Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Гаилә

Бер күрүдә яраттым!

Гөлҗүдә һәм Рәшит Гафуровлар – Баек авылының хөрмәтле кешеләре.

Өч балага гомер бүләк иткән әти белән әни бүген дә яшьлектә булган саф хисләренә тап төшермичә, матур итеп гомер кичерә. Гафуровларның бергә гомер кичерүләренә кәгазьдә төгәл 55 ел булса да, аларның тормыш юллары бергә үрелеп баруына шактый вакыт узган.

Мәктәп бусагасыннан алып

Егет белән кыз беренче сыйныфтан ук бергә. Мәктәп елларыннан ук сабыр, тыйнак кызга Рәшит бер күрүдә гашыйк була. Гөлҗүдә апа да үҗәт егетне бер күрүдә үз итә.

– Авылдашым да, сыйныфташым да, солдат хезмәтеннән сагынып алган сөеклем дә, балаларымның әтисе дә, оныкларыбызның яраткан бабасы да Рәшит. Гомер еллары агымсудай сиздермичә алга агыла. Шушы еллар эчендә бормалы юллары да, сикәлтәле сукмаклары да булды. Тик без, нәрсә генә булса да, өйдәге чүпне тышка чыгармадык. Бер уйда, бер теләктә булып, бүген менә гомер көзләрен дә бергә каршы алабыз, – ди, яшьлек елларын исенә төшереп Гөлҗүдә апа. 

Алтынчы сыйныфта Рәшит белән Гөлҗүдә бер-берсен ошатуларын аңлыйлар, 8 сыйныфта очрашып йөри башлыйлар.

– Беркемнән дә кыерсыттырмадым, һәрвакыт саклап һәм яклап кына йөрдем үзен. Мәктәп укучысы булган чакта зур фәлсәфи уйлар башка килмәсә дә, Гөлҗүдәнең гомер дәвамында янәшәмдә булуын теләдем, – ди Рәшит абый.

“Көтми генә кара!”

Рәшит Гафуров 3 ел да 8 ай дәвамында армия хезмәтен үтә. Өч көн саен хат яза иде, дип искә ала Гөлҗүдә апа. 

– Шулкадәр яраткандыр инде, бер хатының башында ук ”Кияүгә чыксаң, танк белән кайтам, авылыгызны таптатам!” дип язган иде, – дип елмая Гөлҗүдә апа.

Рәшит абый Германиядә хезмәт иткән. Авылга егет старшина дәрәҗәсен алып кайта. Армиядән отпускага кайткан вакытта да Рәшит абый авылдагы тормышка үзгә бер ямь кертеп китә. Февраль аенда ул оештырган "Аҗаган уеннары"н ул чордагы мәктәп укучылары бүген дә якты истәлек итеп саклый.

– Армиягә чакыру турындагы кәгазьне басуда тапшырдылар. Арыш арасында Аллаһ биргән муллыкка мөкиббән китеп йөри идем. Шулкадәр уңыш мулдан килгән ел иде! Ышанасызмы, солының гектар биреме дә 67 центнер тәшкил иткән иде! Хәрби комиссарны йөртүче шоферның машинасы килеп туктагач, әһә, вакыт җиткән икән дип уйладым. 13 сентябрьдә авылдан чыгып киттем, – дип, хезмәт иткән чорларын искә алды Рәшит абый.

Рәшит абыйның батырлыгына таңнар калырлык! Аның исем-фамилиясе үзе хезмәт иткән частьның диварына да язылган.

Укытучы гаиләсендә аваз салган, офицер гаиләсендә үскән егет армия хезмәтеннән тагын да рух ныклыгы туплап кайта. Кайтуына бер ай дигәндә, Гөлҗүдә белән матур итеп туй үткәрәләр. Килен кияү йортына җигүле тройка белән кайта. Кәләшне өйгә ат белән төшерү Рәшитнең иң зур хыялы була. Тройкадагы кошевкага куяр өчен егет колхозга кайткан җиңел машиналарның утыргычларын алып тора. Гармуннар белән төп йортка килен төшә, сөенә-сөенә кошевка артыннан чапкан бала-чаганы куандырып, тирә-юньгә тәмле кәнфит чәчелә...

Хезмәттә үткән гомер

Рәшит абый хезмәт юлын ”Урал” колхозында комсомол секретаре булып башлый. Инженер-механик һөнәренә ия райондашыбыз мәктәптә физкультура, география, тарих фәннәрен укыта. Колхозда остаханә мөдире, тракторчы, бригадир, ферма мөдире булып хезмәт куя. Минзәләнең мәдәни хезмәткәрләр әзерләү училищесын тәмамлаган Гөлҗүдә озак еллар Баек авылы клуб мөдире вазыйфасын башкара. Гомерләрен хезмәткә багышлаган кешеләр буларак, аларның ял итәргә дә вакытлары булмаган. Тик Гөлҗүдә апа белән Рәшит абый ул елларны бүген дә сагынып искә ала. “Хезмәт белән узган гомеребез бәрәкәтле булды”, – ди өлкәннәр.

– Безнең Баек авылы гомер-гомергә танылган җырчыларны, атаклы артистларны каршы алды. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиеваларның концертлары зал тулы халык белән үтә иде. Үзләштергән белемнең 24 ел дәвамында мәдәни чаралар үткәрү өчен зур файдасы булды. Без эшләгән чорда мәктәп тә гөр килеп торды. 500-600 бала укыр иде. Мәктәп белән һәрвакыт бергә эшләдек. Үзебезгә йөкләнгән вазыйфаны намус һәм төгәллек белән башкаргач, һәр эшебез уң булды. Авылда зур төзелешләр дә барды. Өр-яңа мәдәният йорты сафка басты. Авылдагы мәктәпне төзүдә каенатам Миргазиянның да зур өлеше кергән. Бөгелмә шәһәреннән Ленин һәйкәлен дә үзе алып кайткан булган. Математика фәнен укыткан, башлангычларны җитәкләгән каенанам да, каенатам да безнең төп ярдәмчеләребез булды. Балалар тәрбияләүдә әти-әнинең киңәшләренә таяндык, – дип сөйләде Гөлҗүдә апа.

Тырыш хезмәтләре өчен Гафуровларга Хезмәт ветераны исемнәре бирелгән. СССР Югары Совет Президиумы медален, ВЛКСМның юбилей күкрәк билгесен бүген дә кадерләп саклый алар.

Яшь көенчә килә каласы...

Гөлҗүдә апа белән Рәшит абый яшьлекләрен бик еш искә ала, аклы-каралы фотосурәтләргә текәлеп, шул чорларга кайткан күк була. Гөлҗүдә апаның кулындагы фотодан өлгереп пешкән чия төсле гүзәл кыз карап тора. Сабантуй вакытында бала-чаганың иң күңелле уены – күз бәйләп әйбер кисү мизгелләре...

– Юкка гына танылган җырчы Салават Фәтхетдинов “Яшь көенчә килә каласы...” дип җырламыйдыр. Картлык шатлык булмаса да, чал чәчле гомернең дә үз кызыгы бар. Бүген дә кызыклы бер гадәтебезне искә алабыз. Гөлҗүдә клубны бикләп чыга да, капкадан чыгасы урынга, 1,30 см биеклектәге койма аша сикереп чыгабыз. Клуб коймасын кем тизрәк сикереп чыга, янәсе. Көн дә шушы сикерештә үзебезне сыный идек, – дип елмая Рәшит абый.

Авыл җирендә яшәгәч, малсыз яшәү-

не күз алдына да китерә алмый Гафуровлар. Атлар да, мөгезле эре терлек, кош-корт та тотканнар. Гаилә башлыгы сүзләре белән әйтсәк, тырышкан кешегә юл ачык, ялкауланмаска гына кирәк. Уңган гаиләнең бакчасында нинди генә җимеш агачлары, яшелчәләр үсми. Иртә яздан аларның йорт аллары берсеннән-берсе матур чәчкәләргә төренә. Балалары да әти-әниләре янына сукмакны суытмый.

– Әни клуб мөдире дә булды, эшләү дәверендә ферма мөдире итеп тә билгеләделәр үзен. Колхоз конторасында элек җыелышып яңалыклар сөйләшү бар иде. “Ватанга икмәк – ил байлыгы” дип, уңышны, савымны чыра кисеп, каләм белән калайга сызып язып баралар иде. Әни эшләгән чорда басу-кырларда агитбригада чыгышы туктап тормады. Урып-җыю, чәчү вакытларында җир кешесенең кәефе күтәренке булсын өчен мәдәният хезмәткәрләре күңелләрен биреп хезмәт куйды. Мине әни “Кис-кис” ирисе биреп алдап, үзе белән эшкә иптәшкә ияртеп алып бара иде. Иртәнге өчкә кадәр исәп-хисап эшен барлап утырган вакытлар шактый була иде, – дип искә ала кызы Рәйлә.

Утка да, суга да керерлек!

Гөлҗүдә апа белән Рәшит абый икесе дә спортны үз иткән кешеләр. Чаңгы спорты, йөгерүдә аларга тиңнәр булмый. Сәнгать дөньясына да гашыйк Гафуровлар. Гаилә башлыгы онытылып гармунда уйный, Гөлҗүдә апа моңлы тавышы белән җыр суза.

Комсомолда эшләгәндә Рәшит абыйны белем күтәрү өчен Казанга партия мәктәбенә бер генә мәртәбә җибәрмиләр. Җитәкчелек тә егеттәге үҗәтлекне, батырлыкны күреп: “Утка да керә, суга да керә, теләсә нинди эшне эшләрлек егет бу!” дип мактый. Шулай булмаса, авылларында коега салынган яшь кыз – Нурия исемле укытучыны алырга төшәр идемени? Көрәшче булса да, егетнең дә егәрлеге кими. Көч-хәл белән кызны коедан алып чыга егет. Яшел пәлтә кигән, башына кызыл яулык бәйләгән Нуриянең йөзе озак еллар күз алдыннан китми Рәшитнең.

Рәшит абый беркайчан да “кеше ни әйтер” дип борчылмаган. Беренче балалары тугач, сабыйны алып, төнлә белән колхозның иң яхшы айгырын җигеп Бакалыдагы туганнарына чыгып китә торган булганнар.

– Әни безнең әтине гел мактап кына торды. Хатын ирен кеше алдында сөйләп йөрсә, ирнең бер дәрәҗәсе дә калмый. Ирнең дәрәҗәсе төшсә, гаиләнең дә дәрәҗәсе төшә, дип әйтә торган иде. Әти әнигә гел “Гөлҗимеш” дип дәшә. Әниебез үтә дә акыллы һәм сабыр кеше безнең, – ди кызлары Гөлфисә.

Сабырлык – бәхет ачкычы!

Гаиләдә өч бала аваз салган. Рәшит абый белән Гөлҗүдә апа бүген алты онык, ике оныкчыкның кадерле әби-бабасы да!

– Әти белән әнинең бервакытта да бер-берләренә тавыш күтәргәннәрен, ачуланышканнарын хәтерләмибез. Безнең йортта һәрвакыт тәртип, тәмле аш, үзара аңлашу булды. Бик бәхетле гаиләдә аваз салганбыз, парлы канатлар ышыгында кадерле балалар булып үстек, бүген дә шушы назга күңел сусап, әти-әни янына киләбез. Әтиле йортның нигезе нык була, дип белми әйтмәгәннәр. Без дә әтиле, түгәрәк табынлы нигездә үстек. Үзебез әти-әниләр булсак та, әти-әни исән чагында, балачак иленең чикләре юк икән. Шушы бәхетне Аллаһ күпсенмәсен иде! – ди балалары.

Гафуровларның йортларында һаман да үзара хөрмәт һәм ихтирам, мәхәббәт яши. Дус гаиләнең сере – бер-береңә юл куя белүдә, ди өлкәннәр.

– Хатын-кыз кирәк вакытта сукыр да, кирәк икән чукрак та, бик кирәк чакларда әпә дә булырга тиеш. Бөтен уйлаганны уйламый-нитми әйтеп ташлауның ахыры хәерле бетмәскә дә мөмкин. Бәхетле гаиләләрнең нигезендә хатын-кызның сабырлыгы һәм зирәклеге, ир-атның аек акылы һәм тырышлыгы ята. Савыт-саба шалтырамый гына тормый. Тик шул вакытта дәшми калу да мөһим. Ярату белән корылган гаиләләрне җил-давыллар гына куркыта алмый. Безнең гаилә корабының җилкәннәре дә ныклы булды, – ди Гөлҗүдә апа.

“55 ел бер-береңне аңлап яшәү өчен сабырлык кына җитми, мәхәббәтнең серле көче дә кирәк”, – ди хуҗабикә. Бүген дә бер-берсен күз карашыннан аңлап яшәгән Гафуровларга сокланмыйча мөмкин түгел! Алга таба да тигез канатлы, парлы тормыш насыйп булсын үзләренә!

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев