Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Ярдәм бар: ал да файдалан!

Районыбызда эре инвесторлар һәм эшмәкәрләрдән тыш кече һәм урта бизнес субъектлары да байтак. Районыбызда кече һәм урта бизнес субъектларына эшкуарлык эшчәнлеген үстерүдә нинди ярдәм күрсәтелә? Район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Фәнил Вәлиев белән әңгәмәбез шул хакта.

– Фәнил Фәизович, районыбызда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр күпме?

– Бүген район территориясендә 467 кече һәм урта эшкуар эшли, шуларның 366сы – шәхси эшмәкәр, 101 юридик зат бар. 1124 райондашбыз үзмәшгуль булып исәпләнә. Барлыгы 2493 кеше урта һәм кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

– Эшмәкәрләр эшчәнлегенә ярдәм программалары бармы?

– Районда эшкуарлык эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итү максатында 2022-2026 елларга кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы булдырылды. Программаны гамәлгә ашыру эшкуарлык өлкәсендә сыйфатлы үзгәрешләргә китерер, эшкуарлыкны үстерүнең нигезе булыр, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирер, дип ышанабыз. Эшмәкәрләргә ярдәм итүче программалар, хокукый актлар хакында газета, радио, социаль челтәрләр аша да мәгълүмат җиткерәбез. Эшмәкәрләр белән төрле очрашулар уздырабыз, үзара ярдәм чаралары хакында сөйләшәбез.

– Хөкүмәтебез тәкъдим иткән ярдәм чараларын кулланучылар бармы?

– Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен тәкъдим ителүче финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларыннан ике эшмәкәр файдаланды. Ике социаль эшмәкәр 2 млн 700 мең сум күләмендә ярдәм алды. Республика тарафыннан кризиска каршы чаралардан өч эшмәкәр файдаланды. Аерым алганда, эшмәкәрлекне үстерү фонды тарафыннан урта һәм кече эшмәкәрләргә бирелүче микрозайм нигезендә бер эшмәкәр 200 мең сум ярдәм алды. Кредит каникулларыннан файдаланып, бер эшмәкәр – 3 млн 110 мең сум, тагын бер эшмәкәр, гарантия фонды нигезендә,  2,5 миллион сум финанс ярдәме алды. Федераль үзәктән тәкъдим ителүче кризиска каршы чаралардан ун предприятие файдаланды, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә бирелүче ташламалы кредитлар күләме 1 млрд 25 млн сумны тәшкил итте. 

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз 

Фото –  район администрациясе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев