Татарстан мөфтие Корбан бәйрәме көннәрендә намазның үзенчәлекләре турында сөйләде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәме көннәрендә һәр фарыз намаздан соң «тәкбир-тәшрик» әйтергә кирәклеге турында сөйләде
«5 июньдә иртәнге намаздан башлап 9 июньдә көндезге намазга кадәр һәр фарыз намаздан соң тәкбир-тәшрик әйтелә», -дип хәбәр итте мөфти үзенең Телеграм-каналында.
Ул шулай ук корбан чалуны 8 июньдә кояш баеганчы башкарырга кирәклеген искәртте.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан мөселманнары Корбан бәйрәмен 6 июньдә билгеләп үтәчәк. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган иде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев