Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Мирас малы

Туганнар арасында мирас малын бүлешә алмау очраклары һәрдаим очрый.

Берсенең төпчек баласы чаярак булып чыккан да, атасын жайлап-майлап нотариуска алып барып, йорт-җирне үз исеменә күчерткән. Абый-апалары бу хакта белеп тавыш куптарган, кычкырышып, талашып беткәннәр. 

Мондый очрак та була: авыру ата-анасын соңгы көннәренә хәтле олы кыз тәрбияли. Калган туганнары бу хакта белми дә. Әти-әниләре вафат булып, җирләргә кайткач, васыятьне укып карасалар, барлык мал-мөлкәт әти-әнине караган олы апаларына яздырылган. Туганнар арасында тавыш чыга. “Ник сиңа гына? Без дә аларның баласы бит! Синең кебек авылга якын яшәсәк, без карамас идекмени?!” – дип апаларына дәгъва белдерәләр. Яки киресенчә: карт әти-әнисен тәрбияләгән улы белән килене мирас малының бөтен туганнарга тигез бүленүенә риза түгел: “Алар авырып ятканда берегез дә юк иде. Машина кирәк булгач, кайтып төштегезме?” – дип тавыш куптаралар.

Һәркем дә ислам дине кушканча яшәсә, мирас малын бүлү турындагы мәгълүматтан хәбәрдар булырлар иде. Югарыда китерелгән мисалларның берсе дә кемнеңдер мирастан мәхрүм калуына сәбәп була алмый. Мирас калдыручы кеше варисларын белергә бурычлы.

Мираска кемнең хакы бар? Мирас калдыручының әти-әнисе, балалары, хатыны я ире исән булганда, мирас фәкать алар арасында бүленә, чөнки алар беренче категория туганнар исемлегенә керә. Шулардан берсе дә булмаса, мал икенче категория туганнар арасында бүленә. Алар мәрхүмнең бертуган абый-апасы, эне-сеңлесе булырга мөмкин. Инде болар да булмаса, мирас малында мәетнең әти-әнисе белән бертуган абый-апасы, эне-сеңеле һәм аларның балаларының да хаклары, өлеше бар.

Гадәттә, кеше үзе исән чагында ук мирас малын варисларга атап калдыра. Берәр оешмага, балалар, картлар йортларына да өлеш чыгарырга теләсә, малының өчтән берен генә васыять итә ала. Гомумән алганда, мәрхүмнең малы бишкә бүленә. Иң элек кәфенләү, кабер казу, күмү мәшәкатъләре хәл ителә. Аннан соң мәрхүмнең мөлкәтен залогка биреп тормавын ачыкларга кирәк. Мәрхүмнең бурычлары булса, аны түләү тиеш. Шунысы да билгеле, пәйгамбәребез (с.г.в.), мөмкинлеге булганда, мәрхүмнең бурычларын үз өстенә алган. Чөнки бурычлы кеше, гәрчә ул мөселман булса да, җәннәткә керә алмый, дигән хәдис бар.

Әти-әнинең матди байлыгына ия булудан тыш, балалар аларның дусларын дус тотарга, дошманнары белән аралашмый яшәргә бурычлы. Үзләре исән вакытта кемдер аларны кыерсыткан, нахакка рәнҗеткән икән, мондый кешегә мәрхүмнең баласы да ачык чырай күрсәтергә тиеш түгел.

Талак кылып аерган хатынга hәм балаларга мирастан өлеш тияме, дип сораучылар бар. Юк, тими, чөнки ир талактан сон хатынының гыйддәте тулганчы аны ашатып-эчертеп, тәэмин итеп торган, балаларын балигъ булганчы караган, тагын нәрсәгә өметләнергә була? Талак кылынганнан соң ир-хатын мөнәсәбәтләре туктала.

Бүгенге көндә мирас малы бүленеше ифрат жайлы, бу мәсьәләне компьютерлар хәл итә: тиешле белешмә-мәгълүматны компьютерга кертәсең һәм җавабын да аласың. Әйтик, ире вафат, хатыны, балалары калган. Мәрхүмнең фабрикасы, күчемсез милке исәпләнә. Мал бәясен компьютерга керткәч, замана техникасы кемгә күпме өлеш тиясен санап чыгара. Менә шундый заманча чишелеш!

Аллаһ кушканча төзелгән шәригать кануннары беркемне дә рәнҗетми. Һәркем үзенә тиешлесен ала. Динебездәге мирас малы мәсьәләсе дә моны раслый.

Рамил хәзрәт Юныс, 

Казанның Иске таш мәчете имамы.

“Әманәтле гомер юлы” китабыннан алынды.

Фото: © «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев