Күркәм холык җәннәткә илтә
Ислам диненең нигезе булып тәүхид – бер Аллаһыга гына ышану торса, аның икенче мөһим өлеше – гүзәл әхлак, күркәм холык
Аллаһы Раббыбызның безгә йөкләгән фарызлары, тыйган харамнары – әхлакны төзәтү өчен. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дә: “Мин изге холыкларны тәмам өйрәтү өчен җибәрелдем”, – дигән. Пәйгамбәрләрнең һәрберсе гүзәл әхлакны өйрәтү нияте белән күндерелгән булсалар, Пәйгамбәребез (с.г.в.) исә шуны тәмам итеп өйрәтү һәм камиллеккә ирештерү өчен җибәрелгән. Димәк, иман китереп үзен мөселман дип санаучы һәркем әхлагын төзәтү өчен һәрдаим тырышырга тиеш.
Бер җирдә бик күркәм холыклы, бик әдәпле бер кеше яшәгән. Аннан: “Син бу сыйфатларга ничек ирештең?” – дип сорагач: “Мин яшәвемнең нигезе итеп дүрт кагыйдәне алдым”, – дип җавап биргән. “Алар нидән гыйбарәт?” – дигәч: “Беренчесе – Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә билгеләнгән байлык артмый да, кимеми дә. Шуның өчен кемнәрнеңдер байлыгы, дәрәҗәсе минекеннән артык икән – алардан көнләшмим, нәрсәдер булдырам дип, тырышып та барып чыкмаса, я каза килсә – кайгырмыйм. Икенчесе – Аллаһы каршында минем бурычларым бар, аны минем өчен берәү дә түли алмый, мин шул бурычларны туләү белән мәшгульмен. Өченчесе – минем бер дустым бар, аның белән очрашырга әзерләнәм. Ул дус “үлем” дип атала. Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Аларның берсе – Аллаһы Тәгалә, без аны танырга, тормышыбызны ул кушканча көйләргә тиеш. Башка бар нәрсә дә вакытлыча һәм үтүчән. Акыллы кеше мәңгелек сәгадәтне вакытлы мавыгуларга сатмый. Ә икенче хакыйкать ул – үлем, аңа әзерләнергә кирәк. Дүртенчесе – мин, иман китергән кеше буларак, Аллаһының һәрвакыт мине күреп торуын беләм, үлгәч, аның каршына барып җавап бирәчәгемә ышанам. Шуңа Раббым каршында йөзем кызарырлык эшләр эшләмәскә тырышам”, – дип җавап кайтарган.
Боларның һәрберсенә тулырак тукталып үтик.
Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә билгеләнгән байлык артмый да, кимеми дә.
Бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләргә: “Бүген сезнең яныгызга җәннәткә керәчәк бер кеше килә”, – дип игълан иткән. Әлеге кеше килгәч, сәхабәләр аның артыннан күзәтеп йөри башлаганнар. Берничә көн үткәч, аның башкалардан артык гыйбадәт кылганын күрмәгәч, аптырап: “Синең кешеләрдән артык нинди сыйфатларың бар?” – дип сораганнар. Әлеге кеше: “Мин үз гомеремдә берәү турында да начар сүз сөйләмәдем һәм берәүдән дә көнләшмәдем”, – дип җавап биргән.
Кызганыч ки, күп вакыт кеше турында начар сүзләрне, ул яман булган өчен түгел, ә ниндидер уңышка ирешүеннән көнләшеп сөйлиләр. Тырышсаң, фарызларны да үтәп була, нәфелләрне дә. Әмма әлеге кеше әйткәнне эшләргә кайсыбызның көче җитә? Әйдәгез, шуңа омтылыйк. Югыйсә, һәр әйткән сүз (яхшымы ул, начармы) үзебезгә әйләнеп кайта – моны барыбыз да белә. Һәркайсыбыз сүзләребезне уйлап, Аллаһы бүләк итеп биргән акыл белән фикерләп кенә сөйләсәк иде. “Кешенең кем икәнен беләсең килсә, аның турында башкалар сөйләгәнгә игътибар итмә, ул кешенең башкалар турында сөйләвенә кара”, дигән фикер бар. Начарлыкны сөйләүче шуны таратучы да, үзенә начарлык теләүче дә булып тора. Аллаһы Раббыбыз Коръән Кәримдә: “Иң әхсәңтүм әхсәңтүм ли әңфүсикүм, үә ин әсәэтүм фәләһә”, ягъни “Яхшылык кылсагыз, үзегез өчен кылган буласыз, явызлык кылсагыз, янә үзегезгә яманлык булып кайтачак”, – ди (“Бәни Исраил” сүрәсе, 7нче аять).
Байлык кешенең күңелендә түгел, кесәсендә булырга тиеш. Калеб – иман өчен, аның урынын байлык алса, ул кеше дөньяда һәм ахирәттә бәхетсез була. Бу, әлбәттә, эшләмәскә, дөньядан ваз кичәргә дигәнне аңлатмый. Көчең, сәләтең бар икән, тырыш, кәсеп ит: өең дә, машинаң да, киемең дә яхшы булсын, әмма фарызларны үтәмичә, хәрамга кереп батарга ярамый. Дөрес, Раббыбыз тәкъдирләгән байлык артмый да, кимеми дә, әмма Аллаһы шул байлыкны булдыруда кешене сәбәпче итеп куйган. Дөнья тормышында бу байлыкка хәләл юл белән дә, хәрам юл белән дә ирешеп була. Кайсы юл белән барсаң да, сиңа язган байлык – синеке, берәүнеке дә сиңа керми, синеке дә башкага китми. Тик хәрам мал сине дөньяда хурлыкка калдыра, җинаятьче ясый, ахирәттә тәмуг утынына кисәү итә.
Кыямәт көнендә һәркайсыбыз байлык турында ике сорауга җавап бирәчәкбез. Беренчесе: малларыбызны нинди юл белән таптык? Икенчесе: малыбызны нинди эшләргә исраф иттек? Сәламәтлегең, сәләтең булып, Аллаһының рәхмәте белән байлыкка ия булгансың икән, аның кырыктан бере (2,5 проценты) – синеке түгел, ә ятимнәр, мескеннәр, дин юлында тырышучылар өлеше. Раббыбыз теләсә, безне бер мизгелдә байлыксыз калдыра ала яки шул байлыктан файдалана алмый торган итәргә мөмкин.
Аллаһы Тәгалә безне акыл белән зиннәтләгән һәм аны намаз белән тәрбия кылырга кушкан. Кем Раббысы каршындагы шул бурычны үтәми, акылы тәрбиясез була. Берничә уку йорты бетерү, гыйльми дәрәҗәләр алу әле ул тәрбияле булу дигән сүз түгел. Акылың тәрбияле икән, ул синең әгъзаларыңны гөнаһлы эшләрдән тыеп торырга тиеш.
Адәм баласында нәфес тә бар. Без нәфесне ураза белән тәрбия кылырга тиешбез. Тәрбия кылынмаган нәфес кешегә хуҗа була һәм, аңа ияреп, кеше үз-үзенә золым сала. Аллаһ каршындагы бурычларыбызны безнең өчен башка беркем дә үти алмый. Һәрберебез, дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булыйк дисәк, тизрәк тәүбәгә килик, намус белән бурычларыбызны түли башлыйк.
Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Аның берсе – Аллаһы Тәгалә, без аны танырга, тормышыбызны ул кушканча көйләргә тиеш. Ә икенче хакыйкать ул – үлем, аңа әзерләнергә кирәк.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан Республикасының баш казые.
Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Күңел бакчасы" китабыннан.
Фото: «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев