Балалар үскәнен күрми калдык
Галина һәм Леонид Казаковлар 45 ел иңгә иң куеп яшиләр.
Козаковлар гомер буе тынгысыз эштә булгач, сабыйларының ничек тәпи киткәннәрен, тәүге мәртәбә мәктәп бусагаларын атлауларын да матур төш кебек кенә хәтерли. Оныкларын җил-яңгыр тидерми үстергән әби белән бабай-балаларына һәр эштә терәк.
Мәктәптән үк бергә
Михайловка авылында гомер итүче Галина һәм Леонид Козаковларны җирлектә уңган һәм тырыш гаиләләрнең берсе, – диләр. Гомерләрен туган авылына багышлап, икәүләп авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган бу гаиләнең тормыш сукмаклары мәктәп елларыннан ук уртак башлана.
Үзеннән ике сыйныфка түбәнрәк укыган кызга Леонид бер күрүдә гашыйк була. Элек бит укучыларны бишенче сыйныфтан совхозда эшләтәләр иде. Егет кызны монда да күз уңыннан ычкындырмый. Сәнәк белән печәнен дә җәһәт кенә алып ата, башка эшләрдә дә, кызга җиңелрәк булсын дип, ярдәмгә ашыга Леонид.
– Егетнең тәртипле, акыллы, ярдәмчел булуын ошаттым. Бер мәктәптә укысак та, көн дә күрешеп торсак та, авылдашымны сагынып тора идем. Ул вакытта очрашып йөрмәсәк тә, безне күзгә күренмәгән җепләр бәйләп тора иде. Әти-әнисенең авылда хөрмәтле кешеләр булуын да күреп үстем. Алма агачыннан ерак төшмәгән төсле, Леонид та әти-әнисе үрнәгендә ипле, үҗәт, максатчан кеше иде, – ди Галина Александровна.
Бәхетне авылда таптык
Козаковлар икесе дә Михайловка мәктәбенең беренче чыгарылыш укучылары. Совхоз юлламасы буенча кыз Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Уку практикаларын үтәргә Чувашия якларына җибәрсәләр дә, Галина җәйге каникулларда туган авылы совхозында хезмәт куя.
– Ял итәргә дә бирмиләр иде, кайту белән эшкә чакырып алалар. Яшь чак бит! Дәртләнеп эшлибез. Хыяллар – канат, мәхәббәт өмет бирә торган вакытлар! Җәйгелектә совхозда орлыкландыручы техник, хисапчы, ветеринария технигы, ветеринар табиб булып эшләдем. Чыныгу, тәҗрибә алып, сайлаган һөнәремнең нечкәлекләренә төшендем, – ди Галина Козакова.
Югары белемле яшь белгеч “Михайловка” совхозына ветеринария табибы булып эшкә кайта. Егет исә Бөгелмә училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге иң кирәкле һөнәрләрне сайлаган егет белән кыз туган авылларында намуслы хезмәт куялар. Гаилә башлыгы Леонид – мактаулы механизатор, аның исеме совхозның Мактау тактасыннан төшми.
– Мин бишенче сыйныфтан совхозда эшләдем. Трактор иярләгәндә 14 яшь булган иде микән! Галя белән ындыр табагында, чөгендер басуында эшләгән вакытлар бүген дә истә. Оялчан, тыйнак кыз күз алдында үскәч, тормыш иптәшем итеп нәкъ шундый кешене күзалладым, – ди Леонид Петрович.
Кул эшләре берләштерә
Леонид абый да, Галина апа да кул эшләренә осталар. Хуҗабикә йон башмаклар, мунчалалар, палас-келәмнәр бәйли. Урын-җир өслекләрендә дә аның кул эшләре.
– Тормыш иптәшем лаеклы ялга чыккач, кул эшләре белән аеруча ныклап шөгыльләнә башлады. Күз явын алырлык эшләр башкара ул. Урындык, ятак өслекләрендәге япмалар, бәйләм келәмнәр бик вак эш булса да, тәмләп, яратып башкара. Бәйләмнәрен бүләк итеп өләшеп тә бетерә. Алмаз мозаикасыннан рәсемнәр дә чигә. Алары да бик үзенчәлекле. Аш-су бүлмәсендә аларга хозурланып утырырга яратам, – ди Леонид Петрович.
Леонид абыйны авылдашлары, яратып, “кулибин” дип йөртә. Үзенчәлекле мини-трактор ясаган ул. Әлеге техника белән бакчаларын эшкәртә, печән чаба, фреза җайланмасы тагып, хуҗалыктагы башка эшләрне дә башкара.
Леонид абыйның кулы бар эшкә ятып тора. Тракторда, бульдозерда күз йомып эшләгән ир кызларын укыту, олы тормыш юлына бастыру өчен яраткан авылыннан вакытлыча чыгып китәргә мәҗбүр була. 10 ел Себердә алтын чыгару эшендә була ул.
Ярату сүрелми
Козаковлар һәр эштә бердәм булып, бүген дә бер-берсенең күзләренә генә карап торалар. Комсомол туйларын бүген дә сагынып искә алып, җылы истәлекләрне барлыйлар.
– 45 ел дәверендә мәхәббәтебезгә тузан бөртеге дә кундырмый яшибез. Без 7 гыйнварда гаилә кордык. Бу датаны сайлап алу очраклы гына булмады. Леонидның әти-әнисе дә, минекеләр дә шушы көнне өйләнешкән булганнар. Язмыш дими, ни дисең?! Бу көнне әти-әниләребез гаилә корып яшәүләренең 25 һәм 31 еллыкларын каршы алды. Кайнана белән кайната мине үз балаларыннан да артыграк күреп яраталар иде. Аларга чиксез рәхмәтлемен, урыннары оҗмахта булсын! – ди Галина Александровна.
Козаковлар дүрт кызга гомер бүләк итәләр. Ике кызлары, әниләре юлын сайлап, ветеринария табибы булса, тагын икесе укытучы һәм юрист һөнәрләрен сайлаган. Ветеринария өлкәсе Козаковлар өчен үзе бер династияне тәшкил итә! Галина Александровнаның бертуган сеңлесе дә ветеринария табибы булган. Әнисе Бөек Ватан сугышы елларында Минзәләнең авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, сугыштан соңгы елларда Яңа Усыда зоотехник, агроном, умартачы булып эшләгән. Шадрина Зинаида Трофимовнаны өлкән буын бүген дә оста белгеч иде дип искә ала. Галина Александровнаның әтисе исә совхозда 9 яшьтән эшли башлаган. Гомер буе мал-туар караган, көтү көткән, бозаулар тәрбияләгән.
Комсомол һәм коммунист туе
Козаковлар үзләрен белә- белгәннән бирле һәрвакыт эштә булганнар. Ындырда бөртеклеләрне киптерүме, печән чабумы, чөгендер утаумы – һәр эшне авыл яшьләре күмәкләшеп башкарган. Козаковларның туен юкка гына комсомол туе дип атамаганнар. Мәҗлестә якын туганнар, яшьләр хезмәт куйган совхоз эшчеләре – авылның бөтен халкы бергәләшеп бәйрәм иткән.
– Мендельсон маршы астында узган тантаналы минутлар онытыламы соң! Мин – комсомол, Леонид – коммунист! Коммунистка кияүгә чыгу зур дәрәҗә санала иде. Алдынгы механизатор буларак, авылда беренчеләрдән булып “Урал” мотоциклы, “Жигули” машинасын алырга насыйп булды. Бүген гомер кичергән йортыбызны да үз кулларыбыз белән торгыздык. 1986 елда төзи башлаган идек, 1991 елда гына салып бетерергә насыйп булды. Ул вакытта акча да бар, тик төзелеш материалларын табу бик авыр иде. Шунлык белән йорт төзелеше озакка сузылды, – ди Галина Александровна.
Сандык кебек йортның якты бүлмәләреннән җылылык, нур бөркелә. Чәчкә-гөлләргә гашыйк хуҗабикәнең тәрәзә төпләрен берсеннән-берсе матур чәчәкләргә күмелеп утырган гөл чүлмәкләре бизи.
– Лаеклы ялда кеше кабаттан яшьлегенә кайта икән. Өйләнешкәч, тормыш иптәшем белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга да вакыт калмый иде. Хәзер бер-беребезне өр-яңадан ачабыз, якын кешеңнең ни дәрәҗәдә кадерле булуын көннән-көн ныграк аңлыйсың. Галинам шигырьләр дә язарга ярата. Аларның күбесе фәлсәфи уйланулар белән бәйле.
Оныклар – балдан татлы
Гаилә күпләп яшелчә-җимешен үстерә, Галина Александровнаның бакчасы җәйгелектә шау чәчәккә күмелеп утыра. Балалар, оныклар дип җан атып яшәгән әби-бабайның иң зур сөенече – 14 онык. Яшь вакытта гел эштә булып, балалар үскәнен күрмәдек, оныклар – тәмле җимешләребез, диләр алар.
– Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә туган йортка җыелу – гаиләбезнең матур традициясе. Оныклар да ялларны, каникулларны көтеп ала. Авыл һавасын бик яраталар. Җәй көне әби-бабай белән җиләккә, гөмбәгә йөрү, кыш көне чана, чаңгы шуу үзе бер ләззәт бит ул! – ди кызлары Ангелина.
Козаковлар православие бәйрәмнәрен дә зурлап билгеләп үтәләр. Пасха, Троица, Раштуа, Май чабу бәйрәмнәре шундыйлар рәтендә. Пасхага православие динендәгеләр аеруча зур игътибар бирә: куличлар пешерәләр, чиркәүдә су һәм буялган йомырка изгеләндерәләр. Шулай ук киң колач белән Раштуа һәм Пресвятая Богородица Покровы бәйрәмен дә үткәрәләр алар.
– Әти белән әни арасындагы үзара хөрмәтне күреп, бик бәхетле, пар канатлы, ныклы нигезле гаиләдә үскән балалар без. Совхозда өчәр ай хезмәт хакы бирмәгәч, әти читкә чыгып эшләргә булды. Чөнки башкача җай юк. Ихатадагы терлекләрне тәрбияләп үстерәләр дә, мал саткан акчаны газга-утка түлисең дә, бетте, дигәндәй... Киң профильле һөнәр иясе булгач, әти кайда гына эшләсә дә, кирәкле, мактаулы хезмәткәр булды. Әтием кебек оста бульдозерчы, тракторчы, экскаваторчы бүтән юктыр! Авыл өчен бик кирәкле һөнәр иясе булса да, ул беренче чиратта без балаларын уйлады. Әтинең тырышлыгы аркасында мохтаҗлыкны кичермичә үстек, үзебез теләгән уку йортларында белем алдык, матур гаиләләр кордык, – ди кызы Наташа.
Козаковлар балаларына дөрес тәрбия һәм тәүфыйк биргән. Гаилә кыйммәтләрен саклап һәм хөрмәт итеп, “әти-әни” дигән изге төшенчәнең тиңсез бәһасен белеп, гомер бүләк иткән газиз кешеләрен кадерләп яши торган балалар – әти-әни өчен иң зур бәхет!
Балалар, оныклар куанычында һәркемгә яшәү насыйп булсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев