Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Язмыш бүләге

«Сабырлык – бәхет нигезе», – ди Хәйруллиннар

Рәмилә һәм Таһир Хәйруллиннар яшәгән йорт әллә каян күзгә ташлана. Капка төбеннән үк биредә тырыш, эшсөяр кешеләр яшәгәне күренеп тора.

Мәхәббәт тарихы

Рәмилә апаны Мөслимдә белмәгән кеше сирәктер. Гомер буе сәүдә өлкәсендә эшләгән райондашыбызны “чибәр Рәмилә” дип йөртәләр иде. Еллар узып та яшьлек матурлыгын, сөйкемлелеген югалтмаган ул.

– Таһир белән беренче күрешкән көнем, танышуыбыз бүгенгедәй хәтердә. Хәрби хезмәттән кайткан төз гәүдәле, киләчәккә ышанычлы адымнар белән атлаучы, тыйнак елмаючы егетнең язмышын минем белән бәйләячәген күңелем белән сиздем, – дип искә алды Рәмилә апа.

Төркмәнстанда авиация гаскәрләрендә хәрби хезмәт итеп кайткан егеткә Мөслимдә бик күп кызлар гашыйк булса да, Таһир үзенә тиң яр итеп Рәмиләне сайлый. Дуслары: “Мөслимнең иң чибәр, иң тырыш кызын эләктердең бит, ә!” – дип, көнләшүләрен яшерми.

Яшьләр ике ел матур гына очрашып йөргәч, гаилә кора. Бөгелмә сәүдә училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз –“Универмаг”та, Таһир Мөслим коры сөт заводында шофер булып эшли башлый. 

– Тормышны шулкадәр яратып һәм яшисе килерлек итеп төзер өчен яныңда сине аңлаучы кеше булуы кирәк. Рәмиләм – язмыш бүләге. Йортыбызны, фундаментыннан башлап түбәсенә кадәр, беркемнән ярдәм сорамыйча икәү салдык. Нигезенә ташып торган мәхәббәтебезне, чиксез сабырлык һәм зирәклекне салып күтәрдек. Шуңадыр, бу йортта балалар тавышы тынып тормый. Бәхетле нигез булды, шөкер, – ди Таһир абый.

Бәхетле тормыш нигезе – хәер-фатиха

Рәмилә ике бианайлы йортка килен булып төшә. Кайнанасы Салиха апа Рәмиләне үз кызы кебек кабул итә. Шулай булмыйча, өч ул үстергән анага бик якын була килене.

– Әнкәй мине какмады-сукмады, ипләп кенә һәр эшкә өйрәтте. “Бик яраттым мин сине. Тәрбияңә мең рәхмәт!” дип бакыйлыкка күчте. Кайнанамның кайнанасын да тәрбияләп соңгы юлга озаттык. Битендәге миңе ертылып, яман шешкә әйләнгәч, аны бала караган кебек тәрбияләргә туры килсә дә, авырсынмадык. Ул да рәхмәтләрен әйтеп, хәер-фатихасын биреп китте. Өлкәннәрнең изге теләкләрен, рәхмәтләрен ишеткәнгә тормышыбыз көйле булгандыр. Таһир һәр эштә миңа терәк булды, – ди Рәмилә апа.

Ике кайнаналы йортта яшәү авыр булмады, дисә дә, яшь киленгә бал корты кебек эшләргә туры килүе беркемгә дә сер булмас. Дүрт ел бер түбә астында яшәгәч, яшьләр үз нигезләрен корырга теләп, әниләреннән ерак түгел йорт сатып алалар.

– Әллә ни иске дә, артык яңа да булмаган бәләкәй генә агач йорт алдык. Ул вакытта аның бәясе 3500 сум иде. Әкренләп ихатада яңа йорт җиткерә башладык. 1980 ел иде ул. Рәмилә белән икәүләп төзи торгач, 18 ел вакыт узып китте. 1998 елда яңа йортка күчү насыйп булды. Кул көче, маңгай тире тамган йортның һәр почмагы кадерле! Хәзер генә ул йортны берничә айда күтәреп куялар, элек йорт салу бөтен кешенең дә кулыннан килми иде, – ди Таһир абый.

Тырышлыгына гашыйк булдым

Рәмилә апа тормыш иптәше турында: “70 төрле һөнәргә ия, нәрсәгә тотынса – шуны эшли һәм ахырына җиткермичә туктамый”, – ди. Таһир абыйның һөнәрләре чынлап та күп. Эретеп ябыштыручы да, төзүче дә, балта остасы да, шофер да ул.

– Әгәр Таһирым булмаса, бу өйдә бер генә әйбер дә эшләнмәс иде. Аның берәр минут тик торганы бар микән?! Мал табучы, дөнья куучы тугры ир һәм зирәк әти ул. Бик тырыш! Шул тырышлыгына, эшсөяр булуына гашыйк булдым да инде! Әти дә бик ярата иде үзен. “Кияү” дип өзелеп тора иде. Печәнен дә бергә ташыдык, утынын да бергәләшеп алып кайттык, – дип, яшьлек елларын искә алды Рәмилә апа.

Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасына беренче “КамАЗ”лар кайта башлагач, җитәкчелек Таһир Хәйруллинны эшкә чакыра. Озак еллар шунда эшли Таһир абый. Лаеклы ялга ул юл идарәсеннән чыга. Анда ул 18 ел шофер булып эшли.

Балалар тавышы тынмасын!

Рәмилә апа белән Таһир абый бер малай һәм бер кыз үстергәннәр. Балаларының үз гаиләләре бар инде, әти-әниләрен алты онык белән сөендергәннәр. Рәмилә апа бүген үзе – кайнана. Төп йортта алар уллары Рөстәм һәм киленнәре Илсөяр белән яши.

– 24 ел элек шушы йортка килен булып төштем. Мин үземне бик бәхетле хис итәм. Беренче мәхәббәтем – тормыш иптәшем Рөстәмгә гомер бүләк иткән кешеләрне, аның әти-әнисен ничек яратмыйсың инде?! Әти белән әни балаларны үстергәндә дә беренче ярдәмчеләребез булды. Әби-бабай тәрбиясендә үскән оныклар тәүфыйклы, тәрбияле, акыллы була, диләр. Без аларга чиксез рәхмәтлебез. Әниебез бик сабыр, кеше хәленә керә, аңлый белә, сер сандыгыбыз ул безнең, – ди Илсөяр.

Рөстәм белән Илсөяр өч кыз үстерәләр. Зур кызлары Алсу узган атнада кияүгә чыкты.

– Таһир белән йортны махсус зур итеп салдык. Балалар рәхәтләнеп йөгереп йөрсеннәр дигән уй белән күтәрелгән йорт бу. Оныклар үсте, балачак хатирәләре күңелдә һәм фотоальбомда саклана, – ди Рәмилә апа, оныклары турында истәлекләрен барлап.

Чибәрлеге әсир итте

Рөстәм Илсөяр белән үзенең чыгарылыш кичәсендә таныша. Мөслимгә кунакка кайткан кыз туганнары белән бәйрәмгә килә.

– Залда утырган иң чибәр кызларның берсе иде Илсөяр. Бер-беребезгә тәүге күрүдә гашыйк булдык. Кичке бал шушы танышу белән истәлекле дә, кадерле дә булды. Себердән кунакка кайткан кыз йөрәгемне әсир итте. Бер ел буе хат алыштык. Илсөярнең мәктәпне тәмамларга тагын бер елы калган иде әле. Тормыш иптәшем итеп Илсөярне сайлаганыма бүген дә сөенәм. Тыныч, тыйнак, кулыннан бөтен эш тә килә Илсөярнең, – дип яшьлек елларына кайтты Рөстәм.

Илсөяр – Түреш авылы кызы. Әти-әниләре белән Себергә күченеп киткәндә, кыз да насыйбын Мөслимдә очратырмын дип уйламагандыр.

– Рөстәм белән алты ел очрашып йөргәннән соң мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә булдык. Еллар дәвамында сыналган мәхәббәт һәм үзара ихтирам белән корылган ныклы гаиләбез – безнең ышанычлы калканыбыз. Мәктәпне тәмамлагач, ерак чакрымнарны якынайтыйм дип, Әлмәт икътисад техникумына укырга кердем. Әлмәт белән Мөслим арасы Себер түгел инде! Очрашулар ешайды, укуны тәмамлагач, Рөстәм дә, мин дә югары белем алдык. Бүген җирлегебездә алган һөнәрләребез буенча хезмәт куябыз. Мин – “Агромастер” җитештерү компаниясендә бухгалтер, Рөстәм кошчы Дамир Шәңгәрәевтә инженер булып эшли, – ди Илсөяр.

Бәхет өчен күп кирәкми

Рәмилә апа белән Таһир абыйның кызлары Эльвира да, әнисе һөнәрен сайлап, сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Тормыш иптәше Айдар Мөслим лицеенда укыта.

– Әти белән әнинең үзара мөнәсәбәтләре безнең өчен һәрвакыт үрнәк булды. Абыем Рөстәм белән безнең дә шундый матур һәм тату гаиләләребез булсын иде, дип тели идек. Аллаһның “амин” дигән чагына туры килгәндер, абыем да, мин дә бәхетле гаиләләр кордык. Безгә әнинең сабырлыгы гына җитеп бетми кайчак, – дип елмая Эльвира.

Эльвира аш-суга, кул эшләренә дә оста. Айдар белән өч балага гомер бүләк иткән алар.

– Бездә – футбол командасы: шөкер, өч улыбыз – өч терәгебез бар. Спортны бик яраталар. Футбол, хоккей буенча ярышларда улларымның җиңүләре бездә горурлык хисләре уята. Егетләрнең бүлмәләре медальләрдән генә тора бугай, – дип уллары белән горурланып сөйләде Айдар.

Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр. Кияү дә кайната туфрагыннан ярала икән! Айдар да бабасы үрнәгендә хәләле гаиләсенә ярдәм итеп яши.

– Әни безгә кунакка килгәч, ятып торса, Айдар кияү: “Әби, башыңа җайлы булсын әле”, – дип аның баш астына мендәр салып, аны уңайлы итеп кабартып куя иде. Кызым белән һәр эшне үзара аңлашып, киңәшләшеп эшлиләр. Бер-берсен ярты сүздән аңлап яшәгәннәре өчен бик сөенәбез. Әти-әни өчен балаларның бәхетле булуы – иң зур бәхет! – ди Рәмилә апа.

Әтиле йорт – нурлы йорт

Тигез канатлы гаиләдә үскән балалар әти-әниләре өчен өзелеп тора.

– Әтиле кеше – иң бәхетле кеше! Аллаһ шушы бәхеттән аермасын иде. Кечкенә вакытта әтине күрү бер сөенеч иде. Ник дисәң, без йокларга ятканда әти әле кайтмаган, ә иртән торганда инде эшкә киткән була иде. Гел юлда булды әтиебез. Лаеклы ялга чыккач та, тик ятмыйм дип, “Газель” алып Краснодар, Мәскәү шәһәрләреннән йөк ташыды. Әти-әнигә парлы гомер, тигез картлык насыйп итсен Аллаһ, – ди Эльвира.

– Хатын-кызның гаиләдә роле зур булса да, ир-атны хөрмәт итәргә, юл куя белергә кирәк. Беркемнең дә алдына бәхетне китереп куймыйлар. Икең бергә төзегән тормыш кадерле була. Тормыш булгач, төрле хәлләр булырга мөмкин, вакытында дәшми калу да, телсез-чукрак булу да кирәк. Сабырлык – бәхетнең нигезе. Балаларның гаиләләре имин булуда әти-әни сүзе дә зур роль уйный, – ди Рәмилә апа.

Галәмдәй киң күңелле Хәйруллиннар гаиләсеннән әйтеп бетергесез җылылык, нур бөркелә. Бәхетнең тормыш белән бер яссылыкта тибрәлүен аңлап, һәр көннең кадерен белеп, булганына шөкер итеп яши белә алар.

Фото – Хәйруллиннарның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев