Җомга – бәйрәм көн
СОРАУ: Җомга көнне өй җыештырырга ярыймы?
ҖАВАП: «Җомга – мөселманнар өчен бәйрәм көн. Бу көнне сәгать 12дә азан тавышын ишеткәч, өй җыештырырга да, башка эш эшләргә дә ярамый. Бу вакытта мөселманнар мәчеткә барып намаз укый. Бөтен ир-ат – мәчеттә, ә хатын-кызлар өйдә намаз укырга тиеш. Барлык эшләрне читкә куеп, дога кылабыз. Намаз чама белән ярты сәгать дәвам итә. Шул рәвешле, ярты сәгатьтән соң, кирәк булса, өй җыештыра алабыз, башка эшләргә керешәбез, кер юабыз, ашарга пешерәбез. Шулай да җомга – бәйрәм көн икәнен онытмыйк. Бөтен эшләрне, шул исәптән өй җыештыруны да пәнҗешәмбе көнне башкарып кую хәерле», – дип аңлатты Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев