Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Дәүләт эшмәкәрләргә ярдәм итә

Россиядә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты тормышка ашырыла.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә багышланган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрид Габделганиев катнашты. Сүз “Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проектын тормышка ашыру хакында барды.

Икътисад министры билгеләп үткәнчә, 2024 елда эшмәкәрлекнең сыйфатлы үсешен һәм аның микродан – кече, аннан урта компанияләргә күчешен тәэмин итәргә, шул рәвешле икътисадның реаль секторындагы предприятиеләр санын арттырырга кирәк. Кече һәм урта эшмәкәрләргә финанс ресурсларына, шул исәптән ташламалы финанслауга юл ачу, бу өлкәне популярлаштыру, бизнес алып бару шартларын яхшырту, кече һәм урта эшмәкәрлекне тормышчан итү максатыннан төрле проектлар эшли. Шуларның берсе – “Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проекты ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла. 2024 елда хөкүмәт ярдәменең күләме, шул исәптән “Кече һәм урта эшмәкәрлек” илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен бүленгән сумма якынча 1,4 млрд сумны тәшкил итә.

Рәмилә Сәләмова

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев