Бытбылдык ите тәмле!
Альбина һәм Фаил Абдуллиннар бытбылдыклар үстерә
Альбина һәм Фаил Абдуллиннар, яшь булуларына карамастан, икесе дә үҗәт һәм максатчан. Гаилә бытбылдыклар үстерә. Бытбылдыкны өлкәннәр бүдәнә дип тә йөртә.
– Бытбылдыклар үстерүгә минем шушы кош итен яратуым сәбәп булгандыр. Фазаннар семьялыгыннан булган бытбылдык итен бер ашап карадым да гашыйк булдым. Безнең җирлектә аны үстерүчеләр бик сирәк. Бу кош элек кырларда, су баса торган болыннарда, урман кисентеләрендә генә яшәгән, дип беләм. Хәзер аны шәхси ихатада да асрыйлар. Бытбылдык ите яратуымны белгәч, ирем аны үстереп карарга тәкъдим итте. Ярый әле тәкъдимен кире какмаганмын. Бу итне күпме ашасам да, туймам төсле, – ди Альбина.
Бытбылдыкларны йомыркадан чыгарып үзләре үстерәләр. Бу эштә Альбинаның әти-әнисе зур терәк булып тора.
– Инкубаторга берьюлы 350гә якын йомырка куябыз. Йомыркаларны үзебезнең бытбылдыклар сала.16 көннән әкренләп чыга башлыйлар. 350 йомырканың гадәттә 150-200еннән бытбылдыклар чыга. Безнең бытбылдыклар үзләре утырып чыгара торган түгел. Кеше ярдәменнән башка үсә алмыйлар, җылы яраталар, – ди гаилә башлыгы.
Бытбылдыклар өчен Фаил сарайдагы бер бүлмәне җылытып, махсус урын ясаган. Йомырка сала торган бытбылдыкларны һәрвакыт алыштырып торалар. Алыштырмаган очракта, бытбылдык ите каты һәм тәмсез була икән.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 24 гыйнвар саныннан укыгыз.
Фото – Абдуллиннарның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев