Үзмәшгульләр дөнья көтә
Мөслим кызы Гөлназ Заһидуллина да шундый булганнарның берсе. Үзенә эшләргә, хыялында йөрткән эшен башлап җибәрергә карар кыла райондашыбыз.
Эшлим дигән кешегә эш карышмый. Үҗәтлек һәм теләк булса бигрәк тә! Мөслим кызы Гөлназ Заһидуллина да шундый булганнарның берсе. Үзенә эшләргә, хыялында йөрткән эшен башлап җибәрергә карар кыла райондашыбыз.
2024 елның ноябрь аенда үзмәшгуль булып теркәлә. Фатирының балконы да Гөлназга эшен алып бару өчен бик уңайлы була. Балконын эш зонасы итеп үзгәртеп, биредә пешерү, әзерләү өчен кирәкле шкафлар, электр плитәсе һәм духовка, башка кирәкле җиһазлар урнаштыра.
– Үземне белә-белгәннән бирле пешерергә яратам. Дүртенче сыйныфта укыганда ук әни миңа ипи пешерүне йөкли иде. Кемдер өйрәтте дип әйтә алмыйм. Һәрнәрсәгә үзлегемнән өйрәндем. Кайбер хатын-кызлар көн саен ни пешерергә белмичә баш вата, миндә андый уйларның булганы юк. Җир йөзендә мең төрдән артык ашамлык бар. Үз фантазияңне эшкә җигеп пешергән очракта, берсен-берсе кабатламаган әллә никадәр ризык әзерләргә мөмкин! Өй ризыгы башка инде! Ул күпкә тәмлерәк тә, файдалырак та! – ди Гөлназ.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 28 февраль санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев