Бәхет сере
45 ел тату, матур гомер итүче Флориза һәм Гомәр Каюмовлар бәхет серен чишә
Флориза белән Гомәр Каюмовлар – Тойгелде авылының йөзек кашы. Тырыш гаиләнең капка төбеннән үк чисталык, пөхтәлек бөркелә.
Кыйгач бүрекле егет
Флориза белән Гомәр Тойгелде авылында танышалар. Кызның авылдагы коррекция мәктәбенә эшкә килгән чагы була.
– Дус кызым Мөзәянә белән кич клубтан кайтып килешебез иде. Бүген дә күз алдында: каршыма үтә дә чибәр, энҗе кебек тезелеп киткән ап-ак тешле егет килә. Иң истә калганы – кыйгач итеп киелгән бүреге. Бүрекне Гомәр кебек матур итеп берәү дә кия белми иде. Күрдем дә гашыйк та булдым. Гомәрнең армиядән кайткан вакыты булган. Бик күпләрне үзенә гашыйк иткән ул! Клубтан кайтканда арттан иярде бит бу безнең. Мин инде, дус кызымның егетедер дип уйлап, әзрәк борчылып та куйдым. Мөзәянә белән юл чатында саубуллаштык. Ә егет Мөзәянә артыннан китмәде, минем арттан кайта. Шулай сүзсез генә озата кайтты мине Гомәр. Шул көннән алып гел бергә булдык. Мөзәянә Гомәрнең апасы булып чыкты, – дип искә ала Флориза апа.
Гомәр дә кызны бер күрүдә ошата. Плюс белән минус кушылган кебек, чая, уттай янып торучы кыз белән ипле, йомшак күңелле, сабыр холыклы егетнең йөрәге бер булып тибә башлый.
Флориза эшкә килгән җиреннән шушы авылда килен булып кала. 1979 елны яшьләр матур итеп туй үткәрәләр.
Авылдан – калага!
Флориза Каюмова – Яңа Сәет авылы кызы. “Саланы калага алыштырам” дигән теләгенә авылдагы юлсызлык, язгы-көзге пычрак, ерып булмаслык сазлы урамнар да сәбәп булгандыр. Укуны тәмамлагач, әти-әнисенең ай-ваена да карап тормыйча, Флориза Казанга юл тота. Биредә ул 55нче санлы техник училищеда белем ала. Хезмәт юлын резина-техник эшләнмәләр җитештерүче заводта башлый. Аппаратчы вазыйфасында кыз АН-2 самолетларына баклар ясый.
– Шәһәр кызы булыр идем, бәлки. 1,5 ел чамасы эшләгәч, җәйге ялга авылга кайттым. Шунда әнкәй: “Кызым, син бит безгә бер генә бөртек, бердәнбер балабыз. Әллә кайларда йөрмә инде, кайт авылга! Шәһәргә китәсез дә югаласыз, резинмыни соң ул барыгызны да сыйдырырга?! Бик сагынабыз сине! Авылда кеше үлми ул! Эше дә булыр, башкасы да!” – дип, кайтуымны елап сорады. Әткәй дә әнкәйнең сүзләрен кабатлады. Шул җәйдә иптәш кызым белән бер капчык чикләвек ашап бетердек. Әле дә: “Шул чикләвеккә алданып, шәһәрдән кайттым”, – дип көләм. Яшь булсам да, кадерле кешеләремнең сүзләре йөрәккә кереп кадалды, әткәй-әнкәй турында уйлана, кайгырта башладым. Чыннан да, нигә читтә йөрергә?! Бәхетне кеше үзе төзи бит. Авылның һавасы да саф, эчкән суыбыз да тәмле, дип кайттым, – ди Флориза апа.
Кыз Алабуга мәдәни-агарту училищесының клуб эшчәнлеге бүлеген тәмамлый, читтән торып Бөгелмә педагогия училищесында белем ала. Лаеклы ялга чыкканчы, Тойгелде коррекция мәктәбендә башта – вожатый, аннары педагог-оештыручы булып эшли.
Язмыш бүләге
Гомәр абый хәләлен “язмыш биргән бүләгем” дип йөртә. 45 ел яшәү дәверендә һәр эшне киңәшләшеп башкарган ир белән хатын бүген дә бер-берсенең күзләренә генә карап торалар.
– Гаилә төзүебезгә 45 ел вакыт үтсә дә, очрашып йөргән вакытлар күңелле истәлек булып бүген дә хәтердә саклана. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ак җирлеккә яшел борчаклар төшкән яулык, ислемай бүләк иткән идем. Ислемай савытын да, яулыкны да бүген дә кадерләп саклый хәләлем. Флориза өчен игътибар һәрвакыт иң зур бүләк булды. Ә минем өчен ул – язмышым бүләге. Ике ул, бер кыз үстердек. Гаиләдә бердәнбер бала булгач, ул апалы-сеңелле, абыйлы-энеле кешеләргә кызыгып үскән. Гаилә корганда ук: “Аллаһ күпме бирә, шулкадәр бала алып кайтам”, – диде. Өч мәртәбә әти-әни булдык. Шөкер, әби-бабай статусын да балалар яңартып торалар. Оныклар балдан да татлы, дип белми әйтмәгәннәр, – ди Гомәр абый.
Гомәр абый очрашып йөргәндә дә Флориза апаны үзеннән калдырмаган. Төнге сменада эшләгәндә, кызны үзе белән комбайнга утыртып йөргән.
– “Миннән башка клубка чыкмасын дип утыртып йөрисеңме?” – дип көлә иде Флоризам. Анысы да булгандыр. Яшь, чибәр кызны алып китмәсеннәр дигәнмендер. Сөйгәнең белән бер минутка да аерылышасы килми бит ул. Гел бергә булдык. Гомер көзләрендә дә пар канатлы булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын! – ди Гомәр абый.
Атказанган механизатор
Гомәр абый озак еллар “Трудовик” совхозында механизатор булып эшләгән. Һәрвакыт алдынгы булган ирнең хезмәтен бәяләп бирелгән Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләре шактый. 1997 елда аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” мактаулы исеме бирелә. Үз эшенең остасы буларак, райондагы авыл хуҗалыгы семинарлары, слетлар – берсе дә Гомәр Каюмовтан башка үтми.
– Җир эшенә мәхәббәт кечкенәдән килә. Әти мәрхүм һәрвакыт авыл хуҗалыгы техникасын иярләде. Әти янында комбайнга утырып, аның белән басу-кырларны иңләгәнем беркайчан да онытылмый. Иртә таңнан тургайлар җырын тыңлап, беренче кояш нурлары белән басуга кузгалганда, күзләрдә йокының әсәре дә калмый иде. Төнге сменага да еш чыга иде әткәй. Кичке басуның үзгә матурлыгы бар. Өлгереп тулган башаклар исеннән башлар әйләнә иде хәтта. Мәктәптән соң укуны кайда дәвам итәргә дигән сорау тумады миндә. Тәгаен кайда эшлисемне, кайда укыйсымны белә идем. Ул вакытта 94 санлы һөнәр училищесы “Авыл утлары” редакциясенең элеккеге бинасы каршында урнашкан иде. Хәзер ул урында Туган якны өйрәнү музее эшли. Менә шунда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштереп, ДТ-54, аннары ДТ-75 тракторларын иярләдем, – дип яшьлек елларын искә төшерде Гомәр абый.
Гомәр абыйның әтисе дә алдынгы комбайнчы була. “Әтигә ел саен, хезмәтен бәяләп, затлы сәгать бирәләр иде. Ул аларны гел югалта иде. Югалтып озак та үтми, тагын бүләкләнер вакыты җитә. Шулай итеп, ел да сәгатьле булды, елның-елында шуларны югалтты”, – ди улы, әтисен искә алып.
Кайнанам – йортның йозагы
Флориза апа белән Гомәр абый клуб кадәр иркен йортларында егет һәм кыз кебек гомер кичерәләр. Балаларының үз тормышлары. Уллары Дамир белән Данил – балта осталары, кулларыннан килмәгән бер генә эш тә юк. Кызлары – укытучы.
– Бу йортны кайнатам үзе салган. Яши-яши без йортка янкорма төзедек. Бик матур, ипле гаиләгә килен булып төштем. Әнкәй кияүгә чыкканда ук миңа: “Кызым, барган җиреңдә таш булып ят! Кайттым-киттемне сөйләп йөрисе булма! Урамнары каты, йөрергә әйбәт. Безнең Сәет урамы түгел. Кияүгә сүз әйтмә, кесәсендә һәрвакыт акчасы булсын! Күп белмә, күп күрмә!” – дип киңәш бирде. Кайнанам күп нәрсәгә өйрәтте. Тавык тазарта, ипи сала белми идем. Хәзер белмәгән эшем юк, Аллаһка шөкер! Бик матур яшәдек, бүген дә әнкәй – безнең киңәшчебез дә, сердәшебез дә. Балалар үстергәндә, ул зур терәк булды, йортыбызның йозагы иде. Кешегә бала ияртеп йөрмиләр дип, оныкларын гел алып кала торган иде. Без Гомәр белән барасы җиргә бардык. Рәхәт итеп, дус булып, әниле-кызлы кебек яшәдек, – ди Флориза апа.
Биш дистә елга якын кайнана белән яшәү өчен сабырлык, зирәклек кирәк. Төрле характерлы кешеләргә бер йортта гомер итү өчен кирәк вакытта эндәшми калу да мөһим.
– Гомәремнең сабырлыгына шаккатарлык! Ачуы килсә дә, тавыш чыгармый, ормый-сукмый, аш-су бүлмәсенә чыгып, су эчеп керә торган иде. Ул вакытларда бит әле су краннан акмый. Ишегалдындагы коедан алып, чиләге белән кертеп куешлы иде. Гомәр әкрен генә чүмечкә су тутырып алыр иде дә, шуны эчкәч, ачуы минут эчендә эреп юкка чыгар иде. Менә шул дәшми калу, бер-береңә юл куя белү гаиләне саклап кала да инде. Ялкын кебек кабынсаң, көчле учак та сүнә бит. Йөрәктәге күмер җанны никадәр генә пешермәсен, әйткән сүзне кайтарып булмый. Без бер-беребезгә начар сүзләр әйтеп, авызның тәмен бозмадык. Гомер ничек тә үтә ул. Аллаһ биргән гомерне матур итеп яшәргә кирәк, – ди Флориза апа.
Күңел бизәкләре – чигүләрдә
Флориза апа аш-суга да, чигү-тегүгә дә, бәйләүгә дә бик оста. Яшь чагында оекбаш-бияләйләр генә түгел, күлмәккә кадәр бәйләп кигән. Балалары әниләренең кул җылысы салынган бәйләмнәрдә саклау көче бар, ди.
– Әниебезнең чигүләре туган йортыбызны бизи. Арада әбием чиккәннәре дә бар. Әни аларны якын кешесенең төсе итеп саклый. Әни яклап әбием дә бик матур чиккән, аларның бүген дә төсләре уңмаган, кояшка үрелеп үскән чәчкә-гөлләр кебек янып торалар. Әни, килен булып төшкәндә, чигүле мендәрләр алып килгән. Алар да әти белән әнинең мәңгелек мәхәббәте кебек матур рамнарда урын алган. Кечкенә чакта әни бәйләгән кофталарны, джемперларны киеп үстек. Балаларына теләкләр тели, йомгагы тәгәрәгән саен: “Исән-сау, сәламәт булсыннар балакайларым”, – дип әйтә иде. Әнинең бәйләгәнен, чиккәнен карап утыру үзе бер рәхәт иде! – ди Каюмовларның кызы Гөлнара.
Каюмовлар ел саен бакча тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Хуҗалыкта сыерлары, бозаулары да бар.
– Авыл җирендә яшәгән кешенең ризыгы хәләл, табигый булырга тиеш. Кибет сөте эчкәнебез юк, ипине дә үзем пешерергә яратам. Төрләндереп, төрле оннан әзерлим. Үзең җитештергән продукция бәрәкәтле була, – ди Флориза апа.
Гомер сукмагыннан җитәкләшеп атлаучы матур гаиләгә сокланып кайттык. Бәхет юлы озын-озак булсын аларның!
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев