Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Яшьлек әле үтмәгән

Матур гаилә – авыл күрке, дип белми әйтмиләр

Крәш. Шуран авылында гомер итүче Таисия һәм Рим Шәрәфетдиновлар парлы тормыш юлының 63нче язын каршы ала.

– Таисия – Минзәлә районының Түбән Юшады авылы кызы. Безнең авылга кунакка килгәч, аны күреп, гашыйк булдым. Көзге чор. Төнге сменадан туңга сөреп кайтып киләбез. Юл кибет аша уза. Кибеткә сугылып чыгам дигәндә күреп алдым мин аны. Беренче көнне үк озата кайттым. Чибәр һәм бик акыллы иде ул. Шундый кызга ничек гашыйк булмыйсың инде?! – дип искә ала Рим абый.

Рим белән Таисия өйләнешкәндә, кызга 18 яшь тула. Гаилә башлыгы озак еллар тракторда, комбайнда эшли. Кыш көне тимерчелектә техника ремонтлау белән мәшгуль була.

– Минем әти-әнием – керәшеннәр, Римнең әнисе – керәшен, әтисе татар булган. Гаиләбездә элек-электән православие динендәгеләргә хас бәйрәмнәрне үткәрү гадәте яшәп килә. Пасха, Покрау, Троица, Раштуа бәйрәмнәрен көтеп алабыз. Һәр бәйрәм, һәр йола, гадәт – үзенә күрә тәрбия чарасы да. Балаларыбыз да, шөкер, тәрбияле, инсафлы булып үстеләр. Биш балага гомер бүләк иттек, алты оныгыбыз бар, – ди Таисия апа.

Рим абый кечкенәдән зур сынаулар аша уза. Әбисе килененең керәшен булуын өнәмичә, улы белән араларын өзеп, яшьләрне аера. Шулай итеп 2 яшьлек Рим әтисез кала. “Әтисез үссәм дә, аралашып яшәдек. Үги әнием Зәйтүнә апа бик әйбәт иде. Кайчан килеп керсәм дә, кунак итте. Аларның балалары белән дә дус, тату булдык, аралашып, туганлык җепләрен саклап яшәдек”, – дип искә ала Рим Шәрәфетдинов.

Рим абый Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның Мөслимдә эшләгән чорын да яхшы хәтерли.

– Минтимер Шәриповичның Мөслимгә эшкә кайткан вакыты иде. Ул безне дүрт ай механикалаштыру буенча укытты. Авыл хуҗалыгы машиналары белән идарә итү, аларны эксплуатацияләү буенча белем бирде. Тамырлы берле куйган иде ул миңа. Дәрес 8.00 сәгатьтә башлана, ә мин 8.00дә Крәш. Шураннан чыгып кына китәм. Техника юк вакыт. Авылдан район үзәгенә ничек вакытында төшеп җитмәк кирәк?! Шуның өчен алынган "бер"ле иде ул. Дәресләргә соңга калсам да, әйбәт укыдым. Ил башлыгының мине мактап, имтиханда "биш"ле куйганына ничек сөенгәнемне белсәгез! Имтиханнан соң барыбызны да язгы чәчүгә эшкә җибәрделәр, – ди Рим абый.

Шәрәфетдиновларның ике кызлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хезмәт куя. Яр Чаллыда яшәүче уллары әтиләре кебек техникага мөкиббән. Тагын бер кызлары Приют. Шуран авылында башта – мәктәптә, соңыннан балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.

Таисия апа белән Рим абыйның бер-берсенә булган саф хисләре бүген дә аларны җылытып яши. Үз куллары белән җиткерелгән йортта һәрнәрсә уңган хуҗа кулы белән булдырылган. Тугызынчы дистәләрен ваклап килсәләр дә, Шәрәфетдиновлар бүген дә бакчада казынырга, кош-корт асрарга ярата.

– Матур яшәдек, тату яшәдек! Балалар безнең оршышканны, бер-беребезгә ямьсез сүз әйткәнне ишетмәде. Гаиләнең ныклы булуы ирдән дә, хатыннан да тора. Хәзер яшьләргә сабырлык җитми. Таисиям яшь кенә булса да, акыллы, тыйнак булуы белән таң калдырды. Ул бүген дә яшьлектәге төсле. Яшьлек әле үтмәгән, – ди Рим абый.

Лилия Шәймиева репортажы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев