Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Гаилә - бәхет агачы

Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур.

Ир-ат агач та утыртырга, малай да үстерергә, йорт та салырга тиеш, дигән сүзләр Катмыш авылында гомер итүче Рәис абыйга атап әйтелгәндер төсле. Фиразия апа белән Рәис абый Мөхәмәтҗановлар 52 ел иңгә-иң куеп бәхетле гомер кичерәләр.
Фиразия апа – Бүләк авылы кызы. Булачак тормыш иптәше Рәис белән ул Катмыш авылына туганнарына кунакка килгәч таныша. Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлаган 17 яшьлек сылу кызга Вильнюс шәһәрендә өч ел авиация гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан егет бер күрүдә гашыйк була.

– Ике ел очрашып йөрдек тә, матур итеп туй иттек. Ул вакытта Зәки Исламович килен төшерергә дип, үзенең УАЗ машинасын биргән иде.
Безнең заманда артык купшы туйлар юк иде бит ул. Шул бер УАЗ һәм кунаклар өчен тагын бер йөк машинасы булды. 1970нче елның 9 июль көнендә ленталар белән матур итеп бизәлгән туй машинасында урам әйләндек, – дип искә ала Рәис абый.
Армия хезмәтеннән соң Рәис абый ике ел Казанда һөнәр училищесында укып, эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән була. Лаеклы ялга чыкканчы ул дүрт дистә елга якын район “Сельхозтехника” оешмасында шофер, эретеп ябыштыручы булып эшли.
Мактаулы хезмәте өчен Хезмәт даны ордены белән бүләкләнә.

– Рәис мине гадилеге, тыйнаклыгы белән җәлеп итте. Катмыш авылына килен булып төшкәндә, йортта каенана, каенананың бертуган апасы, каенатам бар иде. Алар мине бик җылы кабул итте. Бераздан Рәисемнең бертуганы Өлфәт армиядән кайтты. Ул да гаилә корды. Бер йортта ике килен яшәдек. Дус-тату булдык. Әле дә ул еллар сагындырып искә төшә. Күңел киңлеге белән йортның кысанлыгы сизелмәде дә. Һәр яшь гаиләдә бер-бер артлы сабыйлар аваз салды. Оныклар үстерүдә әткәй белән әнкәй төп терәк, төп ярдәмчеләребез булды. Диндә булсалар да, “килен, яулык бәйлә”, “кыска итәк кимә”, “аяк-чабуларыңны каплап йөр” дип бер мәртәбә дә әйткәннәре булмады. Өлкәннәр беркайчан без – яшьләрнең тормышына кысылмадылар. Киресенчә, ярдәм итеп, балаларыбызны карашып, без эштән кайтуга аш пешереп көтеп тордылар, – дип, яшьлек елларын исенә төшерде Фиразия апа.
Мөхәмәтҗановлар тырыш, уңган гаилә буларак, бүген дә һәр эшне киңәшеп эшлиләр. Яшелчәсен, җиләк-җимешен үстерәләр, кышкылыкка күпләп кайнатма-компотлар, салатлар әзерлиләр. Авылда матур булып балкып утырган йортның капка төбеннән үк биредә чиста-пөхтә, ихаталары, йортларына тузан бөртеге дә кундырмыйча чиста тоткан уңган кешеләр яшәвен күрсәтә.

– Әтиебез эшкә иртүк чыгып китеп, караңгыда гына кайткач, без, йокыга китеп, аны күрми дә кала идек. Сагынып көтеп алуыбыз, тупсадан кочагына атылып йөгерүебез бүген дә истә. Әтинең гомере гел юлда үтте. Ферма җиһазларын, саву аппаратларын эретеп ябыштыру, ферма техникаларын монтажлау өчен төрле авылларга чыгып китәр иде. Салкын кышларда техникалары сүнеп, юлда
калган чаклары да аз булмады. Әти белән әнинең бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтенә сокланып үстек. Өйдә тавыш-гауга булганын хәтерләмибез. Үзебез дә тормышта әтигә охшаган кеше сайларга тырыштык, аларның йөзләренә кызыллык китермәдек, – ди кызлары Гөлнара.
Рәис абый белән Фиразия апа биш балага гомер бүләк иткән. Дүрт кызлары да тормышларын саннар дөньясы белән бәйләп, бухгалтер, икътисадчы һәм технолог һөнәрләрен үзләштергән. Уллары Нияз политехника институтын тәмамлаган.

– Дүрт балабызны каенанам белән каенатам карап үстерде. “Әби детсадында үстек без” дип әйтергә яраталар балалар.
Бары тик төпчек кызыбыз Эльзаны гына Рәис белән икәүләп иркенләп үстердек. Әби белән бабай тәрбиясендә үскәнгәдер, акыллы, олысы-кечесенә карата мәрхәмәтле, итагатьле булып үсте балалар. Әти-әни өчен иң зур бәхет – тәрбияле, тәүфыйклы балалар. Инде Ходай алдагы көннәрдә дә гомер көзләрендә тигезлек бирсен, – ди Фиразия апа.
Үзләре гомер иткән йортны Рәис абый 1982 елда салып керә. Еллар үткән саен йортка кирпечтән янкорма төзелә. Иркен, заманча җиһазланган йортта бәйрәм һәм ялларда балалар, оныклар тавышы тынып тормый. Оныклар саны җидегә җиткән!

– Бәхетле гаилә – җирдә җәннәтнең чагылышы, диләр. Чын бәхетне кеше гаиләдә таба. Без башта канат очырган гаиләдә, аннары үзебез корган гаиләдә бәхетебезне таптык. Бу бәхетне әти-әниебез белән озак еллар уртаклашып яшәсәк иде, – ди төпчекләре Эльза.
Мөхәмәтҗановлар гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Сабырлык һәм татулык, үзара хөрмәт һәм мәхәббәт белән корылган гаилә корабының җилкәннәре алга таба да сынауларда сынатмасын!

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев