Туган көн туганлыкны ныгыта
Әд дөнья сәгатән фә әҗегаләһә тагәтән. Дөнья – мизгел, аны гыйбадәттә үткәр гел. Хәдис.
Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә Яхъя (г-м) һәм Гайсә (г-м)нең туган, үлгән, кубарылган көннәрен искә ала (“Мәрьям” сүрәсе, 15нче һәм 33нче аятьләр). Хакыйкатьтә, ислам динендә туган көнне, Яңа елны зурлап билгеләп үтү юк, чөнки һәр туган көн, һәр Яңа ел үлемне якынайта. Беребезнең дә үләсе килми.
Бу дөнья – хезмәт урыны – Аллаһы кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, башкаларга ярдәм итеп, ахирәт савабы җыя торган иген кыры. Дөньяны бушка, заяга үткәрергә ярамый. Аллаһы Раббыбыз, туган, үлгән, кабат кубарылган көннәрне безгә Коръәндә искә алган икән, һәр туган көнеңне уйлап, гомереңне барлап, гөнаһларга тәүбә итеп, изге эшләргә ният кылып билгеләүдә гөнаһ юк. Ул үзенә күрә хисап көне булырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: “Кардәшләр, үзара аралашып яшәсәгез, йөзегез нурланыр, калебегез чистарыр, ризыгыгыз киңәер, арагызда мәхәббәт артыр”, “Бер-берегезгә бүләк бирегез, араларыгыз якынаер”, – дигән сүзләре бар. Ә аралашыр, бүләкләр бирешер өчен бер сәбәп кирәк. Туган көннәрне бу эштә сәбәп итүдән курку дөрес түгел. “Башкаларны хөрмәт итә алмаган Аллаһыны хөрмәт итә алмас” дигән хәдисне дә онытмыйк.
Аллаһы Раббыбыз гайбәтне харам кылды. Кызганычка каршы, көн буена күпме кешенең гайбәтенә керәбез, шуның аркасында күпме изге гамәлләребез юкка чыга. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Берәү Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә иман китерсә, матур сүзләр генә сөйләсен, матур сүз сөйли алмаса, дәшми торсын”, – дигән. Шулай ук: “Начарлыкка карамагыз, начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны сөйләмәгез, начарлык шуннан куәт алыр һәм сез начарлыкны таратучы булырсыз”, – дигән хәдис тә бар. Бүген без гомеребезне бер-беребезнең кимчелекле якларын тикшереп үткәрәбез. “Берәү берәүнең кимчелеген яшерсә, Аллаһы Кыямәт көнендә аның бер гаебен яшерер”, – диелә хәдистә.
Берәү, 40 елмы, 50 елмы яшәп, Аллаһының шул нигъмәтенә шөкер йөзеннән дусларын, туганнарын җыеп туган көн итәргә җыена икән (әлбәттә, әлеге туган көн табыннары Аллаһыны зурлый торган, шөкерана кыла торган, хәләл ризыклы булырга тиеш), шунда барып ул кеше турында берәр яхшы сүз әйтсәм бидгать булмасмы, дип аптырап йөрибез. Ә гайбәт сөйлисе булса, уйлап, исәпләп тормыйбыз.
Әлеге табыннарга барудан курыкмаска кирәк. Яратучыны онытып, яратылганны гына мактап хәмер эчеп утыра торган табын булса, ул бидгать кенә түгел, харам булыр иде! Туган хакын хаклыйм дип, Аллаһы хакын аяк астына салмау зарур. Раббыбыз бездән риза булсын өчен безгә Аллаһы хөкемнәренә риза булырга, кушканнарын үтәргә һәм язмыштан зарланмаска кирәк.
Гайсә (г-м) кебек туган көнеңдә, үлгән көнеңдә, кубарылган көнеңдә Аллаһының сәламен алырлык итеп гомер итәргә насыйп булса иде. Һәр туган көн үлемне якынайтса да, үлем җәннәткә капка булырлык итеп, иман әһеле, сәҗдә әһеле булып яшәргә, актык сулышларыбызда калебе сәлим (саф күңел) белән Аллаһының хозурына күчеп, җәннәттә Аллаһының дидарын күрергә Раббыбыз һәркайсыбызга насыйп итсә иде.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Күңел бакчасы. Вәгазьләр” китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев