Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Эшмәкәрлек

Ат – татарның яшәү символы

Җирлегебездә үз эшләрен башлап, уңышлы эшләүче эшмәкәрләр аз түгел. Шуларның берсе – Гөлнар һәм Азат Хөснуллиннар. Райондашларыбыз ел саен 3 меңгә якын каз үстереп сата. Хуҗалык шулай ук 20дән артык ат та тота.

– Үз эшебезне ачуга һәлакәт сәбәп булды. Үзгәртеп кору башлангач, без дә күпләр кебек кием-салым алып кайтып сата башладык. Товар алырга барганда, машина юл читенә төшеп тәгәрәде. Авыр тән җәрәхәтләре алып, умыртка баганасы сынып, урын өстенә калдым. Биш ел күңел төшенкелегенә бирелеп өйдә яттым. Шунда тормыш иптәшем Азат үз эшебезне башлап карарга тәкъдим итте. Куркып кына башлаган идек, менә тугыз ел казлар үстерәбез. Атлар тота башлауга быел бишенче ел, – ди Гөлнар Хөснуллина.
Гөлнар – Иске Вәрәш авылы кызы. Әнисе, әбекәйләре дә күпләп каз асраган, кош-корт тоткан Гөлнарга бу эш авыр түгел. Һөнәре буенча икътисадчы булгач, керем белән чыгымны исәпләү дә җиңел.
Җир биләмәләре Азат абыйның туган авылы Ташлыярда урнашкан. Мал торакларын тәртиптә тотуда, хуҗалык эшләрендә уллары Алмаз да ярдәм
итә. Экскаваторлары да бар. Азатның тракторчы-машинист белгечлеге булгач, бөтен техниканы үзе иярли. Җир эшләрен үз техникалары ярдәмендә башкаралар. 

Лилия Шәймиева

Фото – Г.Хөснуллинаның шәхси архивыннан

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев