Бәхет тынычлыкны ярата
30 елга якын гаилә тормышы тәҗрибәсе булган Филгиз Вәлиев шулай ди
Берничә буын вәкилләренең гореф-гадәтләрне кадерле ядкәр итеп саклап, гаилә кыйммәтләрен хөрмәтләп яшәүләре сөендерә. Шундый гаиләләрнең берсе – Олы Чакмак авылында яшәүче Римма һәм Филгиз Вәлиевлар.
Димләп таныштырганнар
Олы Чакмак авылында гомер итүче Рәсилә һәм Әхияр Вәлиевләр йортында өч буын гомер кичерә. Рәсилә 61 ел элек шушы авылга килен булып төшә. “Димләп таныштырдылар. Булачак иремә – 29, миңа 17 яшь иде”, – дип яшьлек елларын барлады Рәсилә апа. Кайнанасы Рәсиләне үз кызы кебек кабул итә. Өч егет үстергән анага килен үз баласыдай якын була.
– Рәсиләне тормыш иптәшем итеп алып кайтканда, ул үзе дә бала гына иде бит әле. Тәрбияләп үстердек без аны. Әни белән бик дус булдылар, бик яратты киленен. Тормыш итү дәверендә болытлы көннәрне бер дә хәтерләмим. Ачу килгән чаклар булгандыр, тик без бик сабыр булдык. Тормыш иткәндә, бу сыйфат бик кирәк. Бергә гомер кичерүебезгә 60 ел, – ди Әхияр Вәлиев.
Рәсилә апа озак еллар фермада хезмәт куя: сыерлар сава, дуңгызлар карый. Авылның медицина пунктында санитарка булып эшләп лаеклы ялга чыга. Әхияр абыйны авылдашлары дәрәҗәле автомеханик, тәҗрибәле шофер буларак белә.
Мәскәүдә ракета гаскәрләрендә өч ел хезмәт иткән егет Урыссуда электр станциясе төзүдә катнаша. Арматурчы, монтажчы егетнең хезмәтен югары бәяләп, дәрәҗәлерәк эш урыны да тәкъдим итәләр, тик ашыйсы икмәгең башка җирдә булгач, язмыштан узып булмый шул. Әнисе янында калган ике энекәшен берьюлы хәрби хезмәткә алгач, Әхиярга авылга кайтырга кирәк була.
Абый да, җаный да
“Бәхетле һәм тату гомер кичердек”, – ди Әхияр абый. Тормыш юлдашын ул бүген дә кочагыннан чыгармый. Ир белән хатын һәрвакыт бер-берсенә терәк һәм кирәк булуын тоеп яши. 60 ел дәвамында борчуларын да, шатлыкларын да бергә кичергән алар. Өч егеткә һәм бер кызга гомер биргәннәр. Бүген алар – сигез оныкның кадерле әби-бабасы.
– Язмыш адәм баласын кайда гына йөртми. Моңа кадәр бер дә аяк басмаган җирлеккә Азнакай районының Чуар Абдул авылыннан килен булып төштем. Кайнанам да, иремнең бертуганнары да мине үз сеңелләре кебек яраттылар, ихтирам иттеләр. Әнкәй бик җылы мөнәсәбәттә булды. Һәр эштә аның белән бер уйда, бер сүздә булдык. Аяк баскан йортка таш булып яттым. Гади колхозчы гаиләсендә үземне патша кызыдай бик бәхетле тоеп яшәдем! Әхиярым мине усаллардан яклаучы абыем, гомер дәвамында янәшәмнән атлап баручы тугры ярым, җаныем булды, – ди Рәсилә апа.
Рәсилә апа кайнанасыннан күп эшкә өйрәнә, шул исәптән чәкчәк пешерергә дә. Аларның нәселе оста чәкчәк пешерүчеләр буларак та билгеле! Заманында кайнанасы Миңнемәрьям ападан аш-су серләренә, милли ризыклар әзерләргә өйрәнгән Рәсилә апа хәзер үзе килененә белгәннәрен кадерле ядкәр итеп тапшыра.
Алма агачыннан ерак төшми
Әхияр абый белән Рәсилә апа уллары Филгиз һәм киленнәре Римма белән яши. Килен кайнана туфрагыннан ярала, дип белми әйтмәгәннәрдер. Римма да бианасы кебек сабыр, тырыш. Римма белән Филгизнең гаилә коруларына да 29 ел вакыт үткән!
– Авылда яшьләрне, гадәттә, клуб кавыштыра. Безнең мәхәббәт тарихы да авыл клубыннан, айлы кичле җылы төннәрдән башланды. Римма ул вакытта Яр Чаллы шәһәрендә пешекче белгечлеген ала иде. Бер ел очрашып йөрдек. Хисләребез сыналды да, ныгыды да! Әби буласы кешенең: “Кызым, күпкә өлкән бит егетең. Соңыннан үкенмәссеңме?” – дип әйткәнен үземнең дә ишеткәнем булды. Мәхәббәтебезгә тугры калдык, арага кеше сүзе түгел, җил дә үтеп кермәде. Бүген мин – әбинең яраткан кияве, – ди Филгиз.
Ир белән хатынның яшь аермасы – 10 яшь. Әнисе кызының үзеннән өлкән егеткә кияүгә чыгуына каршы булса да, яшьләрнең мәхәббәте көчле була. “Кавышканыбызга беркайчан да үкенмәдек”, – диләр алар.
– Һәр әнинең баласына бәхет теләве бәхәссез. Минем әни дә, Филгиз белән өйләнешергә теләвебезне белгәч, каршы килеп карады. “Кире юл юк. Ныклап уйла! Яшь аермасы шактый бит! Ни булса да, аеры-чөере йөрисе булмагыз!” – дип кат-кат әйтте. Йөрәк кушканча эшләргә, күңел теләгән юлны сайлап, дөрес карарга килә белергә кирәк! Шул вакытта мин башкалар әйткәнчә эшләгән булсам, бүгенге кебек бәхетле була алыр идем микән?! Мөгаен, юктыр. Кайнанам үз әнием кебек якын. Кайвакыт әнигә әйтә алмаганны да иремнең әнисе белән бүлешәм, кыенсынып йөргән мәсьәләдә аннан киңәшләр алам. Кайнанам мине үз кызыдай ярата, һәрнәрсәгә ипләп кенә өйрәтте ул. Әнигә рәхмәтем чиксез, – ди Римма.
Алма агачыннан ерак төшми диләр. Әтисе кебек үзеннән күпкә яшь кызны хатын итеп сайлаган Филгиз дә тугры ир, үрнәк әти булып гомер кичерә. Римма авылдагы “Умырзая” балалар бакчасында пешекче булып эшли, Филгиз – оста шофер. Азнакайга йөреп эшләүче ир-егет зур йөк машиналарын иярли.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 16 май саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев