Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазан – нурлы ай

Быел Ураза гаете 21 апрельгә туры килде. Районда төп бәйрәм чаралары Җәмигъ мәчетендә узды.

Бу көнне яше-карты мәчеткә агылды. Ир-атлар мәчетнең беренче катында, хатын-кызлар бинаның аскы өлешендә “Аллаһ безгә җәннәт тели” исемле вәгазь тыңлады. Вәгазьдән соң район башлыгы Альберт Хуҗин бәйрәм котлауларын җиткерде:
– Догаларыбызны, кылган фарыз гамәлләребезне Аллаһ кабул итсен! Рамазан аенда нәфесебезне тәрбияләдек, бергәләп ураза тоттык, ифтарда һәм тәравих намазларында катнаштык. Рамазан безне бергә туплады. Киләчәктә дә бергәләшеп җыелырга, очрашырга насыйп булсын! – диде Альберт Хуҗин.
Бәйрәмгә килүчеләр ике рәкәгать гает намазы укыды. Намаздан соң гает хөтбәсе әйтелде.
Пәйгамбәребез бер хәдисендә: “Ураза тотыгыз һәм сәламәт булыгыз”, – дигән. Ураза тотканда кеше ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелып, хәрамнан, барлык начар әйберләрдән баш тарта. Рамазан аенда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябылып, шайтаннар чылбырга бәйләнә. Шуңа күрә Ураза җиңел тотыла. 
– Рамазан аен бик матур үткәрдек. Хәләл үзәктә ай дәвамында ифтар ашлары үтте. Ифтар ашларын үткәрүчеләр быел аеруча күп булды, – ди районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин. – Ураза – бик фарыз гамәл. Ураза ул – бирелгән нигъмәтләргә шөкер итү, икенче яктан караганда, Раббыбыз фәкыйрьләргә мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә.
Ураза гаетенең икенче көнендә дә бәйрәм оештырылды. Балалар өчен ел саен үткәрелүче бәйрәм быел, һава шартлары бозылу сәбәпле, “Яшьлек” спорткомплексында үтте. Вәгазь уку конкурсы, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, бүләк кисү, чүлмәк вату һәм башка бик күп уеннар матур чараның бизәге булды. Фойеда әзерләнгән чәй табыны артында тәм-томнар тәкъдим ителде. Балаларның шатлык-куанычына чик булмады. Бәйрәм ахырында һәркем җимеш һәм ногыт борчагы кушып пешерелгән пылау белән сыйланды. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев