Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Дин вә вөҗдан

Күз тию зәхмәтеннән ничек имин булырга?

Психологлар аңлатканча, башка кеше белән күрешкәндә без иң элек аның күзләренә карыйбыз, чөнки шул кешенең карашында аның хәзерге күңел халәте чагыла

СОРАУ: “Күптән түгел иремә әллә нәрсә булды: тиктомалга үзен начар хис итә башлады, йөзе сулды, күз төпләре караңгыланды, йөрәге кага башлады. Табибка язылып барган идек – барысы да тәртип, диде. Картлык галәмәте дип тә әйтеп булмый – 38 яшь кенә әле аңа... Күрше әби: “Күз тигәнгә охшаган”, – дигәч, уйга калдык. Балаларга күз тигәнен ишеткән бар. Олы кешегә дә күз тияргә мөмкинме икәнни?

ҖАВАП: “Күз тию” ул – начар караш нәтиҗәсендә зарар килү. Ни өчен килгән зарарны нәкъ менә күз белән бәйлиләр? Аңлашыла ки, кеше тәнендәге бер органы буларак, күз үзе нәрсәдер хәл итә алмый. Әмма күз карашы аркылы чыннан да зарар килүе бик ихтимал.

Психологлар аңлатканча, башка кеше белән күрешкәндә без иң элек аның күзләренә карыйбыз, чөнки шул кешенең карашында аның хәзерге күңел халәте чагыла. “Күз ул – күңел көзгесе” дип әйтүләре дә юкка түгелдер. Шулай итеп, күзләр ниндидер дәрәҗәдә кешенең күңелендәге кичерешләрне, анда барган процессларны ачыклый. Игелекле карашлы, нур чәчеп торган күзләр бар. Андый күзләр карашыннан ничектер рәхәт булып китә. Әмма күңелдә ачу, көнләшү, мин-минлек, масаю-кәпрәю, тәкәбберлек кебек тискәре хисләр тупланган булса, рухи аралашу вакытында мондый “негатив” башка кешенең биокырына “агулы ук” булып кадалырга мөмкин. Шул кешенең җаны тышкы тискәре йогынтылардан сакланмаган булса, аңа “күз тия”.

Мәсьәләнең икенче ягы – сокланып карау нәтиҗәсендә күз тию. Кемдер: “Шулай караучы кеше начар уй белән карамый бит, сокланып карый”, – дип әйтергә мөмкин. Әмма мондый очракларда кеше күңелендәге соклану хисе еш кына үз-үзеңнән масаеп канәгать булу, үзеңне олылау, мактану һәм мин-минлек хисләре белән бәйле була. Мәсәлән, берәү баласына сокланып карап: “Минем бала бит бу, мин бит аның әтисе (әнисе), башка кешенеке мондый ук матур булмас иде”, – дип уйлап куйса, күңелдә туган мин-минлекнең тискәре бер хис буларак балага зыян китерүе ихтимал. Адәм баласы үз мөмкинлекләрен идеаллаштырмыйча “кәпрәймәсә”, Аллаһның рәхмәте белән күз тию зарарыннан имин булыр. Ләкин, кызганычка, күп очракларда без Аллаһны түгел, ә үзебезне мактыйбыз һәм олылыйбыз.

Шулай итеп, күз тиюнең төп сәбәбе – Аллаһы Тәгалә яратмаган хисләр нигезендәге тискәре караш. Галимнәр билгеләп үткәнчә, кешегә күз тисә, ул асылда авыруга әйләнә, әмма үзен ни өчен начар хис иткәнен аңлата алмый. Мондый кеше табибларга мөрәҗәгать итсә, барлык тикшеренүләр һәм анализлар ниндидер чир барлыгын, гадәттә, күрсәтми. Кемдер мондый хәлне мистика белән бәйләр, ләкин ислам динендә күз тию турында ачыктан-ачык мәгълүмат булганга, без бу хәлне хаклык, дөрес нәрсә дип кабул итәбез. Мөхәммәд пәйгамбәр салләллаһү гәләйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә “Күз тию ул – хакыйкать” дип әйтеп калдыруы да моңа дәлил булып тора (мондый эчтәлекле хәдис Бохари, Мөслим, Әбү Давыд һәм Ибен Мәҗҗә җыентыкларында китерелә). Икенче хәдистә исә болай диелә: “Күз тию кешене кабергә, ә дөяне казанга озатырга мөмкин” (ягъни аларның үлеменә китерә ала). Дөрестән дә, тискәре, Аллаһ разый булмаган караш нәтиҗәсендә кешегә генә түгел, малга да зыян килергә мөмкин. Шуңа күрә безнең өчен “күз тиюдән ничек сакланып була?” дигән мәсьәлә һәрвакытта да актуаль булып тора.

Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/din/kuz-tiiu-zaxmatennan-nicek-imin-bulyrga-1755857106

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев