Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Ураза бәйрәме

Мәчеткә килгән барлык ир-ат һәм хатын-кызлар гает намазы укыдылар.

Ураза бәйрәме иртәдән үк Җәмигъ мәчетендә башланды. Җыелган халыкка Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин бик үтемле итеп вәгазь сөйләде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов барлык Мөслим халкын Ураза гаете белән тәбрикләде. Мәчеткә килгән барлык ир-ат һәм хатын-кызлар гает намазы укыдылар. Шунысы куандыра, елдан-ел мәчетләребезгә күбрәк халык йөри, ураза тотучылар арта, ифтар мәҗлесләре уздыручылар күбәя. Бәйрәм иртәсе тышта әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте. Рәмилә Сәләмова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев