“Авырлыкларны бергә җиңдек”
Сөякәй авылында гомер итүче Хәнүзә һәм Хәләфетдин Мәҗитовлар – авылда үрнәк гаиләләрнең берсе. Авыл халкы Хәләф абыйны халык тәмле су белән тәэмин иткәне өчен хөрмәт итә. Авылдагы чишмә юктан гына Хәләф исемен йөртми!
– Хәләф абыйны без тынгысыз авыл карты буларак беләбез. Тракторда эшләде, колхозда төрле эшләрне башкарды. Без кечкенә чакта, хәтерлим, авылдан бер чакрым ераклыкта булган аръяктагы чишмәдән буш вакыты булган саен, үз техникасы белән казып, су торбалары сузар иде. Ничек итсә итте, Сөякәй халкын тәмле чишмә суы белән тәэмин итте Хәләфетдин абый. Аның изгелекләре моның белән генә бетми. Үзара салым программасы гамәлгә кергәч, Хәләфетдин абый инициативасы белән, ул күрсәткән карьерны ачып, ком ташып, урамнарга юл күтәрттеләр. Яз-көз айларында урамнар баткак, бик начар була иде, хзер юлларыбыз яхшы дип сөенәбез, – ди Бәкәбез клубы мөдире Гөлназ Зиннәтуллина, авылдашы белән горурланып.
Хәнүзә апа – Бәкәбез авылы кызы. Булачак хәләле белән ул күрше Сөякәй авылы клубында таныша. Кыйгач кашлы, чем кара чәчле кызга егетнең бер күрүдә гашыйк булуын әйтеп тору кирәкме икән?! Бер ел да ике ай очрашып, хисләренең ныклыгын сынагач, августның җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгергән чорында тыйнак кына туй ясыйлар.
– Тормыш иптәшем гомерем буе терәгем булды. Дустым да, сердәш дә ул. Балаларыбыз да әти-әни дип өзелеп торды. Дүрт бала үстердек. Кызганыч, икесенең гомерләре бик кыска булды. Мәңгелек хәсрәт ялкыннарына салып, кызыбыз белән улыбыз якты дөньядан китеп барды. Кайгы ачысын эш, хезмәт җиңеләйтте, – ди Хәнүзә апа.
Хәләф абый, Ростовта армия хезмәтеннән соң, өч ел шахтада эшли. Механизатор һөнәрен үзләштереп, гомер буе сайлаган һөнәре буенча намуслы хезмәт куя.
– Әтиебез җир эшенә бик хирыс иде. Ул эшкәрткән чөгендер аралары, “менә мин!” дигән кебек, әллә кайдан күренеп торган. Республика җитәкчелеге, әтиебезнең хезмәтен югары бәяләп, күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләгән. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгы, шаяртып, “Чөгендер герое” исеме дә биргән, – ди балалары.
Хәләф абый белән Хәнүзә апа белән ел саен күпләп яшелчә үстерәләр. Хәләф абый иртә өлгерүче помидор, борыч сортларын аерып, әзерләп куйган инде. Кишер, чөгендер, кәбестә үстерүнең бөтен нечкәлекләрен белә авыл карты.
– 92 яшемне кусам да, күңел һаман 18дә әле! Мәктәп елларыннан ук эскертен дә өйдек, басуда да хезмәт куйдык, эшне авырга, җиңелгә, хатын-кызныкына яки ир-атныкына аерып тормадык. Безнең үсмер чак авыр сугыш елларына туры килде. Сугыш башланганда миңа 10 яшь тә тулмаган иде. Әтине сугышка алып киткәндә, әни белән алты сабый калды. Әткәй киткәч, озак та тормый, икесе вафат булды. Ачлыкка, юклыкка чыдамалы идемени?! Әнкәйнең өч туганы сугышта ятып калды. Бик авыр яшәдек. Безнең авылдан сугышка киткән ир-егетләр бүгенгедәй күз алдымда тора. 80нән артык сөлектәй авылдашыбызның яртысы да әйләнеп кайтмады. Сугыш йөрәккә нык тәэсир итте. Бала гына булсак та, без моның зур афәт икәнен тоеп үстек, – дип искә ала Хәләфетдин абый.
Мәҗитовлар тормыштан канәгать булып, булганына шөкер итеп, 65 ел дәвамында иңне иңгә куеп, бер-берсен ихтирам итеп яши. Кош-кортлары, Сакалбай кушаматлы яраткан кәҗәләре бар. Хәләф абый кәҗәне үзе сава, иртәне кәҗә сөте эчүдән башлыйлар.
– Ходай сәламәтлектән аермасын! Дөньялар имин булсын да, күк йөзен кургаш болытлар каплый күрмәсен! Оҗмахта яшибез бит. Һәрбер көннең кадерен белеп, якыннарыңны янәшәңдә тоеп яшәүдән дә зуррак бәхет булуы мөмкин түгел! Җиде дистә елга якын карчыгым белән иңне иңгә куеп яшибез. Тормыш булгач, өйдә савыт-саба да шалтырагандыр, тик без эчтәгесен тышка беркайчан да чыгармадык. Яшьлек ничек тә уза ул. Олыгайгач, узган елларны, үткән елларны матур истәлекләр белән искә алыр өчен үкенмәслек итеп яши дә белергә кирәк. Хәләлем белән мин бәхетле ир һәм кадерле әти булып яшәдем, – ди Хәләф Мәҗитов.
Лилия Шәймиева
Гөлназ Зиннәтуллина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев