Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Мөслимлеләр - «Гыйлем нуры» бәйгесендә

Бәйгене ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырды.

Лениногорск шәһәрендә «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларында «Гыйлем нуры» XIII Республика конкурсы узды. Әлеге чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Лениногорск мөхтәсибәте мәчет каршындагы курсларда белем алучылар өчен оештырды. 

Интеллектуаль ярышта Татарстанның төрле почмакларыннан – Алабуга, Яңа Чишмә, Азнакай, Ютазы, Арча, Кукмара, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Яшел үзән, Баулы, Сарман, Тукай, Бөгелмә, Нурлат, Мөслим, Балтач, Чистай һ.б. районнардан барысы 19 команда катнашты.

“Гыйлем нуры” бәйгесенең төп максаты – Хәнәфи мәзһәбе һәм Матуриди гакыйдәсе традицияләрен ныгыту, мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру. Бәйге шулай ук тәҗрибә уртаклашуга һәм кардәшлек элемтәләрен ныгытуга, татар-мөселман гореф-гадәтләрен саклауга ярдәм итә.

"Мөслимлеләр, бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, финалга уздылар. Дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр", - диелә Мөслим мөхтәсибәтеннән алынган хәбәрдә.

Фотолар - Лениногорск һәм Мөслим мөхтәсибәте архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев