марсила апа.

Кузьма абыйлар гаиләдә җиде бала үскән. “Җырдагыча, без әнкәйнең җиде шатлыгы идек, җиде борчуы булдык кайчакта”, – ди Кузьма абый, елмаеп.

– Балаларда туып-үскән җиргә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләдек. Шәһәрдә яшәсә дә, Женя агрофирма эшләрендә катнаша. Марсель улыбыз – Мөслимдә, кызыбыз Роза Яр Чаллы шәһәрендә гомер кичерә. Һәркайсы гаиләле, итәк тутырып балалар үстерәләр. Сигез оныгыбыз бар, һәркайсы кадерле! Бик тиздән тагын бер зур шатлыгыбыз булырга тора. Марсила белән тугызынчы мәртәбә әби-бабай дигән татлы хисне кичерергә әзерләнәбез. Килен бианай туфрагыннан ярала, диләр. Лилия дә, Алия дә үз кызларыбыз кебек якын. Киявебез Илнурны да үз улыбыздай кабул иттек. Зур гаилә булып, аңлашып яшәүгә ни җитә?! – ди Кузьма Үтәгәнов.

Ишегалды – гөлбакча

Марсила апа ел саен ишегалдын тутырып берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә. Чәчәкләр өчен генә ясалган аерым бакчасы бар. Анда җәй әйләнәсе берничә төрдә розалар, яраннар, георгиннар, петунияләр һәм башка бик күп төрле чәчәкләр күзләрне иркәләп утыра. 

– 2016 елда Тамьян авылыннан килен булып төштем. Иремнең әти-әнисен бер күрүдә яраттым. Алар миңа “кызым” дип кенә торалар. Безнең әти-әни кебек тырыш, уңган-булган кешеләр бик сирәктер ул. Әти, лаеклы ялда булса да, һаман эшләп йөри әле. Әниебез бакчаны гөл чүлмәге кебек карап тота, бакча тулысынча аның өстендә. Күпләп казлар, тавыклар, бройлерлар үстерә. Җәй буе авылда булабыз, атна саен кайтып йөрибез. Оныклар белән мәш килә әбиләре. Әби-бабай тәрбиясендә балалар да итагатьле, инсафлы булып үсә. Чәчәкләр аша матурлык дөньясын күрергә өйрәнәләр. Әниләрнең йортыннан кеше өзелми. Кода-кодагыйлар, туганнар, бәйрәмнәрдә бергә җыелып, мул табынлы өстәл артында кунак була. Әти белән әнинең шул рәвешле туганлык җепләрен саклап яшәүләре оныкларына да үрнәк булып тора. Мин бик рәхмәтле аларга! – ди Алия Үтәгәнова.

Гореф-гадәтләр онытылмый

Үтәгәновлар ел саен зурлап Пасха бәйрәмен билгеләп үтәләр. Олы көнгә әзерләнеп, оныклары белән йомыркаларны төрле төскә манып, бәйрәм сый-нигъмәтләре әзерли Марсила апа. 

– Әтиебез керәшен булгач, бу бәйрәмне билгеләп үтми калганыбыз юк. Кечкенәдән истә калган: бу вакытта безнең тавыклар йомырка сала башлый, сыерлар бозаулый иде. Сөт-майның күп чагы. Әти әбинең Пасхага кадәр өйне юып чыгаруын, бу эшкә күршеләр, туганнар ярдәмгә килүен сөйләгәне бар. Шундый бәйрәмнәр, аңа әзерлек, туганнарны, күршеләрне берләштереп, дус-тату яшәткән дә инде. Без дә Марсель белән инеш буеннан бөреләре кабарган тал ботакларын алып кайтып, тәрәзә яңакларына яисә сулы вазага куя идек. Бәйрәмгә бәйле йолаларны әти-әни бүген дә онытмый, – ди Евгений Үтәгәнов.

– Бердәмлек, дуслык, үзара аңлашу белән дәвам иткән тормыш елгасы әкрен генә ага шулай. Өлкәннәргә – хөрмәт, кечеләргә карата кайгырту яши бу нәселдә. Бәхетле кеше шулай башкаларны да бәхетле итәргә омтыла, – ди киленнәре  Лилия.

Фото – Үтәгәновларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев