Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Тойгелдедә лагерь эшләде

Тойгелде авылының ике мәчете дә халкыбызны туры юлга – Аллаһ юлына күндерү өстендә бердәм эшли.

 Быел  кышкы каникуллар чорында Яшел мәчеттә – ир балалар, “Кыйбла” мәчетендә кызлар өчен лагерь эшләде. 

“Кыйбла” мәчетендә лагерь эшчәнлеген авылдашыбыз Мәгьсүмҗан Миннеханов алып барды. Кызлар алты көн буе дин нигезләрен үзләштерделәр. Дәрестә алган белемнәрен сорау-җавап, викторина, кроссворд кебек мавыктыргыч уеннар аша ныгыттылар. Кул эшләре белән дә бик теләп шөгыльләнделәр кызлар. Милли бизәкләр чигеп, калфаклар тектеләр, конфетлы чәчәкләр, сәйләннәрдән беләзекләр ясадылар. Бу эшләрдә аларга Раушания Дәүләтова зур ярдәм күрсәтте.

Альмира Габделхакова.

Тойгелде авылы.

Фото – Альмира Габделхакованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев