Ураза гаетен каршылап
30 март көнне барча мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә.
Рамазан аен ел буе сагынып көтсәк тә, изге көннәр сизелми дә үтеп китте. Изге аебыз тәмамланып килә. Ураза гаетен дә мөселман кардәшләребез сагынып көтә. Бу көнне мөселманнар яшәгән һәр йортта тәмле коймаклар пешә, чәйләр әзерләнә.
Шәүвәлнең беренче көнендә Ураза гаете билгеләп үтелә. Бу – Рамазан уразасы тәмам булганнан соң бәйрәм ителә торган көн. Бу көндә гает намазын уку һәр мөселманга тиеш. Гает намазына барганда, юлда тыныч тавыш белән тәкбир әйтеп бару – күркәм гамәлдер.
Гает – бәйрәм, иман ияләренең дөньядагы шатлык һәм сөенеч көннәре. Аллаһка камил итагатькә, Аллаһ вәгъдә кылган изге гамәлләрнең савабына сөенеч. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Әйт: “Бу Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте. Моның өчен шатлансыннар. Дөреслектә, бу аларның җыйган нәрсәләреннән хәерлерәктер” (“Юныс”, 58). Гает – шөкер вә зикер көне. Гает – күпләр уйлаганча, уен-көлке, кәеф-сафа корып утыра торган көн түгел, бәлки, Аллаһны искә төшерү, аның бәндәләренә булган нигъмәтләрен күрсәтү, аңа хәмде-сәнә әйтү, бар нигъмәтләр өчен шөкер итү көне. Аллаһ үзенең бәндәләренә ураза көннәре үткәч, тәкбир әйтеп, шөкер итәргә боерды: “Ул билгеле көннәрне ахырга җиткерүегезне һәм Аллаһ сезне туры юлга күндергәне өчен аны бөекләвегезне тели. Бәлки шул вакытта сез Аллаһка шөкер итәрсез”.
Гает көненең әдәпләренә килгәндә, гает көннәрендә ураза тоту рөхсәт ителми. Әбү Сәгыйть (р.г.) тапшыра: “Аллаһның илчесе ике көннең уразасыннан тыйды: ифтар һәм корбан көннәре” (Бохари, Мөслим). Кояш баеп, гает төне кергәннән алып, гает намазына кадәр тәкбир әйтү сөннәт булып тора. Ир кешеләр мәчетләрдә, өйләрендә, базарларда, юлларда гыйбадәтләрен һәм шатлыкларын белдереп тавыш белән тәкбир әйтә алалар. Гает көнендә бер-береңне сөендерү, табын әзерләп кунаклар чакыру, аларны сыйлау, туган-кардәшләрнең хәлләрен белеп кайту, “Аллаһ синнән дә, миннән дә кабул итсен” дигән тәбрикләүләр киңәш ителә. Гает көнендә гает намазын калдырудан сакланырга кирәк. Аллаһның илчесе галәйһиссәләм безгә гает намазына госелләнеп, ислемай сөртеп (ирләргә), иң матур киемнәрне киеп килергә киңәш итте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм гаеткә Йәмән җирлегеннән алып кайткан иң затлы киемнәрен кигән.
Рамазан аеның күркәм сыйфатлары күп. Шуларның берсе – ураза тотучыларның ай буе кылган игелекле гамәлләренең Рамазаннан соң да дәвам итүе. Рамазан ае дәвамында күп кенә мөселманнар элек кылмаган биш вакыт намазны укый башлады, иманын ныгытты. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.с.) хәдис шәрифендә болай әйтә: “Гамәлләрегезнең иң яхшысы – дәвамлы булганыдыр”. Иң мөһиме – яхшы гамәл гомер буе эшләнергә тиеш. Рамазан аеннан соң шәүвәл аенда 6 көн ураза тоту шулай ук хәдискә таяныла. Анда болай диелә: “Кем ки Рамазан дәвамында ураза тотса, аннан соң шәүвәл аенда да аңа тагын 6 көн өстәсә, ел буе ураза тоткан кебек булыр”.
Габдрахман Хәбибуллин.
2023 елгы “Татар гаилә календаре”ннан алынды.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел 28 март санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев