Бер-береңне ишетә, тыңлый белергә кирәк!
Бу – Сирена һәм Дмитрий Петровларның яшәү девизы
Җирлегебездә катнаш гаиләләр саны аз түгел. Шундыйларның берсе – Рус Шуган авылында гомер итүче Сирена һәм Дмитрий Петровлар гаиләсе. Ике милләт кешесе гаилә корып, дүрт дистә елга якын матур гомер кичерә.
Бер күрүдән гашыйк булып
Сирена – Олы Чакмак авылы кызы. Булачак тормыш иптәше белән ул Рус Шуган мәктәбендә таныша. Татар кызының рус телен камил беләсе килүе сәбәпле, әти-әнисе аны 4 сыйныфка Рус Шуган мәктәбенә укырга бирә. Күрше авыл кызын егет бер күрүдә үз итә.
– Сиренада татар кызларына хас тыйнаклык, сабырлык җәлеп итте.
4 сыйныфта мәхәббәт дигән зур хискә иртә булса да, күңелдән генә бу кызны гел ияртеп йөрисем, аңа терәк буласым, усаллардан яклыйсым, саклыйсым килде. Үзе дә мине ошатты бугай: күзләребез очрашса, оялып, озын керфекләрен тиз генә аска төшерә иде, – дип искә ала Дмитрий.
Сирена сүзләре белән әйтсәк, кызларга тәртипсез малайлар күбрәк ошый икән. Тиктормас, үзсүзле, сөйкемлелеге белән бөтен кызларның йөрәген яулаган Дима исеме Сиренаның да күңел түренә урнаша.
– Хәтерлим әле, китапханәчебез Евдокия Соловьева, өлкән сыйныфларда укыганда, безнең егет белән кыз буларак очрашканны белгәч: “Ныклап уйла, бу егет сиңа кирәкми”, – дип, араны өзәргә күндермәкче иде. Мин, мәхәббәте ташып торган кыз, башкалар сүзенә колак саламмы соң инде?! Дима “тәртипсез”, русча әйтсәк, “отчаянный” булуы белән күңелемне яулады бит! Тормыш иптәшем итеп Диманы сайлавыма беркайчан да үкенмәдем. Ул – минем беренче һәм соңгы, бердәнбер мәхәббәтем, – ди Сирена Петрова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев