Сабырлар морадына җитә
Хәрамнан тыела белгән өчен 900 дәрәҗәдә савап булыр, ди.
Коръәннең “Әл-Бәкара” сүрәсендәге 152-158 аятьләр сабырлыкка өнди. Аллаһы Тәгалә: “Әй бәндәләрем, мине сөенечле вакытыгызда искә алсагыз, мин сезне авыр вакытыгызда искә алырмын”, – дигән. Адәм баласының кайгылы вакыты кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә каршысында җавап биргәндә була. Бу дөньяда авырлык соң чиккә җитеп, адәм баласы чыдый алмаса, үлеп котыла. Әмма кыямәт көнендә гөнаһлары өчен тәгаенләнгән җәзасын үтеп бетермичә котыла алмый.
Бу дөньяда адәм баласы бәхетле булсын өчен, үзе сәламәт, гаиләсе тыныч булса, шул җитә. Әмма кешенең бер җире дә авыртмаса, гаиләсендә тынычлык булса, ул дөнья куа башлый. Авырый башласак, үлем дә, Аллаһы Тәгалә дә искә төшә, нәзерләр әйтәбез, сәдакалар тотып йөгерәбез. Сәдаканың кайгылы вакытта бирелгәненә караганда, сөенечле вакытта бирелгәненең әҗере йөз мәртәбә артыграк икәнен беләбезме? Аллаһы Тәгалә безгә күрергә – күз, ишетергә – колак, әгъзаларыбызны, акыл бирде, шушы акыл белән зиннәтләп, безне бөтен мәхлүкаттан өстен итте. Безгә шуңа шөкрана кылырга кирәк. Иманның яртысы – шөкрана, яртысы – сабырлык.
– Минем биргән нигъмәтләремә шөкранә кылыгыз, көфрана кыла күрмәгез (кадерсезләмәгез). Берүк артыгын алып, исраф итеп, черетеп, күгәртеп бетерә күрмәгез, – ди Аллаһы Тәгалә.
Бүген без көфран нигъмәткә күп юл куябыз, кирәгеннән артык күп киемнәр алабыз, кирәгеннән артык ризыклар әзерлибез. Җәбраил фәрештә: “Көфран нигъмәткә юл куелган җирдә малда бәрәкәт булмас”, – ди.
Безнең илебездә бөтен төрле казылма байлыклар да бар. Аллаһның нигъмәтләре чиксез, әмма көфран нигъмәткә юл кую аркасында әллә нигә ирешә алмыйбыз. Кайсы гына тармакны карасаң да, исәпсез, иясез мал аунап ята. Урып-җыю вакытында юл кырыеннан коелып калган ашлыкны себерке белән капчыкларга тутырып йөрерлек җирләр бар. Болар барысы да нигъмәтне көфран итү (кадерсезләү).
“Әл-Бәкара” сүрәсендәге аятьләрнең берсендә: “Сөенеч бирермен сабырларга”, – диелә. Нинди кешеләр сабыр? “Иннә лилләһи, үә иннә иләйһи рааҗигүүн” дип дога кылган кешеләргә сабырлык иңәр. Берәүнең үлгәнен ишетсәк тә, авырсак та, малыбыз үлсә дә, тәлинкәбез төшеп ватылса да, иң беренче итеп шушы аятьне укып, Аллаһның казасына риза икәнлегебезне белдерергә тиешбез. Без кайбер әйберләрне үзебезгә каза дип кабул итәбез. Хакыйкатьтә ул безнең өчен каза булмый.
Бер кешегә бик авыр кайгы килә, ул бала хәсрәте кичерә. Аллаһ Раббыбыз фәрештәләрдән: “Ул кеше хәзер нишли?”, – дип сорый. “Иннә лилләһи, үә иннә иләйһи рааҗигүүн”, дип дога кылды, шушы кайгыга ризалык бирде”, – диләр фәрештәләр. “Җәннәттә аңа урын билгеләгез”, – дип әйтә Аллаһы Тәгалә. Адәм баласы сабыр итәргә тиеш. Килгән бәла-казага сабыр итүгә 300 дәрәҗә әҗер-савап булыр, ди. Аллаһы Тәгаләнең кушкан фарызларын үтәүдә (эшне куеп торып үз вакытында намаз укысак), сабырлык күрсәтсәк, 600 дәрәҗәдә савап булыр. Хәрамнан: аракыдан, урлап китерелгән малдан, дуңгыз итеннән баш тартсак, гайбәт сөйләүдән тыелып кала алсак, моның өчен 900 дәрәҗәдә савап булыр, ди. “Менә шундый мөселманнар – Аллаһның рәхмәтенә ирешүчеләр һәм алар җәннәткә керүчеләр”, – дип әйткән Аллаһ Раббыбыз. Димәк, Аллаһның фарызларын үтәүдә сабырлык күрсәтәбез. Аның биргән нигъмәтләренә шөкер итәбез, көфран нигъмәткә юл куймыйбыз. Сөенечле вакытта да Аллаһны искә төшерәбез, әрвахларыбызны дога белән сөендереп торабыз, бәла-казаларга сабыр итәбез.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые.
“Йөз дә бер вәгазь” китабыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев