Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Дин вә вөҗдан

Ризыгың киң булсын, дисәң…

Коръәни Кәримнең “Бәкара” сүрәсендәге 212 аятьтә Аллаһы Тәгалә теләгән бәндәмне хисапсыз ризыкландырырмын, дигән

Күп кешеләр ашый-эчә торган нәрсәләрне генә ризык дип саный һәм бу сүз шул мәгънәне аңлата, дип уйлый. Чынлыкта, ризык дигән төшенчә ашау-эчүне генә түгел, Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяда кешеләргә биргән бөтен нәрсәләрен колачлый: торак урыны, кием-салым, хәләл җефет, балалар, мал-туар һ.б. Әмма Раббыбыз Коръәннең “Нәхел” сүрәсендәге 71 аятьтә болай ди: “Теләгән бәндәмнең ризыгын киң кылырмын, теләгән бәндәмнекен тар кылырмын”. Әлеге аятьтән аңлашылганча, барча ризык вә нигъмәт Аллаһы Тәгалә кулында һәм кемгә күпме бирәсен ул үзе белә.

Кайбер галимнәр фикеренчә, ризыгың киң булсын дисәң, җиде төрле гамәл-кагыйдәне үтәп яшәргә кирәк. Беренче һәм иң әһәмиятлесе – биш вакыт намазны үтәп бару. “Без сездән ризык сорамыйбыз, гыйбадәт кылганыгыз өчен сезне үзебез ризыкландырырбыз”, – ди Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә адәм балаларына.

Икенче гамәл – һәрвакыт тәкъва булу. Аллаһы Тәгалә газабыннан куркып, гөнаһ эшләүдән ерак тору тәкъвалык дип атала. “Әгәр тәкъва булсагыз, мин сезгә теләсә нинди авыр хәлдән чыгу юлын күрсәтермен”, – ди Раббыбыз. Шуңа күрә долларның, евроның бәясе төшә, кризис дип борчылырга кирәкми. Авырып китсәң дә, кайгы килсә дә, якыннарыңны югалтсаң да, артык кайгыру ярамый. Хакыйкатьтә, тәкъва кешеләр өчен бөтен эшнең ахыры хәерле тәмамлана.

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешүнең өченче шарты – тәвәккәл кылу. Тәвәккәл кылу ул – Аллаһы Тәгаләгә тапшырылу, таяну, дигән сүз, башка илаһларга түгел. Бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) болай ди: “Аллаһы Тәгаләгә тиешле рәвештә тәвәккәл кылсагыз, ул сезне очар кошларны ашаткан кебек ашатыр иде”. Кошлар иртә белән ач килеш ояларыннан чыгып китәләр, кич белән корсакларын тутырып кайталар. Тәвәккәл таш ярыр, ди халык мәкале. Бу исә һәрвакыт хәерле яңалыкка омтылу, максатларыңа ирешү юлында курыкмыйча, тәвәккәл кылу, дигән сүз.

Дүртенче шарт – тәүбә-истигъфар кылу. “Әйт, – ди Аллаһы Тәгалә. – Истигъфар кылып гөнаһларыгыздан тәүбә итегез. Тәүбә итсәгез, мин уңдырышлы яңгырлар яудырып, малларыгызны арттырам, бакчаларыгызны сугара торган елгаларга кадәр бирәм”. Гөнаһларыңны танып, тәүбә итү – зур нәрсә. Бәла-каза килгәндә: “Бу җәзаны Аллаһы Тәгалә ни өчен җибәрде икән?” – дип уйлый белү зарур. Ләкин ризыгың киң булсын өчен болар гына җитми. Көне-төне намазлык өстендә утырып кына тамагым тук, өс-башым бөтен булыр дип уйлау зур ахмаклык булыр иде. Кеше һәрвакыт хәрәкәт итәргә, бер хәерле эшне тәмамласа, шунда ук икенчесенә тотынырга, ислам кануннары рөхсәт иткән рәвештә үзен-үзе тәэмин итә белергә тиеш.

Аллаһы Сөбеханә вә Тәгалә әйтә: “Мәрьямнең бала табар вакыты җитеп, авыртуларга түзө алмый башлагач: “Хөрмә агачын селкет, – дидек. – Өлгергән хөрмәләр сиңа коелыр һәм син аларны ашап хәл алырсың”. Шулай итеп, нинди генә авыр хәлдә калсаң да, тик тормаска, хәлеңне җиңеләйтү өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

Ризык киң булуның тагын бер мөһим шарты – туганнар белән араны өзмичә, үзара дус-тату яшәү. Бу иң беренче чиратта әти-әниебез, якын туганнарыбыз алдында һәрдаим җаваплылык хисе тоеп яшәүгә кагыла. Шатлык килгәндә дә, бәхетсезлеккә тарыганда да бергә булырга кирәк. Шул вакытта гына кеше үзен рухи һәм бәдәни яктан көчле итеп тояр. Туганлык хисләре шатлык килгәндә түгел, авыр хәлдә калганда сынала. Безнең халыкта еш кына шундый хәл күзәтелә: бер кеше авырлыкка тарыса, бигрәк тә хурлыклы хәлгә калса, тормышның төбенә төшсә, бөтен туганнары аннан йөз чөерә. “Безнең нәселне рисвай иттең”, – дип әйтергә дә күп сорамыйлар. Егылган кешене кулыннан тартып торгызасы урында, киресенчә, башына сугалар. Туганлык җепләре менә шунда өзелә. Кайгыда бергә була белмәгән, ярдәм кулы сузмаган кеше белән шатлыкларны да уртаклашасы килми.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешүнең җиденче шарты – игелекләр кылу, ярдәмчел булу, Коръән уку, үзеңә генә түгел, башкалар өчен дә дога кылу, изге нияттә, изге юлда булу. Рәсүлебез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсә дигән: “Игелек кылып йөрсәгез, йөзегез якты булыр, ризыгыгыз киңәер, җисемегезгә сәламәтлек килер, адәм балалары сезне яратырлар. Бозыклык, гөнаһ кылып, начар юлда йөрүчеләрнең битләрендә каралык булыр, калебләре дә каралыр, сәламәтлекләре какшар, ризыклары тараер, тирә-юньдәге кешеләр мондый бәндәгә җирәнеп карарлар”.

Тормышыгыз көйсезләнеп, җирдә яшәүнең ямен тапмый башласагыз, ягъни кризис халәте кичерсәгез, шушы җиде шартны үтәп карагыз әле.

Рамил Юныс. Казан шәһәре Иске Таш мәчетенең икенче имамы.

Фото – «Мцслим-информ» архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев