Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Рухың сәламәтме?

Бүгенге көндәге мөселман өммәтенең зәгыйфьлеге турында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырган

Заман кешесе бик мәгълүматлы. Интернет, кесә телефоннары, күптөрле гаммәви мәгълүмат чаралары халыкны дөнья вакыйгалары белән таныштырып тора. Мөселман деньясы, ислам дәүләтләре турында да хәбәрдар булып торабыз, әмма, ни хикмәт, мөселманнар еш кына тискәре яктан телгә алына. Баксаң, бүгенге көндәге мөселман өммәтенең зәгыйфьлеге турында пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 14 гасыр элек үк үзенең бер хәдисендә әйтеп калдырган.

“Минем өммәтемә шундый заман килер, – дигән ул. – Биш төрле әйберне яратырлар, биш төрле әйберне онытырлар. Беренчесе – дөньяны яратырлар, ахирәтне онытырлар”. Кайбер мөселман кардәшләребез шушы хәдисне укыйлар да дөньялыктан бөтенләй ваз кичәләр, бу дөнья безнең өчен түгел икән, диләр. “Бу дөнья – мөэминнәр өчен төрмә, имансызлар өчен – җәннәт” дигән хәдисне укыгач та шундый ук нәтиҗәгә киләләр. “Динсезләр җәмгыятенә хезмәт итәсем килми” дигән сылтау белән кайбер мөселман ирләре эшкә дә йөрми. Ѳендә ашарына ризык юк, балалары ач утыра. Хатыннары, аптырагач, бер сынык икмәк теләнеп күршесенә керергә мәҗбүр була. Ышанырга кыен, әмма шундый мөселман гаиләләре дә бар. Аракы эчмиләр, үзләре сау-сәламәт, намазлы-ниязлылар, шуңа карамастан, хәерче һәм мескен.

Кайберәүләр безнең дөньяви җәмгыятьтә хәләл юл белән акча эшләү мөмкин түгел дигән фикердә. Хөкүмәт эшендә эшләсәм, теге яки бу рәвештә хәрамга кереп китәрмен, дип курка. Андый фанатик үзе дә дөньядан ваз кичкән, хатынын эшләтми дә эшләтми инде, хәтта урамга да чыгармый. Балаларын бакчага, мәктәпкә җибәрмәүчеләр дә бар.

Бер чиктән икенчесенә ташланучыларга тагын бер кат Йосыф пәйгамбәр кыйссасын искә төшереп китү урынлы булыр.

Мисыр белән Фиргавен идарә иткән чор. Белгәнебезчә, Фиргавен үзен “иләһ” дип атый. Зинданнан чыккач, Йосыф шушы Фиргавен янына: “Мине эшкә ал, әле”, – дип килә. “Үз дәүләтеңә казна эшенә җитәкче итеп куй. Мин гадел һәм икътисад белемен беләм”, – ди. Башка кандидатура юк. Йосыф – Мисыр дәүләтендә бу өлкәдә бердәнбер белгеч, кирәкле кеше. Ә җиде елдан ачлык киләчәк. Йосыф пәйгамбәр үз халкы өчен ничек файда китерәсен белә. Мөселман кешесе үз эшенең остасы булырга, һәрдаим камиллеккә омтылырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш. Ә бүген динсезләр белән аралашасым килми дип өйдә яту, яисә, идеаль мөселман дәүләте эзләп, үз илеңне ташлап китү күзәтелә.

Күп кенә мөселманнарга үлгәннән соңгы тормыш – ахирәт турында сүз кузгатсаң, нәрсә сөйли икән бу дип аптырап калалар. Чөнки аның башы дөньялык белән каткан. Намазын укый да чаба, намазын укый да чаба – көне-төне дөнья куа. Хәрам белән хәләлне аерырга, дини китаплар укырга, яна аять-сүрәләр өйрәнергә, тормышның мәгънәсе турында уйланырга аның вакыты юк. Кайберәүләр хаҗга баргач та акча эшләп калу ягын карый: сумка-сумка товар ташый, зәм-зәм суын алып кайтып сата. Бер мөселман икенче мөселман өстендә ничек күбрәк акча эшләп калу турында баш вата. Шул ук хаҗ сәфәрендә гарәп илләренә килеп кергәч тә таможняда, кунакханәләрдә һәм башка урыннарда да мосафирлардан акча каерып калу ягын карыйлар. Югыйсә, ерак илләрдән килгән хаҗиларга ярдәм кулы сузу, ашатып, кундырып чыгару турында уйласалар, чын мөселман булырлар иде! Ә инде элекке байларның фәкыйрь мөселманнарны хаҗга җибәрү өчен сәдака бирү йоласы, гомумән, китапта гына калды. Аннан соң аптырыйбыз: ни өчен ислам дәүләтләрендә тыныч түгел, мөселман дөньясы таркау, дибез.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисе болай дәвам итә: “Үзләренең йортларын бик каты яратырлар, каберләрен онытырлар”. Бу турыда рәсүлебезнең (с.г.в.) тагын бер сахих хәдисендә телгә алына: “Кабергә яткач, өстә йөргән кешеләрнең аяк тавышларын ишетерсез. Иң соңгы кеше 40 адым киткәч, кабергә ике фәрештә керер дә сорау ала башлар”. Мәеткә дога кылып, көч биреп торырга кирәк. Астында – туфрак, өстендә – туфрак. Ә баш очында – Мөнкир белән Нәкир исемле ике фәрештә. Моңа ышану кыен, безнең белән мондый хәл булмас та кебек.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) икенче бер хәдисендә бу фикерне тагын да куәтли: “Андагы тынлыкка гаҗәпләнмәгез, сезнең генә колагыгыз ишетми. Каберстанда тавышлар, ай-һай, күп. Аллаһы Тәгалә сезнең колакларны алардан каплаган. Зиратта бөтен кабер өсләре дә тип-тигез, дип уйламагыз. Мондагы дәрәҗәләрнең күплеге...”

Ни өчен мәетнең башын кыйблага каратып калдыралар? Чөнки нәкъ менә шул яктан тәрәзә ачылачак. Аннан кешенең Кыямәт көненнән соң кая эләгүен күрсәтәләр. Берәү-ләргә: “Синең җәннәттәге урының менә шул”, – дип, җәннәтне күрсәтеп алачаклар да тәрәзәне ябып куячаклар. Ул кешеләр тизрәк Кыямәт көне килүен көтә башлаячак. Ә икенче бе-

рәүләргә җәһәннәмдәге урынын күрсәтәчәкләр… Гайбәт сөйләгән һәм намазларын уен-көлкегә санаган өчен кабердә үк ут эчендә ятучы кыз вакыйгасын искә төшерик.

“Өченчедән, малны бик яратырсыз”, – ди пәйгамбәребез (с.г.в.). Шулай дигәч, бөтен кеше: “Ә кем аны яратмый?!” – диячәк. Мал яратуның да төрле дәрәҗәләре бар. Кеше, иң беренче чиратта, намаз-гыйбадәткә өстенлек бирергә тиеш.

Рәсүлебез (с.г.в.)гә бер кеше килгән дә: “Йә рәсүлүллаһ, мин юмартмы икән, әллә саранмы? Моны ничек аңларга?” – дип сораган. “Акчаңны яки башка төрле матди байлыгыңны башка бер кешегә бирү рәхәтме, әллә авырмы?” – дип, сорауга сорау белән җавап биргән рәсүлебез (с.г.в.). Бирү рәхәтрәк икән, димәк, син – юмарт, киресенчә булса – саран. Пәйгамбәребез (с.г.в.) малны яратмагыз, дими, ә, бәлки, чама хисен югалтмаска куша. Малны нинди юл белән таптыгыз: хәләлме, әллә хәраммы? Аны нинди максатларда файдаланасыз? Исраф итмәдегезме?

Кыямәт көнендә адәм баласына биш төрле сорау биреләчәк. Беренчесе: намаз укыдыңмы? Намазлы кешеләр уң якка басачак, укымаганнар – сул якка. Уң якта торган кешеләрдән: “Гомереңне ничек үткәрдең?” – дип сораячаклар. Өченче сорау алда искә алып үткән мал турында булачак: малыңны кайдан алдың, кая куйдың? Балигъ булганнан алып үлгәнчегә кадәр һәр тиенең өчен хисап бирәчәксең.

Мөселманнарның дүртенче кимчелеге шул: дөньялыкны алып бару өчен ялганны яратырлар, әмма хакыйкатьне онытырлар. Нинди генә четерекле хәлдә калсаң да, сүзебездә дә, гамәлебездә дә хаклык өстенлек алырга тиеш.

Вафатына ике көн калгач, Мөхәммәд (с.г.в.) мәчеттә халык алдына чыга һәм: “Кайсыгызны рәнҗеттем?” – дип сорый. Беркем дә эндәшми. Аннан соң: “Кайсыгызга бурычым бар?” – ди. Арттагы рәтләрдә утыручы бер кеше күтәрелә дә: “Рәсүлүллаһ, миңа ике дирхәм бирәсегез калды”, – ди. “Миңа онытылган бурычымны түләү шуның белән Аллаһ каршына китүгә караганда күпкә җиңелрәк”, – ди рәсүлебез (с.г.в.). Ә бүгенге көндә ни күрәбез? Адәм баласы ялганны хак итеп күрсәтү өчен ничек кенә тырышмый да нинди генә хәйләләргә бармый. Шуңа күрә кайда – хак, кайда ялган икәнен, акны карадан аермыйча йөрүчеләр белән дөнья тулган. Монысы мөселман өммәте зәгыйфьләнүнең дүртенче билгесе була.

“Бишенчедән, үзләрен яратырлар, Аллаһыны онытырлар”, – ди рәсүлебез (с.г.в.). Моңа дәлил: гөнаһны белә торып эшләгәч, Аллаһы Тәгалә гафу итәр әле, дип өметләнү. Гөнаһ эшләгәч, ике рәкәгать тәүбә намазы укыйм да, әлхәмдүлилләһи, гөнаһым сөртелә, дип уйлау. Аллаһы хакына караганда үзенең нәфесен өстен куйган кешене Раббыбыз кичерерме? Адәм баласы бер хакыйкатьне онытучан. Гөнаһ кылу – тау башыннан зур бер ташны этеп төшерү кебек бик жиңел. Моның өчен бернинди акыл да, көч тә кирәкми. Этеп кенә җибәрәсең, ул үзе тәгәрәп төшеп китә. Хәтта артыннан да куып тота алмыйсың. Ә тәүбә итү ул – шул авыр ташны күтәрепме, тәгәрәтепме, әллә башка төрле ысуллар беләнме – кире үз урынына менгезеп куюга тиң. Аны менгергәнче җиде кат тирең чыга, 100 пот тоз ашыйсың, шушы мәгънәсез эшкә күпме гомер әрәм китә.

Рәсүлебезнең (с.г.в.) бер хәдисенә ышану авыр, әмма түбәндә сөйләнәчәк вакыйга чынлап та булган. Бер егет, каберләрне ачып, мәетләрнең алтыннарын чүпләп йөри икән. Хәтта алтын тешләргә кадәр суырып алган. Көннәрдән бер көнне егет үзенең бу әшәкелеге өчен вөҗдан газабы кичерә башлый. Үзен-үзе кая куярга белмичә газапланып беткәч, рәсүлебез (с.г.в.)гә барып сөйли. “Мондый гөнаһка кичерелү бармы?” – дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.) ни әйтергә белми. Егет иманга килеп, 40 көн, 40 төн туктамыйча тәүбә итә. 41нче көнне Җәбраил (г.с.) рәсүлебез (с.г.в.) янына килә һәм: “Аллаһы бу егетне кичерде”, – ди.

Менә шулай, гөнаһ кылуы җиңел булса да, аның кичерелүенә ирешү бик авыр. Рәсүлебез (с.г.в.)нең “Хаҗ кылган кешенең гөнаһлары кичерелә” дигән хәдисе бар. Әмма хаҗдан сабый бала кебек гөнаһсыз кайтуның бер шарты бар: беркем белән дә бәхәскә кермәү, бернинди ялган сөйләмәү һәм башка төрле гөнаһлар эшләмәү. Абдулла ибн Мөгаз хаҗ кылган вакытта төшендә Аллаһы Тәгалә белән сөйләшә.

– Быел ничә кеше хаҗ кылды? – дип сорый ул Аллаһтан.

– 600 мең, – ди Аллаһ.

– Ничәсенеке кабул булды?

– 6 кешенеке...

Гөнаһ кылуга җиңел карамасак иде. Бары шул вакытта гына мөселман өммәте көчле, кодрәтле, башкалар алдында сүзе үтә торган өммәткә әйләнәчәк.

Рамил Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы.

“Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләре” китабыннан алынды.

Фото: «Мөслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев