Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазан мөбарәк булсын!

Татарстан Диния нәзарәте рамазан аенда җәмәгать урыннарын бизәү буенча “Нурлы Рамазан” бәйгесен игълан иткән иде. Бәйге икенче тапкыр оештырыла. Анда төрле оешмалар һәм физик затлар катнаша ала. Бәйгенең максаты – халыкка Рамазан ае турында хәбәр итү

Бәйгенең шартлары буенча йортларны, сәүдә оешмаларын, кафеларны, башка җәмәгать урыннарын тышкы яктан бизәү. Төсле утлар куллануга өстенлек бирелә, чөнки алар көндез дә, төнлә дә игътибарны җәлеп итә. “Рамазан символлары һәм билгеләре булу шарт”, – диелә бәйге нигезләмәсендә.
Татарстан мөфтияте оештырган бәйгегә Баланлы авылы да кушылды.

– Баланлы халкы авыл имамы Җәлил хәзрәт тәкъдиме белән үзләренең ихата алларын бизәде. Авылыбызның социаль челтәрдәге аккаунтына бизәлгән йортларның фотоларын куйдык, – ди Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.

– Авыл мәчетен Җәмил хәзрәт бик матур итеп бизәде. Авылдашларыбыз Саҗидә Сибгатуллина, Диләрә Камаева, Җәмил Газыймов, Фәния һәм Нәсыйх Сафиннар да үз ихата алларын үзенчәлекле итеп бизәде.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Фәния Хафизованың шәхси архивыннан

Тулырак - "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев