Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Гаилә

15 май – Халыкара Гаилә көне

Шул уңайдан бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Гаилә – җылы учак” дип исемләнгән чара узды

Чарага җирлегебездә күп еллар кулга-кул тотышып тормыш юлыннан озын-озак еллар бергә атлаучы үрнәк гаиләләр чакырылган иде. Алар: Метрәй авылыннан гаилә корып яшәүләренә 65 ел тулуны билгеләп үтүче Люция һәм Мирзанур Галимовлар, Баек авылыннан 60 ел бергә яшәүче Сәлихҗан һәм Фәния Шәгалиевлар, Мөслим авылыннан алтын туйларын билгеләп үтүче – Рәйсә һәм Васил Фәхразиевлар, Рус. Шуган авылыннан үрнәк гаиләләрнең берсе – Анна һәм Александр Котковлар һәм 2025 елның 4 маенда гаиләләрендә 3нче сабый аваз салган Мөслим авылында яшәүче – Гөлүзә һәм Илнур Шәрәфиевлар гаиләсе.

Район башлыгы Альберт Хуҗин чарада катнашучы барлык гаиләләрне һәм мөслимлеләрне Гаилә көне уңаеннан тәбрик итте. Чарада катнашучы гаиләләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм чарасы юбилейларын билгеләп үтүче гаиләләрне тәбрикләүләр һәм матур җырлар белән үрелеп барды.

Динар Нуретдинов фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев