Тәкъваларның йорты
Кем мәчетне сөйсә, Аллаһ аны яратыр
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, фарыз намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның һидаяткә ирешүчеләрдән һәм җәннәткә керүчеләрдән булулары бик ихтимал” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 18 аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмнең мәчет хакында әйтелгән хәдисләре бар: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яраткан җир – мәчет, ә сөймәгәне – базарлар”. “Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: “Кая минем күршеләрем?” – дип сорар. Фәрештәләр: “Йә Раббыбыз Аллаһ, ә кемнәр синең күршеләрең?” – дип әйтерләр. “Кемнәр мәчеткә еш йөрде”, – дип, Аллаһы Тәгалә җавап кайтарыр”.
“Мәчет ул – Аллаһы Тәгаләнең йорты. Мәчеткә килүче Аллаһы Тәгаләнең кунагы булып саналыр”. Гадәттә, кунакка килгән кешегә игътибар күрсәтәләр, аны хөрмәт итеп сыйлыйлар. Мәчеткә килгән кешене Аллаһы Раббыбыз 4 бүләк белән бүләкли: үзенең рәхмәтен иңдерер, күңеленә тынычлык салыр, Кыямәт көнендә сират күперен җиңеллек белән үтәргә булышыр, үзенең ризалыгын насыйп итәр.
“Кем мәчетне сөйсә, Аллаһ аны яратыр”. “Мәчет ул – тәкъваларның йорты”. “Кыямәт көнендә Аллаһның гареш күләгәсеннән башка бернинди дә ышыклану булмас. Җиде төркем кеше Раббыбызның күләгәсендә булыр. Шулардан берсе – йөрәге мәчет белән бәйләнгән кеше”. Шуның өчен без мәчеттән дөньяга чыгабыз. Чөнки безнең өстебездә хаклар бар: гаилә, балалар, туганнар, эш. Шуларны үтәгәч, яңадан Аллаһның йортына кайтабыз.
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Берәр җиргә җәза җибәрергә теләсәм, кешеләрнең мәчеткә йөрүен, минем өчен бер-берсен яратуларын, төннең ахыргы вакытында гөнаһлары өчен гафу сораучыларны күрсәм, газабымны тоткарлыйм”.
Мәдинәдә Бану Сәләмә исемле кабилә яшәгән. Аларның йортлары мәчеттән ерак була. Алар мәчеткә якынрак җиргә күченергә тели. Аларның шундый ниятләре булуын ишеткәч, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам: “Үз урыныгызда калыгыз. Мәчеткә барган һәр адымыгыз язылып бара”, – дип киңәш бирә. Шуның өчен мәчеткә барган һәр адым саен бер савап языла, бер гөнаһ юыла һәм ахирәттә дәрәҗәбез бер баскычка күтәрелә. “Кем өйдә тәһарәт алып, мәчеткә барса, шул ихрам киеп, хаҗга юл тоткан кешегә охшаган булыр”. “Җәмәгать белән укылган намаз, ялгыз укуга караганда, 27 мәртәбә яхшырак”. Берәр кешегә фәлән җирдә эшләгән өчен – 1000 сум, ә башка урында 27000 сум түлиләр дип әйтсәләр, кайсын сайлыйбыз? Әлбәттә, кайда күбрәк түлиләр – шунысын. Өйдән чыкканнан алып, кайтканчыга кадәр кеше намазда булып саналыр. Кеше мәчеттә булганда, фәрештәләр аның гөнаһлары кичерелсен һәм Аллаһ үзенең рәхмәтен салсын дип дога кылырлар. Фәрештәләр гөнаһсыз һәм Аллаһка якын булып торалар. Шуның өчен аларның догалары кабул ителә.
Бервакыт Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм Әбү Дарда радыйаллаһү ганһү исемле сәхабәгә әйтте: “Аллаһы Тәгаләне алдыңда күргән шикелле гыйбадәт кыл, үзеңне мәетләр янында дип сана, рәнҗетелгән кешеләрнең догасыннан саклан, мәчеткә таба шуышып барырлык кына көчең калса да, төнге һәм иртәнге намазларны җәмәгать белән укуны калдырма”.
Рәсүл Әкрам галәйһиссәлләм, Мәккәдән Мәдинәгә күчкәч, иң элек мәчет салдыра. Төптән карасаң, Мөхәммәт галәйһиссәләмнең йорты, җире, туганнары, танышлары Мәккәдә кала, Мәдинәдә аның бернәрсәсе дә булмый. Ләкин, шуңа карамастан, пәйгамбәр галәйһиссәләм мәчет төзи. Башка кеше, йорт салып, сәүдә үзәге ачар иде, ләкин Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм мәчеттән башлый.
Мәчет булмаган җир, начарлык, әшәкелек, бозыклык, фәхишәлек белән тулыр.
Мәчет “мәсҗид” сүзеннән алынган. Гарәп теленнән татарчага “сәҗдә кылына торган урын” дип тәрҗемә ителә. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда (мәчетләрдә), иртән һәм төштән соң иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып, аны тәсбих итәләр” (“Ән-Нур” сүрәсе, 36-37 аятьләр).
Пәйгамбәр Мөхәммәт галәйһиссәлам вакытында төрмәләр булмаган. Мөселманнарга каршы сугыш алып баручы һәм зыян салучы бер кабиләнең башлыгы аларга әсир булып төшә. Сәхабәләр аны мәчетнең бер баганасына бәйләп, өч көн һәм өч төн тоталар. Шул вакыт эчендә аны эчертәләр, ашаталар, тышка чыгарга рөхсәт итәләр. Шуннан соң мөселманнар ул кешегә: “Син ирекле”, – дип, мәчеттән чыгаралар. Бу кеше өч көн дәвамында сәхабәләрнең гыйбадәт кылуын, бер-берсенә карата хөрмәтен күреп, йөрәгендә ислам диненә мәхәббәт уяна һәм ул аларга: “Мин дә сезнең кебек булырга телим”, – дип, ислам динен кабул итә.
Пәйгамбәр Мөхәммәт Мостафа саллаллаһү галәйһи үә сәлләм сәхабәләр белән бергә мәчеттә ислам дине мохитен булдыра. Аннары бу мохит өйдә дә, урамда да, базарда да, эш урыннарында да барлыкка килә. Тирә-юньдә тәртип, тынычлык, иминлек булуын теләсәк, иң элек аны мәчеттә булдырырга кирәк. Бөтен нәрсә мәчеткә бәйле. Кем мәчетне җанландырса, шул 6 нигъмәткә ия була: Аллаһы Тәгалә аның йортын җанландырыр, фәрештәләр аның белән булырлар, авырып китсә, фәрештәләр хәлен белергә дип аның янына килерләр, эшендә фәрештәләр ярдәм итәрләр, мәчет дога кылыр, иманына бай булыр.
Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазга азан әйтелеп, биш вакыт намаз да халык белән тулсын. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп ит.
Ибраһим Шаһимәрданов.
ТР Мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан алынды.
Динар Нуретдинов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев