Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Гаиләм – гаҗәеп галәм

Зариповлар – тормышларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган парлы укытучы гаиләсе

Эльвира белән Эльвирны мәктәп кавыштыра. Ул вакытта Эльвираның гаилә хәлләре буенча Мөслимгә кайткан вакыты була.

– Казан дәүләт педагогия университетының филология факультетын тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренең 42нче гимназиясендә хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Бер ел укытканнан соң, әни: “Мөслимгә кайт! Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул!” – диде. Әни хаклы булып чыкты. Борынгылар белми әйтмәгән: җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел, дигәннәр бит! Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә 1997 елда инглиз һәм рус телләре укытучысы булып эшкә кайттым. Бүгенге көндә дә яраткан мәктәбемдә хезмәт куям. Шул ук елны мәктәпкә информатика, физика укытучысы булып булачак тормыш иптәшем Эльвир да кайтты, – дип искә ала Эльвира.

Эльвираның үзе укыган мәктәпкә укытучы булып кайтуына остазлары да сөенә. Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган кыз үз урынын туган мәктәбендә таба.

“Эш берләштерде”

Яшь укытучыларны мәктәп сукмаклары, мәктәп диварлары гына түгел, эш, уртак фикерләр дә берләштерә.

– Эльвира беренче күрүдә үк күңелемне җәлеп итте. Креатив идеяләре белән янып торган, үҗәт, үз дигәненә ирешә торган бик кыю кыз иде ул. Мин аңа дәрескә материаллар тупларга, индивидуаль карточкалар әзерләргә ярдәм итә идем. Бер-береңне хөрмәт итү, үзара ярдәмләшү әкрен генә мәхәббәткә әверелде. Ике ел очрашып йөрдек тә гаилә кордык. Ике улыбыз – терәк-таянычларыбыз үсеп килә. Безнең икебез өчен дә беренче урында эш булды. Яшьлектә сайлаган һөнәргә тугры калып, намус белән хезмәт кую – иң зур бәхет! Безгә икебезгә шулкадәр уңайлы, бер-беребезне ярты сүздән, ярты караштан аңлыйбыз, – ди Эльвир Фатыйхович.

Ул чор укучылары яшь укытучыларның дәресләре бик җанлы, кызыклы үтүен дә билгеләп үтә.

– Инглиз телен җиңел фән димәс идем. Тик Эльвира Мансуровна чит телне дә үзгә итеп аңлатыр, без аның авызына гына карап утырыр идек. Безнең сыйныфтан берничә кыз укуларын шушы юнәлештә дәвам итте. Ә аның тормыш иптәше информатика фәнен укытканда, мәктәпкә күп кенә җиһазлар кайтты. Фәнне практик яктан да үзләштерә алдык, – ди укучысы Эльмира Хәйбрахманова.

Бишектән ләхеткәчә гыйлем ал

Эльвира Мансуровна һәрдаим белемен арттыру өстендә эшли.  Дөньякүләм билгеле “Макмиллан” нәшриятының инглиз теле укытучылары арасында үткәргән росиякүләм “Teach Global Think Local” (“Тич Глобал Финк Локал”) конкурсы җиңүчесе буларак, Ирландиянең Irish College of English (Айриш Колледж оф Инглиш) мәктәбендә стажировка үтүе, Татарстан хөкүмәтенең “Алгарыш “ проекты кысаларында Грант отып, Бөекбританиянең EF (Эдьюкейшн Фест) мәктәбендә белем арттыруы шуның кайбер матур мисаллары булып тора.

– Инглиз теле укытучысы буларак, бу сәфәрләр минем өчен бик отышлы һәм файдалы булды. Алдагы белем һәм тәрбия эшчәнлеген оештырүда, укучыларымның күп кенә сорауларына җавап табуда, үз-үземне чын инглиз теле укытучысы итеп тоеп яшәүгә бик көчле этәргеч булды. Көндәлек тормышта бары тик инглиз телендә аралашу, аның әйтелешенә игьтибар итү, инглиз теле мохитенә чуму һәм төрле милләт кешеләре белән аралашу, дуслашулар күңелдә канәгатьлек хисләре тудырды. Чит илләрнең инглиз телен үзләштерү үзәкләрендә белем арттыру хыялым булып кына калмады, тормышка да ашты, – ди Эльвира Зарипова.

Алма агачыннан ерак төшми

Зариповларның уллары да әти-әниләренә охшап үҗәт, максатчан булулары белән аерылып тора. Өлкәннәре Салаватка – 23 яшь. Бүгенге көндә ул Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының магистратурасында белем ала. Көндезге бүлектә белем алуы белән бергә, егет сәнәгать объектларында тикшерү эшен алып бара: илебезнең төрле шәһәрләрендә завод биналарына экспертиза үткәрә.

Икенче уллары Искәндәр бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 11нчы сыйныфында укый. Ул – “Мөслим егете-2024” титулына ия егет!  Искәндәр шулай ук Мөслим сәнгать мәктәбенең “МИрас” вокаль-инструменталь ансамбленең бас-гитарачысы да! Җәй көннәрендә егетебез, “Иҗат” Биләр-Форум “Сәләт” лагеренда ял итеп, төрле мастер-классларда, иҗади лабораторияләрдә катнашып, һөнәрләрен арттыра.

Зариповларның йортларында киштә-шкаф тулы китап! Эльвир белән Эльвираның хәтер сандыгы тулы яшьлек хатирәләре...

– Безнең мәгариф өлкәсенә тартылуыбыз кандадыр, мөгаен. Эльвирамның әнисе Венера Зәкиевна танылган математика укытучысы иде. Мәрхүмә әбинең бертуган сеңлесе Рәҗибә Шәрифуллина шулай ук укытучы, тәрбияче булып эшләде. Бүгенге көндә ул лаеклы ялда. Үземнең сеңлем Эльвина шулай ук укытучы һөнәрен сайлады. Бүген ул Әлмәт шәһәренең гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта, – диде Эльвир.

Яраткан күңелдә ялган булмый

Әлеге сүзләрне Зариповлар үзләренең тормыш девизы итеп алганнар. Гаиләдә үзара ихтирам, мәхәббәт, аңлашу, күзгә күренмәс, ләкин тоеп булырдай бер идиллия яши.

– Тормыш иптәшем белән икебез дә табигатькә гашыйк ике җан без. Табигатьнең гаҗәеп матурлыгыннан илһам, яшәргә яңа көч һәм дәрт алу күпләргә хастыр ул... Миңа Җир-анабыз әйтеп бетергесез энергия, яшәү дәрте, көч бирә. Туган ягыбызның мәтрүшкәле аланнары, чәчәкле болыннары, яшеллеккә күмелгән җиләкле тау битләре, иксез-чиксез кырлары мине тагын да канатландыра, яшәртә. Иртән тыныч күңел белән яраткан эшемә, укучыларым янына чыгып китәм. Эштән соң барыбыз да сөенә-сөенә, ашыга-ашыга өебезгә кайтабыз. Кичке табын артында һәрберебез көндәлек яңалыклары белән уртаклаша. Моннан да зуррак бәхет бар микән бу дөньяда?! Өебезнең һәр почмагы миңа кадерле. Үземнең өй атмосферасы якын минем күңелемә, шул атмосфераны җаным-тәнем белән яратам! – ди Эльвира.

– Янда да, җанда да бер үк кеше булу – зур бәхеттер. Менә 24 ел, кулга-кул тотынышып, үзебез сайлаган сукмактан абынмыйча атлыйбыз. Балаларга мәхәббәт, уртак хезмәт, уртак фикерләр безне бербөтен итте. Читтән карап торганда ике төрле кеше кебек күренсәк тә, эшләребез, уйларыбыз, хисләребез уртак безнең. Яраткан күңелдә ялган була алмый, – ди Эльвир.

Һәр эшне – бергәләп

Зариповлар хуҗалыкта да һәр эшне уртаклашып, “синеке-минеке”нә бүлмичә, бергәләп башкаралар. Быел да күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр. Хуҗабикә спортның йөзү, чаңгы, тимераякта шуу кебек төрләрен үз итә.

Мәхәббәтсез гаиләне тамырсыз агачка тиңлиләр. Сөю яшәгән гаиләдә матур, сәләтле балалар туа, гаиләдә шатлык яши диюләре хактыр. Яшьлектә табышып кавышкан парның кичләре дә күңелле уза.

– Искәндәр белән Эльвира дәресләрне әзерләп, алдагы көнгә планнарны тутырып бетергәч, безнең кулга музыкаль инструментлар күчә. Улыбыз кулына гитара ала, без кушылып караоке җырлыйбыз, – ди Эльвир, тормыш иптәше белән горурланып.

Тату гаиләгә кайгы керми

– Һәр кешегә үз гаиләсе кадерле булган кебек, миңа да тормыш иптәшем, балаларым бик якын. Авырганда иң беренче ярдәмгә килүче дә, һәрвакыт таяныч булып торучы да, кайгыртучы, яклаучы да ул – кешенең гаиләсе. Гаиләнең татулыгы да, бөтенлеге дә күп очракта хатын-кыздан, аның зирәклегеннән, сабырлыгыннан тора, – ди Эльвира.

Эльвир Зарипов бүгенге көндә район мәгариф бүлегендә мәгълүмати  технологиялар буенча методист булып эшли, Мөслим лицеенда физика фәнен укыта. 

– Укучыларның мәшәкатьсез мәктәп еллары – кеше тормышындагы иң якты мизгелләрнең берсе. Истә калган, әти гел әйтеп килә иде: “Укытучы – иң бай кеше, аның бөек исеме, белеме, укучылары бар. Үзең белгәнне башкаларга өйрәтү – зур савап” дип. Укытучыларга элек-электән хөрмәт белән карасалар да, без кечкенә чакта “апа”, “абый” дип эндәшәләр иде. Бүген укытучыга исеме, әтисенең исеме – отчество белән дәшәләр. Бу – зур хөрмәт билгесе дип уйлыйм, – ди Эльвир.

Укытучы белән укытучы кавышкан гаиләләр аеруча нык буладыр.  Зариповлар – шуның ачык мисалы. Беренче чиратта, мөгаллимнең  гаиләсе һәм ул үзе дә башкаларга үрнәк булырга тиеш.

– Укытучы балаларны яратырга, һәрберсен тигез күрергә тиеш. Укучыны шелтәләгәндә, беркайчан да аны “надан”, “бернәрсә дә белмисең”, “киләчәктә синнән кем чыгар” кебек сүзләр белән кимсетергә ярамый. Иң начар укучы да бу тормышта зур уңышларга, югары биеклекләргә ирешергә мөмкин. Баланың күңелен сындырудан, өметләрен челпәрәмә китерүдән куркырга кирәк, – ди Эльвира.

Әти-әниең укытучы булганда, начар билге алу килешми шул! Зариповларның уллары да укуда сынатмый, яхшы өлгереш белән бара. 

Зариповлар – җирлектәге дус, тату, матур гаиләләрнең берсе. Яраткан эшләрен маяк итеп, гаиләгә дә, балаларына да вакыт табып, күңелләре кушканча, бер-берсен яратып һәм кадерләп кенә яшәүләре белән үрнәк алар!

Фото: Зариповларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев