Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазанны зурлап

Изге Рамазан ае тәмамлануын райондашларыбыз зурлап билгеләп үтте.

Ураза гаете – мөселман дөньясында иң күркәм, көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Ай дәвамында догалар укып, тәравих намазларына җыелып, ифтар ашлары уздырып үткәргән утыз көн уразаның олы бәйрәме ул. 

Ураза бәйрәме уңаеннан төп чара Җәмигъ мәчетендә узды. Ул Коръән аятьләре белән башланды. Гаеткә бик күп райондашларыбыз килгән иде. Районыбызның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин дин кардәшләребезгә изге теләкләрен җиткерде. “Хәерле гомерләр биреп, махсус хәрби операциягә киткән ир-егетләр дә исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтсын иде. Аллаһның биргәненә шөкер итеп, хәерле гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен! Ил-көннәргә иминлек бирсен!” – диде. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов та бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәм намазын укыганнан соң, чара чәй өстәле артында дәвам итте. 

– Уразага куркып кына кергән идек, ул бик тиз үтеп китте. Ифтар мәҗлесләренә, тәравих намазларына йөрдек, – ди райондашыбыз Назыйф Гыйзетдинов.

– Ураза бәйрәме һәркайсыбызны игелеклелеккә, яхшылыкка өндәсен, күңелләрдә иман нуры уятсын иде. Көндәлек тормышыбызда бер-беребезгә ихтирамлы, яхшы мөнәсәбәттә булып, ислам дине кушканча яшәргә язсын! – ди иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.

Наилә Сәлахова

Фото – Мөслим-информ архивыннан.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 12 апрель санында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев