Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Гаилә

Яратулар булсын гомерлек!

Гөлсинә һәм Олег Пискуновлар – матур тормыш юлы үткән үрнәк парларның берсе.

Катнаш гаиләләрнең үзара дус, ике милләтнең дә гореф-гадәтләрен танып, үтәп, кабул итеп яшәүләре бик матур күренеш. Яңа Усы авылында яшәүче Пискуновларда да шундый атмосфера хөкем сөрә. 1977 елда Мөслим районына юллама буенча эшкә килгән кыз булачак тормыш иптәшен – сөеп туймас ярын шушы җирлектә таба.

Ишле гаилә – 

бәхет бишеге

Гөлсинә апа – Актаныш районы кызы. Түбән Гәрәй авылында алты кызлы гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз салган. Үзеннән соң туган дүрт сеңлесенә күз-колак булып, йорт-ихатадагы һәр эшне җиң сызганып эшләп, әти-әнисенең иң зур терәге була ул.

– Мин гади колхозчы гаиләсендә үстем. Әти – ветеринар, әнием колхозда терлек караучы булып эшләде. Әни башка эшкә урнашу турында уйламагандыр да. Чөнки гаиләбез ишле, алты кызны үз җае белән карап, ашатып, тәрбияләп янәдән эшкә китәргә кирәк. Үзебез дә әни янында фермада үстек: көтү көттек, бозаулар карадык, сыер саудык. Үземне белә-белгәннән бирле әни янында кайнаштым. Безнең чорда бөтен эшне көянтә-чиләк белән эшлиләр иде. Шунысы рәхәт булды: ферма эшеннән бушый алмагач, чөгендер эшкәртү кишәрлеге бирмәделәр. Гаиләбезнең ишле булуына әти-әни дә, апа-сеңелләрем дә сөенә иде. Күмәк эш тау күчерә, диләр бит. Без һәрвакыт бердәм булдык. Шушы бердәмлек дигән төшенчәне үзем гаиләле булгач та, тормыш девизы итеп сайладым, – ди Гөлсинә апа.

Гөлсинәгә кечкенәдән ир-ат эше күңеленә якын була. Апасы өйдәге эшләрне контрольдә тотса, Гөлсинә әтисе белән утынын да кисә, печәнен дә чаба, утынын да яра.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев