Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Кыз балалар арасында Коръән бәйгесе уздырылган

Мөслимнең «Нур» мәчетендә кыз балалар арасында Коръән бәйгесе узды.

Балалар 3 номинация буенча көч сынашты һәм конкурстан тыш, әзерләп килгән 1 сүрә белән чыгыш ясадылар. Мөслимдә яшәүче 35 кыз яхшы әзерлекле икәнлекләрен күрсәттеләр.
Чара балалар өчен әзерләнгән викторина белән башланып китте. Бәйгенең төп өлешеннән соң катнашучылар чәй өстәле артында тәм-томнар белән сыйланды. Ә иң яхшы һәм дөрес итеп Коръән укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Әл-Бәләд - Ән-Нәс номинациясендә урыннар түбәндәгечә булды:
I урын - Фатыйма Низамова
II урын - Әминә Латипова
III урын - Зәкия Низамова.
Әд-Духә - Ән-Нәс номинациясендә
I урын - Зәйнәб Аитова 
II урын -Зәлинә Сәхипгәрәева 
III урын - Сафия Агабекова 
Әл-Зәлзәлә - Ән-Нәс номинациясендә
I урын - Ясминә Галәвиева 
II урын - Асия Аитова 
III урын - Зәйнәб Сәрвәрова

Бәйгедә катнашучыларга бүләкләр алу өчен матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез, – дип язалар мөхтәсибәттән..

Фото – Мөслим мөхтәсибәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев