Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Рамазан 2025. Ураза тотканда нәрсәләрдән тыелырга

Рамазан ае тәртибе

Нинди эшләр уразаны бозмас?
Онытып ашау һәм эчү;
Астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү;
Йоклаганда юешлек (мәни) килү (үз ихтыярың белән булганда ураза бозыла);
Ялгыш тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү;
Душта коену, әгәр дә тамакка су китмәсә;
Ислемайлар куллану.

Кемнәргә ураза тотмаска рөхсәт ителә?
Юлчы. Әгәр дә аның барасы җире 90км. ераклыкта булса һәм ул анда 14 көннән артык тормаска карар кылса. Ул инде юлга чыгу белән мөсафир хөкеменә керә;
Ураза тотмаслык авыру кеше;
Бик карт кеше;
Йөкле һәм имезүче хатыннар, әгәр дә балаларына зыян килер дип курыксалар. Хатыннарга хәез (күрем) һәм нифас (бала тапканнан соң кан килү) вакытларында ураза тоту тыела.

Ураза тотучыга нинди эшләр тыела?
Рамазан аенда ашау-эчүдән генә түгел, бөтен гөнаһлардан тыелырга тиешбез, югыйсә, уразабызга зыян китерергә мөмкин;

Уразаны ниләр боза?
Белә торып ашау, эчү һәм якынлык кылу;
Бер тамчы су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту;
Тәмәке тарту;
Кояш баткан дип белеп, иртәрәк авыз ачу һәм әле таң атмаган дип сәхәр ашауны соңга калып тәмамлау;
Үзен костыру;
Канаган тешнең канын йоту;
Кан салдыру.

Изге айның фазыйләтләре
– Шәгъбан  аеның ахыргы көннәрендә вәгазь сөйләгәндә, Аллаһ илчесе болай дигән: «Аллаһы Тәгалә бу айда ураза тотуны фарыз итте һәм өстәмә гыйбадәтләр кылу ае итеп билгеләде. Берәү өстәмә нәфел гамәлне кылса, ул барлык фарыз гамәлен кылган кебек булыр. Бу – сабырлык аедыр, ә аның әҗере – җәннәттер. Бу айда мөэминнәрнең ризыклары киңдер: берәү бу айда ураза тотучыга авыз ачтырса, муенын тәмуг чылбырыннан азат итәр һәм гөнаһлары ярлыканыр».

– Рамазан аеның һәр кичендә Аллаһы Тәгалә өч тапкыр әйтер ди: «Миннән берәр нәрсә сораучы бармы? Теләгәнен бирермен. Миңа тәүбә итүче бармы? Тәүбәсен кабул кылырмын. Миннән гөнаһларының ярлыкануын үтенүче бармы? Гөнаһларын ярлыкармын!»

– Рамазан аеның һәрбер көнендә авыз ачу вакытында тәмуг газабыннан бер миллион гөнаһ иясен газаптан азат итәр. Бу айда Аллаһы Тәгалә җәннәт ишекләрен ачтырып, тәмуг ишекләрен чылбыр белән уратып бикләп куяр.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев